Муса Җәлил һәйкәле (Мәскәү, Зябликово)
Һәйкәл | |
Муса Җәлилгә һәйкәл
| |
![]() Муса Җәлилгә һәйкәл | |
Урын | Мәскәү, Царицыно паркы |
Сынчы | Юрий Злотя, Юрий Калмыков |
Төзелеш датасы | 2012 ел |
Материал | монолит гранит |
Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәү шәһәренең Царицыно паркы (Зябликово районы) территориясендә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елның 24 августында «Мәскәүдә Татарстан көннәре» кысаларында Мәскәүнең Зябликово районында Муса Җәлил урамы[1] һәм Братеевская урамы чатындагы Царицыно паркы территориясендә ачылган.
- Скульптор — Юрий Злотя, Россиянең атказанган рәссамы.
- Архитектор — Юрий Калмыков.
Сыйфатлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Монументның биеклеге — 4,6 метр, авырлыгы — 1,5 тонна. Монолит граниттан төзелгән. Шагыйрь әсирлектәге өс һәм аяк киемнәреннән, кулына шигырь дәфтәре тотып сурәтләнгән. Постаментның алдына русча «Мусе Джалилю» дип язылган, постаментның сул ягына русча «Памятник установлен в 2012 году решением Правительства города Москвы и Правительства Республики Татарстан» дип, аскарак «Скульптор Ю.В. Злотя. Архитектор Ю.В.Калмыков» дип язылган.
Һәйкәлне ачу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин катнаша. Россиянең халык артисты Сергей Шәкүров Җәлилнең шигырьләрен укый.
Башка мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Контрактның башлангыч бәясе — 6,418 млн сум (2012). Һәйкәл төзергә Царицыно паркы территориясендә 0,185 га җир бүленгән[2].
Һәйкәлнең скульптурасын һәм гранит постаментын ясау чыгымнарын Татарстан хөкүмәте, һәйкәл тирәсендәге мәйданчыкны кору чыгымнарын Мәскәү шәһәре хөкүмәте күтәргән[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1976 елда урамга М. Җәлил исеме бирелгән, archived from the original on 2016-04-09, retrieved 2016-02-08
- ↑ Mosday.ru сайтында
- ↑ Челны ЛТД сайтында