Матбугат йорты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Матбугат йорты (Казан) latin yazuında])

Калып:Архитектура һәйкәле/төб

бина
Матбугат йорты
Дом печати
Файл:Дом печати — Казань.jpg
Урын Казан, Бауман урамы
Координатлар 55°47′28″ т. к. 49°06′52″ кч. о.HGЯO
Төзелеш 19331935 еллар
Халәт Герб России РФ мәдәни мирасы объекты № 1600126000№ 1600126000

Матбугат йорты — Казан үзәгендә урнашкан эре бина, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе. 1930-елларда төзелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышкача еллардагы совет архитектураенең һәйкәле булып тора. Мигъмари ягыннан аның образы зурлыкларның һәм формаларның рациональ тезмәләрендә, тасма тәрәзәләреннән куллануда, күләмле-пластик композициясен баетучы, тирәнәйтелгән һәм алга чыгып торучы өлешләрдә төзелә.

Бина симметрик булмаган, планда катлауландырылган, ябык ишегалдын ясаучы Бауман, Кави Нәҗми һәм Профсоюзлар урамнары буйлап тезелгән төрле биеклектәге күләмнәрдән торган корылма булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930-елларда ТАССР җитәкчелеге үз эчендә төп басмалар редакцияләре һәм көчле заманча нәшриятне сыйдыручы комплексны төзелеше турында карар итте; төзелеше 1933—1935 елларда алып барылган.

1930 һәм моннан соңгы елларда Матбугат йортында китап бастыру эше белән бәйле берничә идарәчелек һәм оешма урнашкан булган, мәсәлән, ТАССР нәшриятләр, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан китап нәшрияте, җөмһүриятендә иң зур китаплар кибете, Татарстан язучылар берлеге идарәсе, Г.Тукай исемле язучылар клубы, һ.б. Сугышка кадәр бинада бөек татар шагыйре Муса Җәлил эшләгән.

1974 елда Матбугат йортында урнашкан кайбер оешмалар Декабристлар урамындагы яңа төзелгән бинага күчеп киткәннәр.

1986 елда кадәр язучылар берлеге урнашкан булган. 2000нче елларга бина ташланык хәлгә җиткерелә. Үзәктә урнашкан бинадан матбугат оешмаларын әкренләп кысрыклап чыгару башланды. Мәдәни җомга газетасы, журналлар, Татарстан һәм Мәгариф нәшриятлары күчеп китәләр. 2007 елда бинадан "Китаплар" кибете күчеп китә. Бина яңа хуҗалар кулына күчә.[чыганагы?]

2012 елдан биредә яңартып төзү эшләре алып барылалар. 2012—2013 элекке типографиясенең җитештерү цехлары урыныда күпкатлы паркинг корылган; паркингка «Барабус»[1] исеме кушылган (Инкыйлабка кадәр Казанда кулланылган транспорт төре буенча). Планнар буенча яңартып төзүдән соң бинада өчьйолдызлы кунакханә, рестораннар һәм китап кибете ачылачаклар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-11-17, retrieved 2014-07-27 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани