Казан Родионов затлы кызлар институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан Родионов затлы кызлар институты latin yazuında])
архитектура һәйкәле
Казан Родионов затлы кызлар институты
Шәһәр Казан
Лаихә авторы М.П.Коринфский (архитектор),
Ф.И. Петонди (архитектор)
А.Песке (архитектор)
Төзелеш 18381842 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Казан Родионов затлы кызлар институтыКазан шәһәрендә 18411918 елларда эшләгән хатын-кызлар өчен югары уку йорты. Толстой урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1841 елда ачыла. Институтның барлыкка килүе Казан байбичәсе Анна Родионованың (1751-1827) хәйрия эшчәнлеге белән бәйле. Балык кәсебендә баеп киткәч, ул патшабикә Мария Федоровнага мөрәҗәгать итеп, үзенең ике утарын һәм Казанның Воскресение урамындагы таш пулатын кызлар өчен югары уку йорты төзү өчен һәдия итәргә рөхсәт сорый. Рөхсәт алына. 1827 елда әлеге биналарны кызлар институтына мирас итеп калдыра.[1] Пугачев явында һәлак булган полковник иренең туганнары, биналарны бирмәс өчен, ун ел хөкем ителәләр. Әлеге тарткалашка соңгы ноктаны Сенат куя. Институт ачыла.[2]

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт бинасы архитекторлар М.П. Коринфский, Ф.И. Петонди (1841 елда әлеге бина өчен IV дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә)[3], А.И. Песке проекты буенча 1838-1842 елларда төзелә. 1933-1936 елларда архитектор П.Н. Ашмарин проекты буенча бинага өченче кат өстәлә.

Эчке тәртип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия патшасы Николай I фәрманы белән институтка «Родионов(а)» исеме бирелә.

Родионов(а) институты ябык төрдәге уку йорты булып исәпләнгән. Әлеге уку йортына морза, рухани, 1-2 гилдия сәүдәгәрләре гаиләләреннән 8-13 яшьлек кызларны кабул иткәннәр. Уку 1862 елга кадәр - 6 ел, аннан соң – 8, 1911 елдан соң – 10 ел дәвам иткән. Дәресләр җәдвәлендә Аллаһ кануны (рус. Закон Божий), рус теле һәм әдәбияты, француз һәм алман телләре, арифметика, география, тарих, рәсем ясау, музыка, кул эшләре торган. Дәресләр һәр көнне (якшәмбедән кала) иртәнге сәгать 9 дан кичке 4 кә кадәр барган. Укучылар җәйге ялга кайтарылмаган.

Родионов(а) институтында Россия патшалары Александр II һәм Александр III булып киткәннәр.

1841-1861 елларда уку йорты белән Елена Загоскина идарә итә.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда уку йорты ябыла. Соңрак әлеге бинада һәлак булган кызыл гаскәриләрнең балалары, акгвардиячеләр террорына дучар булганнарның балалары, күп балалы эшче гаиләләрдәге балалар өчен Карл Маркс исемендәге Беренче күргәзмә мәктәп-коммуна оештырыла. 1931 елга кадәр Көнчыгыш мәгариф институты, Татар мәгариф институты (1931-1934), Казан дәүләт педагогика институты (1934-1941), 1941 елда хәрби госпиталь урнаша. 1944 елдан Казан Суворов хәрби укуханәсенең уку бинасы булып хезмәт итә.[4]

Күренекле талибәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортының иң алдынгы талибәләренә исем-фамилиясенең беренче хәрефләре (вензель) төшерелгән алтын шарф бүләк ителә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Деревянный крест, чугунное забвение Анны Родионовой

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани