Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты latin yazuında])
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 2016
Буйсына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Урнашу урыны Казан, Ново-Песочная урамы, 44
Җаваплы зат
Сайт arhiv.tatarstan.ru

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыТатарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, башкарма хакимият органы, дәүләт комитеты[1]. Архивлар белән идарә итү, архив фонды документларын туплау, саклау, исәпкә алу һәм алардан файдалану өлкәсендә җаваплы дәүләт оешмасы. ТР Президенты Указы белән (УП-491 31.05.2016) ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. 1996 елның 13 июнендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының Архив фонды һәм архивлар турында» кануны нигезендә эшчәнлек алып бара.

Комитет рәисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан территориясендә беренче архивлар Казан губернасы идарә органнары һәм дәүләт оешмалары белән бер үк вакытта барлыкка килә.

XVIII гасыр ахыры — XX гасыр башында зур архивлар Казан губернаторы канцеляриясендә, губерна идарәсендә, жандарм идарәсендә, казна палатасында, асылзатлар җыенында, Казан шәһәр думасында, Татар ратушасында, Казан дини консисториясендә, Казан император университетында, руханилар академиясендә, Татар укытучылар мәктәбендә, Казан ветеринария институтында булдырылган. Тарихи чыганаклар шәхси кулларда, монастырь архивларында, Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе китапханәләренең кулъязма бүлекләрендә сакланган.

Октябрь инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң РСФСР ХКШ 1918 елның 1 июнендә «РСФСРда архив эшенең реорганизациясе һәм үзәкләштерүе турында» декрет кабул итә. Казан губернасы оешмаларының әһәмиятле архивларын Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты саклап кала. Әлеге фондлар Казан губерна архив фондының нигезен тәшкил итә. 1918 елның 24 октябрендә Казанның эшче, керәстиян һәм кызыл гаскәри депутатлар шурасы әлеге институтка архивларны җыю һәм саклау хокукы таныклыгы бирә. 1918 елның 15 ноябрендә РСФСР халык мәгарифе халык комиссариаты каршындагы Архив эше буенча баш идарә институтның статусын раслый. 1918 елның 1 июнендә Казан губернасында РСФСР Архив эше баш идарәсенең вәкаләтле вәкиле вазифасы кертелә (1919 елның 6 февраленнән — КДУ профессоры И. А. Стратонов). Вәкил каршында архивларны саклау буенча комиссия һәм вәкилгә буйсынучы Казан губерна архив фонды оеша.

ТАССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССР оешкач, 1920 елның ахырында Казан губерна архивы фондының исеме ТАССР Үзәк архивы итеп үзгәртелә. Май аенда ТАССРның бөтен архив эше ТАССР үзәк архив идарәсенә берләшә. 1921 елның башында ТАССР үзәк архив идарәсенә Октябрь инкыйлабы һәм РКП (б) тарихларын өйрәнүче комиссиянең республика бюросы да кушыла. 1922 елның май аеннан ТАССР үзәк архив идарәсе ТАССР ХКШ буйсынуында. 1923 елдан ТАССР кантоннарында архивариус(рус.) вазифасы һәм кантон архивлары булдырыла. Беренче архивлар Буа, Алабуга, Спас кантоннарында барлыкка килә. 1925 елда ТАССРның 12 кантонында да архивлар булдырыла. 1927 елда ТАССР районнарга бүленгәч, Лаеш һәм Зөя районнарында беренче район архивлары оеша. 1933 елда 44 районда архив (6 районда гына архивариус) була. 1936 елда 60 районның 40 ында, 1940 елда 63 ендә архив булдырыла. 1929 елда үзәк архив идарәсе каршында милли бүлек булдырыла. ТАССР үзәк архивына (1928 елда сәяси секция нигезендә оештырылган) яшерен архив, архив-белешмә китапханәсе һәм басма бүлек керә. 1929 елның маенда Октябрь инкыйлабы һәм РКП (б) тарихлары буенча комиссия (1939 елда комиссия бетерелә) каршында фирка архивы оештырыла. 1935 елдан Тарих архивы һәм Октябрь инкыйлабы архивы мөстәкыйль архив булып торалар. ТАССР Үзәк архив идарәсендә барлык архивлар белән идарә итү бүлеге булдырыла.

1939 елда архивлар ТАССР ЭЭХК, фирка архивы ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты карамагына күчә. 1941 елда Тарихи архив һәм Октябрь инкыйлабы архивы нигезендә ТАССР Үзәк дәүләт архивы оеша. 1942 елда ТАССР ЭЭХК архив бүлеге дәүләт архивлары бүлеге итеп үзгәртелә (1946 елдан — ТАССР ЭЭМ архив бүлеге). 1953 елда фирка архивы КПССның Татарстан ӨК каршындагы Фирка тарихы институтына, 1960 елда янәдән КПССның Татарстан ӨК карамагына күчә. 1962 елның 22 гыйнварында ТАССР ЭЭМ архив бүлеге нигезендә ТАССР министрлар шурасы каршындагы Архив бүлеге булдырыла.

