Моабит төрмәсе
Моабит төрмәсе | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Митте[d] |
Урын | Моабит[d] |
Рәсми ачылу датасы | 1881 |
Сыйдырышлык | 971 |
Мирас статусы | памятник культуры[d] |
Адрес | Alt-Moabit 12A/13, Berlin |
Урам | Alt-Moabit[d] һәм Rathenower Straße[d] |
Рәсми веб-сайт | berlin.de/sen/justiz/justizvollzug/moabit/moabit_index.html |
![]() |
"Моабит" — элеккеге Берлин төрмәсе, 1888 елда төзелгән. Веер формасында тоташтырылган биш катлы корпустан торган комплекс.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1945 елда бомбардировкалардан нык зыян күрә, 1962 елда ремонтлана. Моабит төрмәсе – Берлин үзәгендә урнашкан. 2001 елдан Митте округы составына керә. Элекке заманда бу төрмә мәрхәмәтсез шартлары белән аерылып торган, тоткыннар түзмәслек газапларга дучар ителгәннәр.
Бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәзерге вакытта "Моабит" — суд карары буенча 21 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар өчен алдан тыю учреждениесе. "Моабит" та ике атнага бер тапкыр (ә кирәк очракта аерым тоткыннарга ешрак та) күрешүләр рөхсәт ителә. Рөхсәтне судья яки прокурор бирә. Адвокат белән әңгәмә вакытында сөйләшүләр һәм аның белән язышу цензурага тартылмый. Суд яки прокуратура карары буенча, тоткыннарны исәпкә алу яңадан рәсмиләштерелергә тиеш. Барлык тоткыннарга телевизор карарга һәм радио тыңларга рөхсәт ителә. Тоткыннар хәтта билгеле бер чикләрдә үз камераларын декорацияләү буенча тәкъдимнәр кертә ала (электр приборлары һәм санитар җиһазлардан тыш). Тикшерү астындагы зат "Моабит"та үзенә китап һәм периодикага заказ бирә ала.
Танылган тоткыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россия тоткыннары анда еллар буе утырган.
- 1911-1912 елларда — танылган разведчик, Россия империясе хәрби көчләренең генераль штабы капитаны Михаил Костевич?
- 1941-1945 елларда — СССРның интернирацияләнгән гражданнары-дипломатлар – белгечләр, совет хәрби әсирләре, немец концлагерьлары тоткыннары;
- Болгар коммунисты Георгий Димитров Рейхстаг бинасына ут төрткән өчен хөкем ителгән.
- Үзгәртеп кору елларында, Берлин дивары җимерелгәннән соң, Моабитка элеккеге ГДР башлыгы Э.Хонеккер килеп эләгә.
- Советлар Союзы герое — шагыйрь Муса Җәлил икенче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккәннән соң әлеге төрмәгә эләгә. "Моабит дәфтәре" диеп исемләнгән шигырьләр циклын шагыйрь нәкъ биредә яза.
- ↑ archINFORM — 1994.