Ырынбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

шәһәр (1780 елдан)
Ырынбур
рус. Оренбург
Мечеть с минаретом.JPG
Байрак Тугра
Flag of Orenburg.png Coat of Arms of Orenburg.png
Ил
Русия
Республика
Ырынбур өлкәсе
Шәһәр бүлгесе
Ырынбур
Нигезләнде
Беренче телгә алу
Элеккеге исемнәр
19381957 елларда: Чкалов
Мәйдан
259 км²
Мәркәз биеклеге
110 м
Халык саны
562 569 кеше
Сәгать кушагы
Телефон коды
+7 3532
Почта индексы
460000—460056
Рәсми сайт
Кардәш шәһәрләр
Хуҗанд, Җаек, Бланьяк һәм Орландо
Ырынбур (Россия)
Red pog.png
Ырынбур (Ырынбур өлкәсе)
Red pog.png

Ырынбур (рус. Оренбург, баш. Ырымбур, каз. Орынбор) (19381957 елларда Чкалов) – Русиядәге шәһәр, Ырынбур өлкәсенең үзәге. Көньяк Уралда, Сакмар белән Җаек кушылган урында урнаша.

Халык саны — 562 569 кеше[1] (2016).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атама тарихы. Шәһәр Ырынбур исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да.

1735 елда Орь елгасының тамагында Ырынбур (Оренбург) ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын кала өчен яраксыз дип табыла. Каланы Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга.

1742 елда тәүге урынынан 300 км ераклыкта, Җаек елгасы буенда, хәзерге Ырынбур каласына нигез салына. Орь елгасы тамагындагы Ырынбур ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орск дип атыйлар.Шулай итеп, Ырынбур атамасы Орь елгаһының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзеннән алынган.

1744-1919 елларда Ырынбур губернасы үзәге. 1919 елга кадәр Русиянең Ырынбур көнчыгышындагы иң эре шәһәре.

1842 елда шәһәрдә башкорт-мишәр гаскәрләре идаралыгы йорты Карвансарай төзелә.

1877 елда Ырымбурга кадәр тимер юлы салына, Ырынбур тимер юл вокзалы ачыла.

1899 елда шәһәрдә беренче электр станциясе ындыр бирә.

1890-1906 елларда Урта Азия тимер юлы төзелә.

1891-1920 елларда шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсе эшләгән. Анда Сәгыйт Агиш, Габдулла Амантай, Авзал Таһиров һәм башка искәрмәләр укыган.

1906 елда Ырынбур-Ташкент тимер юлы сафка индерелә.

1905 елда Урта Азия тимер юлы остаханасе zone (хәзерге "Русия тимер юллары" ААҖ Локомотив эшкәртү заводы) төзелә.

1905 елда Татар театры ачыла.

1920 елда шәһәрдә Кыргыз АССР-ы төзү турында Декретка имзалана.

1920-1925 елларда Казакъстанның беренче башкаласы була.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбур шәһәрендә I бөтендөнья башкортлары корылтае үтә.

1917 елның 8-20 декабрендә Ырынбур шәһәрендә III бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. I һәм II Бөтен башкорт корылтае Башкорт мәйдан (үзәк) шурасын (советын) төзү һәм "Башкорт" гәзитен чыгару турында карар кабул итә. III бөтендөнья башкортлары корылтаенда татар-башкорт автономиясен төзү идеясе Әхмәтзәки Вәлиди Туган белән кире кагыла һәм соңыннан Башкорт АССР-ы Башкорт дип аталган хөкүмәте төзелә.

1919 елда шәһәрдә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында Декретка имзалана. Карвансарай– Башкорт АССР-нын Хөкүмәте беренче урнашкан йорт.

1921-1936 елларда шәһәрдә Ырынбур башкорт педагогия техникумы эшләгән. Аны Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай тәмамлаган.

1938-1957 елларда совет очучысы Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ләкин Валерий Чкалов Ырынбур өлкәсендә тумаган һәм бер тапкыр да Ырынбур якларында булмаган.

1939 елда Ырынбур мамык шәлләре фабрикасы ачыла, Ырынбур шәлләр һәм яулыклар җитештерүче.

1941 елда Ырымбурга Ленинградтан 47-се Авиаремонт заводы эвакуацияләнә. Бу боргыч(вертолёт) нигезендә Ырынбур машиналар заводы ачыла (хәзерге "Стрела" җитештерү берекмәсе). Сугыш вакытында завод 1595 очкыч чыгара (Ут-2, Ут-М, Як-6 (конструктор А. С. Яковлев), Ще-2). Сугыштан соң заводта Ми-1 вертолетлар; А-2 (КБ Антонова), Це-25 (конструктор П. В. Цибин), Як-14 (КБ А. С. Яковлева) планерлар; По-2 (КБ Н. Н. Поликарпова) самолетлар; Ил-М (КБ С. В. Ильюшина) штурмовик-бомбардировщиклар чыгарыла. 1950-1980 елларда заводта баллистик ракеталары чыгаралар. 1990 нчы еллардан Ка-226 вертолеты чыгарыла.

