Муса Җәлил музей-фатиры (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Муса Җәлил
музей-фатиры
Музей урнашкан йорт.Горький урамы, 17
Музей урнашкан йорт.
Горький урамы, 17
Нигезләү датасы 1983
Урын Казан, Горький урамы, 17нче йорт, 28нче фатир
Директор Н. Фәттахова
Сайт http://tat.m-jalil.tatmuseum.ru

Муса Җәлил музей-фатиры1983 елның 15 февралендә Казанда ачылган музей. Татар шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) Казандагы тормышына һәм иҗатына багышланган. 1982 елның 18 маеннан Татарстан АССР берләштерелгән дәүләт музее (2001 елның 23 мартыннан ТР милли музее) филиалы. Музейның мәйданы 130,8 м².

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Баштарак Муса Җәлилнең Казандагы музеен Бауман урамында урнашкан, шагыйрьнең эш кабинеты сакланган Матбугат йортында ачу фикере була. Соңрак Татарстан АССР берләштерелгән дәүләт музееның шагыйрь 1940-1941 елларда гаиләсе (хатыны, кызы) белән яшәгән, шуннан фронтка киткән, фронттан хатлары килеп торган фатирында (Горький урамы, 17нче йорт) ачу тәкъдиме өстен чыга. ТАССР мәдәният министрлыгының Муса Җәлилнең музеен оештыру турындагы үтенече буенча, Казан шәһәр шурасы башкарма комитеты 1981 елның 28 октябрендә «Казанның Горький урамы 17нче йорттагы 28нче фатирда яшәүчеләргә күченү өчен тиңдәш фатир бүлү турында», 1982 елның 27 гыйнварында «Казанның М. Горький урамындагы 17нче йортның соңгы, дүртенче катындагы, мәйданы 49,5 м² булган 28нче фатирны мемориаль музей оештыру өчен ТАССР Берләштерелгән дәүләт музеена арендага бирү турында» карарлары барлыкка килә.

1982 елның 18 маенда Татарстан АССР хөкүмәтенең «Советлар Берлеге Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең музей-фатирын оештыру турында» 311нче карары чыга.

1981 елдан шагыйрьнең музей-фатирын оештыру эше башлана (экспозиция авторлары Л.Г. Вәлиева, Л.Г. Жигалко, Д.Б. Баһаутдинова, И.З. Минһаҗева, рәссам А.П. Леухин, фәнни-реставрация остаханәсе директоры Н.З. Йосыпов). Музейның концепциясен булдыруда Сибгать Хәким, Нәҗип Җиһанов, Гази Кашшаф, фән докторлары Рәфыйк Нәфиков, Ибраһим Нуруллин, Нил Юзиев, фән кандидаты Мөнирә Сәйдәшева катнаша. Шәриф Камал музее мөдире Ф.Х. Вагазова, музейның фәнни хезмәткәре З.Ш. Байгильдиева М. Җәлилнең Мәскәүдә яшәүче хатыны Әминә Котдус кызы Сәйфуллина белән элемтә булдыралар. 1981 елның көзендә Мәскәүдән Казанга музей өчен шагыйрьнең язу өстәле, шәхси китапханәсе белән китап шкафы, этажерка, табуретка, урындыклар һәм мандолинасы алып кайтыла. Кухня, балалар бүлмәсе җиһазлары шул заман сызымнары буенча «Татмебель» җитештерү берләшмәсендә (директоры Н.И. Тимашова), тәрәзә пәрдәләре фотосурәтләр буенча «Татшвейбыт» берләшмәсендә (генераль директоры К.Г. Курочкин) өр-яңадан әзерләнә.

Баштарак музейны 1982 елның декабрендә, ССРБ төзелүнең 60 еллыгына ачарга ниятлиләр, соңыннан ачылу көнен күчерәләр. Музейны тантаналы ачу шагыйрьнең туган көнендә, 1983 елның 15 февралендә була. РСФСР Язучылар берлеге рәисе С.В. Михалков катнаша.

ТАССР министрлар шурасының Бауман урамы 19нчы йортта (Муса Җәлилнең эш кабинетын һәм язучыларның Г. Тукай исемендәге клубын кертеп) «Муса Җәлилнең музеен төзү турында» 1984 елның 26 февралендә кабул ителгән 651нче карары тормышка ашмый кала.

1987 елга кадәр музей атнага 3 көн, 1987 елның ноябреннән дүшәмбедән (ял көне) кала барлык көннәрдә дә эшли. 1991 елның 20 мартында Казан шәһәр шурасы башкарма комитеты «Муса Җәлил музей-фатирының мәйданнарын киңәйтү турында» карар чыгара. 1995 елның ноябрендә күршеләр яшәгән өч бүлмәле фатир (27нче фатир, мәйданы 56,5 кв.м.) бушатыла. Анда төзекләндерү һәм үзгәртеп төзү эшләрен «Ютек» ААҖ башкара. 1998 елның 19 февралендә фатир музейга тапшырыла.

Музейда әдәби-музыкаль салон һәм күргәзмәләр залы бар. Төрле елларда күргәзмәләр залында «Муса Җәлил сынлы сәнгатьтә», «Сугыш эзләре буйлап», «Язмыш бүләк иткән очрашулар» (авторлары Г.Р. Сакаева, Н.Г. Фәттахова) күргәзмәләре эшли. Залда «Мусаларда кунакта» исемле интерактив күргәзмә оештырылган. Салонда 2007 елдан «Шигърият. Мәхәббәт. Сугыш» (авторлары Г.Г. Нуретдинова, Г.Р. Сакаева, Н.Г. Фәттахова) экспозициясе эшли.

1987-1989 елларда музей белән И.З. Минһаҗева, 1991-2008 елларда Г.Р. Сакаева, 2008 елның июненнән Н.Г. Фәттахова җитәкчелек итә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1993 ел ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы — «шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын пропагандалавы өчен һәм музейның 10 еллыгы уңаеннан».
  • 1998 ел Казанның Вахитов районы администрациясенең Мактау грамотасы - «Вахитов районының социаль-экономик һәм мәдәни үсешен үстерүгә керткән шәхси казанышлары өчен».
  • 2003 ел «Елның иң яхшы музее» премиясе лауреаты.
  • 2006 ел Ломоносов ордены — «патриотик тәрбия бирүдә, илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган сугышчылар хәтерен барлауга керткән өлеше өчен».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музей Мусы Джалиля в Казани. Путеводитель. К.: 1984.
  2. Л.Г. Валеева. Страницы прошлого листая. Из истории Государственного объединённого музея ТАССР 1970-1980 годов. К.: «Kazan-Казань». 2005. ISBN 5-85903-031-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани