Рафаил Фатыйхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Фатыйхов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рафаил Фатыйхов
Рафаил Фатыйхов.jpg
Туган телдә исем Рафаил Вәли улы Фатыйхов
Үлгән 28 декабрь 2010(2010-12-28)
Һөнәре артист

Рафаил ФатыйховМирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының артисты, Русиянең атказанган артисты.

Урта белемне Рафаил Фатыйхов Оренбурда ала, аннары соң ул Питырбурда театр, музыка һәм кинематография дәүләт институтының актерлар бүлеген тәмамлый.

19731990 елларда ул Оренбур филармониясе каршындагы татар драма коллективында артист булып эшли. Бу елларда ул 30дан артык рольләр башкара, сәхнәдә 10 артык спектакль куя.

1991 елдан бирле Рафаил — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында әйдәп баручы актер. Бу театрда гына да ул 40 артык роль уйнады.

Артист 2010 елда вафат була. Сәхнә остасы Оренбурның мөселман зиратында җирләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]