1966 елның ноябрендә 13-нче кое газ бирә. Бу көн Ырынбур нефтегаз яткылыгын ачу көне дип исәпләнә.

1969 шәһәрдә Сакмар ТЭЦ төзелә (хәзерге Русия челтәренең оешмасы).

1974 елда Ырынбур-Зәй (Татарстан) газ морҗа үткәргече сафка кертелде.

1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының беренче өлеше сафка кертелде. 1974 елда Ырынбур газ эшкәртү заводының икенче, 1978 елның өченче өлешләр сафка индерелә.

1978 елда уникаль Ырынбур гелий комплексы сафка индерелә.

1979-1982 елларда "Инвертор" заводы төзелә. Ул атом станцияләр өчен электр есалары, бырлау һәм карамай иләү есалары җитештерүче була.

Физик-географик тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 км ераклыкта урнашкан.

Ырынбур тулысынча Аурупада урнашкан. Җаек елгасы аша җәяүлеләр йөрмәле күпердә Аурупа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Аурупа-Азия чиге Урал таулары, Мугоҗар таулары һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Ырынбур тулысынча Аурупа шәһәре булып санала.

Ырынбурдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[2]
Самар ~ 410 км
Сембер ~ 626 км
Мәскәү ~ 1432 км
Санкт-Петербург ~ 2151 км
Уфа ~ 353 км
Казан ~ 718 км
Екатеринбург ~ 848 км
Пермь ~ 875 км
Магниттау ~ 453 км
Чиләбе ~ 729 км
Уральск ~ 278 км
Сарытау ~ 725 км
Киев ~ 1963 км.
Роза ветров
Орски ~ 273 км
Астана ~ 1456 км
Әстерхан ~ 1073 км
Сочи ~ 2076 км
Тоз-Түбә ~ 75 км Актүбә ~ 247 км
Ташкент ~ 1868 км
Алма-Ата ~ 2373 км

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см).

Елык уртача климатик күрсәткечләре:

Ырынбур климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,8 18,9 31,3 36,5 39,8 43,2 40,9 38 27 19,2 8,1 43,2
Уртача максимум, °C −9,1 −8,2 −1,7 12,9 22,3 27,3 28,8 26,8 20,2 10,2 −0,5 −5,8 10,4
Уртача температура, °C −13 −12,7 −6,1 7 15,3 20,5 22,1 19,8 13,6 5,2 −3,7 −9,3 5
Уртача минимум, °C −17 −17 −10,2 1,8 8,3 13,7 15,6 13,2 7,7 1 −6,7 −12,9 −0,1
Абсолют минимум, °C −43,2 −40,1 −36,8 −26 −5,7 −0,7 4,9 −0,9 −5,3 −19,8 −35,7 −39,2 −43,2
Чыганак: Һава торышы һәм климат


Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1811[3] 1840[3] 1856[3] 1863[3] 1897[3] 1913[3] 1926[3] 1931[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
~5 400 ~14 600 ~13 700 ~27 600 ~72 400 ~100 100 ~122 200 ~129 500 ~171 900 267 317 344 266 458 747 546 501 549 361 546 987

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[10]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур – эре транспорт төене. Шәһәрдә Самарга, Орскига, Уральскига, Актүбәгә, Өфегә барган юллар киселешә. Поездлар Мәскәүгә, Екатринбургка, Өфегә, Самарга, Чиләбегә, Киевка, Адлерга, Ташкентка, Астанага, Бишкеккә йөри. Шәһәртирә электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри. Шәһәр аша федераль юл Р239 (Казан — Ырынбур — АкболакКазакъстан) белән чиге үтә.
Шәһәрдә ике аэродром: Хәрби (Ырынбур-2, Төньяк) һәм Гагарин исемендәге аэропорт. Аэропортта «Ырынбур авилиняләре» (OrenAir) теркәлгән.

Шәһәр идарәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкарма хакимият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбурда башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Ырынбур администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

Канун чыгару хакимияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Канун чыгару хакимиятен Ырынбур шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1]
  2. Расчёт расстояний между городами. 15 гыйнвар 2011 көнне тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/orenburg/
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок gks.ru не указан текст
  10. 2002 ел сан алу базасы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]