Муса Җәлил һәйкәле (Тосно)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Тосно) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Тосно, Ленин проспекты, 42
Сынчы Винера Абдуллина
Төзелеш датасы 2012 ел
Материал бронза

Муса Җәлилгә һәйкәл Ленинград өлкәсе Тосно шәһәренең үзәк Ленин проспектында урнашкан.
Һәйкәлнең авторы — Винера Абдуллина, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Винера Абдуллина.
Муса Җәлил бюсты

2012 елның 9 ноябрендә Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә (1935 елдан эшчеләр бистәсе, 1963 елдан шәһәр) ачылган.

Тосно шәһәренең «Изге ай» татар җәмгыяте 2006 елда, Җәлилнең 100 еллык юбилеен билгеләгән көннәрдә, Тосно шәһәренең бер яңа урамына Муса Җәлил исеме бирү һәм шәһәрдә каһарман шагыйрь хөрмәтенә һәйкәл ачу идеясе белән чыга.

Муса Җәлил 1942 ел башында Волхов фронтының генерал Власов җитәкчелек иткән 2 нче Удар армиясенә «Отвага» фронт газетасының хәрби хәбәрчесе булып килә.
1942 елның маенда 2 нче Удар армия белән чолганышта кала.
1942 елның 26 июнендә Трубников Бор янындагы сугышта шагыйрь каты яралана һәм алман фашистларына әсирлеккә эләгә[1].

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл Тосно шәһәренең Ленин проспектында, Балалар иҗат үзәге йорты каршындагы кечкенә скверда урнаштырылган. Баскычлап күтәртелгән коңгырт төстәге мәрмәрдән ясалган аслыкка шагыйрьнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, аслыкка алтынланган хәрефләр белән чокып русча мәгълүмат һәм «Кичер, илем!» шигыреннән[2] русча өзек язылган:

Муса
Джалиль
(1906-1944)
Герой Советского Союза,
Лауреат Ленинской премии.
Поэт, воин, антифашист.
Участник Любанской
наступательной операции.

«Волхов - свидетель:
я не струсил.
Пылинку жизни
я не берёг.»

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлне ачу тантанасында Тосно шәһәре башлыгы Сергей Баранов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургдагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Ленинград өлкәсе Кануннар чыгару җыены депутаты Иван Хабаров[3], татар җәмгыяте вәкилләре катнаша.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]