Казан руханилар академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан руханилар академиясе latin yazuında])
Казан руханилар академиясе
Нигезләнү датасы 1797
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Казан
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Казан руханилар академиясе укытучылары
 Казан руханилар академиясе Викиҗыентыкта

Казан руханилар академиясе (рус. Казанская духовная академия) — Рус праваслау чиркәвенең югары дини уку йорты. 1842 елда ачыла. Дини уку йортлары һәм дөньяви мәктәпләр өчен дин гыйльме укытучылары һәм руханилар әзерли. Уку вакыты 4 ел. Руханилар семинариясен уңышлы тәмамлаучылар кабул ителә. Бүлекләр — илаһият, чиркәү тарихы, чиркәү гамәле, миссионерлык. Миссионерлык бүлеге раскольникларга, будда һәм ислам динендәгеләргә каршы эш алып бару бүлекчәләренә бүленә. Соңгысында гарәп, татар телләре, ислам дине гыйльме, татар, башкорт, чуаш һәм мордва халыклары тарихы һәм этнографиясе өйрәнелә. 1921 елда ябыла.