Эчтәлеккә күчү

Хөсәения мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөсәения мәдрәсәсе latin yazuında])
(«Хөсәения» мәдрәсәсе битеннән юнәлтелде)
Хөсәения мәдрәсәсе
Нигезләнү датасы 1889[1]
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Ырынбур
Гамәлдән чыгу датасы 1919[1]
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә Ырынбурдагы мәдәни мирас объектлары исемлеге (1 бүлек)[d]
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][2]
Ирешү улица Бурзянцева, 34 / Мало-Торговый переулок, 2
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Хөсәения мәдрәсәсе укытучылары[d]
Карта
 Хөсәения мәдрәсәсе Викиҗыентыкта

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 5610002001объект № 5610002001
«Хөсәения» мәдрәсәсе

Хөсәения мәдрәсәсе (рус. медресе «Хусаиния», ингл. Xösäyeniä madrasa) — 1889-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Ырынбурның беренче гилдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: Әхмәт һәм Гани үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.

Ырынбур үзәгеннән читтәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда «Хөсәения»нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була.

Уку-укыту процессы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсәениядә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Ырынбур реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. «Хөсәения»нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.

Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), әлҗәбер, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме вә география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек. Ә егерменче йөз башында исә бу җәһәттән «Хөсәения» белән Иж-Бубый мәдрәсәсе мәдрәсәләре генә бер-бер-сенә якын торганнар дип әйтергә була.

Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.

«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта — татар кәләпүше.

Октябрь Инкыйлабыннан соң

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хөсәения» 1918-1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул «Хөсәеновлар укытучылар институты» итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр. Ә көндәлек тормыш белән идарәче байлар (попечительләр советы) тарафыннан сайлап куелган баш мөдәррис җитәкчелек итә. Андый урынга, билгеле инде укымышлы гына түгел, дини даирәләр тарафыннан да танылган имам хатиблар сайланган. «Хөсәения» җитәкчеләре арасында дин галиме, казый Габделгалим Дәүләтшин, Габдерәхим Дәминов, галим, язучы һәм әдәбият белгече, казый Ризаэтдин Фәхретдинов, Таһир Ильясов һәм мәдрәсәнең соңгы баш мөдәррисе галим Хәнәфи Бакиров булалар.


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Ризаэтдин Фәхретдин 1859-01-04 Кичүчат Мәдрәсә галим
язучы-документалист
журналист
Rizaeddin Fahreddin 1936-04-11
1936-04-12
Гайсә Янекәев 1864-07-02 Каргалы сәясәтче Gaisa Khamidulovich Enikeev 1931-03
1897 1902 Харис Фәйзи-Чистапули 1871-11-25 Шыкмай тәрҗемәче
укытучы
дәрәслекләр авторы
Haris Fayzi 1933-07-07
1909 No/unknown value Муса Бигиев 1874-09-24 Кикин Әл-Әзһәр университеты
«Касыймия» мәдрәсәсе
реаль укуханәсе
Бохара
Мәккә
Мәдинә
Darul Uloom Deoband
Санкт-Петербург император университеты
Мумбай университеты
Zıncırlı mädräsäse
голәмә
фәлсәфәче
тәрҗемәче
Musa Bigiev 1949-10-28
1907 1909 Закир Кадыйри 1878 Сембер губернасы
Абдулла
Бохара мәдрәсәләре
Истанбул университеты
Хиҗаз вилаяте
Мәдинә
Әл-Әзһәр университеты
галим
укытучы
тәрҗемәче
журналист
1954-10-22
Кәрамәтулла Айдаров 1881 No/unknown value университет профессоры Karamatulla Aydarof No/unknown value
1909 1912 Габдулла Шөнаси 1885 Троицк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1938-11-03
1911
1917-02
1917
1917-10
Җамал Вәлиди 1887-10-13 Апас районы әдәби тәнкыйтьче Jamal Validi 1932-11-30
Габдулла Дәүләтшин 1894-12-20 Ыр өязе Мәскәү дәүләт университеты инкыйлабчы 1963-12-12


Хөсәения мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе – заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар.

Мондый фактны иске караштагы зыялыларның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, «Хөсәения» мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел.

Бу гаепләүләрдә дөреслек тә бар: «Хөсәения» иң алдынгы карашлы һәм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, тарихчы Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр — шушы мәдрәсә шәкертләре.


башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Җиһангир Абызгилдин 1875-02-10 Уфа дин хадиме 1938-06-17
Габделгалим Айдаров 1883 Сакмар районы
Ильяс Кудашев-Ашказарский 1884-03-03 Ырынбур музыкачы Ilyasbek Kudashev-Ashkazarsky 1942-12-31
Вәлиулла Мортазин-Иманский 1885-01-05 Октябрьское районы актёр Valiulla Murtazin 1938-07-10
Сөнгатулла Бикбулат 1886-11-27 Балыклыкүл 1954-11-20
Мөхәммәт Абдуллин 1888 Башкорт Үргене педагог 1936
Мөхәммәтша Бурангулов 1888-12-15 Verxneilyasovo шагыйрь
драматург
җырчы
чәчән
1966-03-09
Закир Аюханов 1889-05-23 Татар Колмаеры филолог Башкорт дәүләт университеты 1961-06-22
Әфзал Таһиров 1890-10-25 Габдрахман драматург
сәясәтче
РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты 1938
Мирхәйдәр Фәйзи 1891-10-19 Ыр өязе язучы
драматург
шагыйрь
мөхәррир
публицист
Mirhaydar Fayzi 1928-07-09
Хөсәйенов Ғөбәйҙулла Абдулла улы 1892 Ырынбур губернасы дәүләт эшлеклесе
журналист
1948
Nurlygayan Kadyrov 1894-07-01 Бөре өязе галим 1956-07-19
Хәбибулла Ибраһимов 1894-12-29 Ырынбур композитор
драматург
1959-03-16
Таһим Гыймаков 1895-10-26 Канчура 1937-11-14
Шаһит Ходайбирдин 1896-10-09 Ходайбирде сәясәтче Shagit Hudayberdin 1924-12-21
Бәхтегәрәй Шәфиев 1897-02-05 Октябрьское районы сәясәтче 1918-08-19