Архивларны эреләндерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның мартына ТАССР Үзәк дәүләт, Казан шәһәр, 5 шәһәр һәм 17 район архивы кала. Июльдә Әлмәттә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск район һәм шәһәр дәүләт архивлары нигезендә ТАССР Үзәк дәүләт архивы филиалы оеша (1996 елда бетерелә). 1965 елда архивларны эреләндерү дәвам итә. Әлмәт филиалының зонасына Азнакай, Баулы һәм Чирмешән районнары кертелә, Алабугада, Яшел Үзәндә, Чаллыда һәм Чистайда район архивлары шәһәр архивлары белән берләштерелә. Июльдә Казан шәһәр архивы ТАССР Үзәк дәүләт архивы белән берләшә. 1980 елның 20 августында ТАССР министрлар шурасы каршындагы Архив бүлеге Архив идарәсе итеп үзгәртелә. Аңа Үзәк архив, Әлмәт филиалы, 6 шәһәр һәм 25 район архивы кертелә. 1988 елда Менделеевск, Яңа Чишмә, Азнакай һәм Чирмешән районнары архивлары исәбенә район архивлары саны арта.

Яңа тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ Президентының 1991 елның 24 августында «ССРБ Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының архивлары турында» һәм 1991 елның 6 ноябрендә «КПССның һәм РСФСР Коммунистлар партиясенең эшчәнлеге турында» Указлары чыга. 1991 елның 10 ноябрендә Татарстан ССР министрлар кабинеты каршындагы Архив идарәсендә КПСС рескомы фирка архивы нигезендә Татарстанның Иң яңа тарих документларын саклау һәм өйрәнү үзәге оеша. 1992 елда аңа ТР ДКК архивыннан фильтрацион-тикшерү һәм архив-тикшерү эшләре күчерелә.

1993 елның 28 июненнән ТР шәһәр һәм район архивлары шәһәр һәм район администрацияләренең архив бүлекләре итеп үзгәртелә. 1993 елның сентябрендә Казанда, Алабугада һәм Чистайда ведомствоара эш-хезмәт документлары архивлары оеша. 1994 елның 26 декабрендә ТР Эш-хезмәт документларын саклау үзәге ачыла (1999 елның 30 мартыннан Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы). Аңа үзгәртелгән яки бетерелгән министрлык, дәүләт комитеты, ведомство, предприятие, оешма, күмәк хуҗалык, совхоз, шәхси оешма һ. б. ларның эш-хезмәт документларын кабул итү, саклау һәм файдалану бурычы йөкләнә. 1996 елның 7 мартында Архив идарәсенең исеме ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе итеп, ТР Үзәк дәүләт архивы ТР Милли архивы итеп, ТР Иң яңа тарих документларын саклау һәм өйрәнү үзәге ТР тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы итеп, Әлмәт филиалы ТР нефть һәм газ сәнәгате тарихы документлары үзәге итеп үзгәртелә (1999 елның августында бетерелә).

1996 елның 13 июнендә «Татарстан Республикасының Архив фонды һәм архивлар турында» канун кабул ителә. Әлеге канун — архивлар белән идарә итү, архив фонды документларын туплау, саклау, исәпкә алу һәм алардан файдалану өлкәсендә төп хокукый документ. 1999 елның 31 декабрендә ТР Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы оеша. 2000 елда Татарстанның архивлар челтәренә ТР милли архивы, ТР тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, ТР эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, ТР аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, шәһәр һәм районнардагы 44 архив бүлеге, Казан, Чистай, Алабуга эш-хезмәт документлары ведомствоара архивлары, «Архивист» дәүләт предприятиесе керә.

2004 елның апрелендә «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы редакциясенә ТР МК каршындагы Баш архив идарәсенең мөстәкыйль бүлекчәсе статусы бирелә.

2006 елның 1 гыйнварында муниципаль районнар һәм шәһәр округларының (Казан шәһәрендә дә) башкарма комитетларында архив бүлекләре оештырыла. 2007 елның гыйнварында ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе карамагына ТР Китап палатасы тапшырыла (март аеннан — ТР дәүләт матбугат архивы). 2007 елда Яр Чаллыда эш-хезмәт муниципаль архивы оеша. ТР Президенты Указы белән (УП-491 31.05.2016) ТР МК каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. ТР МК карары (№ 497 22.07.2016) белән «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе булдырыла. ТР Дәүләт архивы составына ТР милли архивы, ТР тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, ТР аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, ТР эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, ТР дәүләт матбугат архивы, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы редакциясе (1995 елдан нәшер ителә) кертелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты. 2019 елның 28 сентябрь көнендә архивланган. Татарстан Республикасы хөкүмәте сайты