Муса Җәлил һәйкәле (Мәскәү, Люблино)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Мәскәү, Люблино) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Татар мәктәбе каршында Муса Җәлилгә һәйкәл (с)
Татар мәктәбе каршында
Муса Җәлилгә һәйкәл (с)
Урын Мәскәү, Белореченская урамы, 19
Төзелеш датасы 2008 ел
Материал бронза

Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәү шәһәренең Люблино районы 1186 нчы урта мәктәп территориясендә урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Җәлилгә һәйкәл

2008 елның 25 октябрендә Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш округында урнашкан, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар этно-мәдәни компонентлы урта мәктәп[1] (директоры Лемма Гыйрфанова) территориясендә (Люблино районы, Белореченская урамы, 19 йорт) ачылган.

Һәйкәлнең авторы — Евгений Шишков, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике метрлы бронза һәйкәлдә Муса Җәлил Кызыл Армия капитаны хәрби киемендә, кулына кечкенә генә Моабит дәфтәрен тотып гәүдәләндерелгән.

Һәйкәл метр ярымлы гранит постаментка урнаштырылган. Анда шагыйрьнең исеме, туган-үлгән еллары (1906-1944) күрсәтелгән, «Авыру сызмалар»[2] шигыреннән русча һәм татарча өзек язылган:

« Я жить хочу, чтоб Родине отдать

Последний сердца движущий толчок.
Чтоб я, и умирая, мог сказать,

Что умираю за Отчизну-мать.
Муса Джалиль
»
« Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!
Муса Җәлил
»

1186 нчы мәктәпнең вестибюлендә шагыйрьнең бюсты да урнаштырылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2006 елда мәктәпкә Муса Җәлил исеме бирелгән
  2. Татар электрон китапханәсе, archived from the original on 2016-02-03, retrieved 2016-02-09 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]