Сарытау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарытау latin yazuında])
Сарытау
рус. Саратов
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1590
Сурәт
Рәсми исем Саратов
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Сарытау өлкәсе, Сарытау районы, Сарытау губернасы, Сарытау калгайлыгы[d], Сарытау бүлгесе[d], Түбән Идел крае, Сарытау крае[d] һәм «Сарытау шәһәре» шәһәр бүлгесе[d]
Административ-территориаль берәмлек Сарытау өлкәсе
Сәгать поясы UTC+04:00, UTC+03:00 һәм SAMT[d][1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел
Хөкүмәт башлыгы Михаил Исаев[d]
Халык саны 845 300 (2017)[2]
Административ бүленеше Сарытауның Ленин районы, Сарытауның Завод районы, Сарытауның Октябрь районы, Сарытауның Фрунзе районы, Сарытауның Киров районы һәм Сарытауның Идел районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 50 метр
Кардәш шәһәр Дәлас[3] һәм Чапел-Гилл (Төньяк Каролина)
Мәйдан 394 км²
Почта индексы 410000–410999
Рәсми веб-сайт saratovmer.ru(рус.)(ингл.)(алм.)
Һәштәге саратов һәм saratov
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Подробная карта
Төнге күренеше
Коллаж
Феноменның икътисады экономика Саратова[d]
Кышкы күренеше
Һавадан күренеш
Җирле телефон коды 8452
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Сарытау Викиҗыентыкта

Сарытау (рус. Саратов) — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсенең административ үзәге.

Халык саны — 837 831 кеше.[4]

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[5].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Идел елгасының уң яры 34 километрга буйлап сузылган, Мәскәүдән 856 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Иделдән башка, шәһәр территориясеннән Елшанка, Разбойщина, 1-нче һәм 2-нче Гусёлка, Назаровка, Черниха, Березина һ. б. елгалар ага.

Шәһәр территориясендә ике нефть чыганагы бар.

Сарытаудан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Белинский ~ 313 км
Рязань ~ 645 км
Мәскәү ~ 856 км
Петровск ~ 102 км
Пенза ~ 225 км
Сембер ~ 446 км
Түбән Новгород ~ 646 км
Балакау ~ 188 км
Пугачёв ~ 262 км
Самар ~ 453 км
Балашау ~ 193 км
Тамбов ~ 245 км
Воронеж ~ 507 км
Украина байрагы Киев ~ 1167 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Энгельс ~ 15 км
Казакстан байрагы Җаек ~ 477 км
Ырынбур ~ 725 км
Казакстан байрагы Актүбә ~ 928 км
Михайловка ~ 321 км
Тындагы Ростов ~ 877 км
Украина байрагы Донецк ~ 962 км
Украина байрагы Киев ~ 1326 км
Камышлы ~ 194 км
Волгоград ~ 389 км
Әстерхан ~ 825 км
Әлиста ~ 690 км
Яңа Үзән ~ 222 км
Казакстан байрагы Атырау ~ 966 км

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уртача еллык температура — +6,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,8 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Сарытау климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 8,1 7,3 17,0 31,1 34,0 39,5 40,8 40,9 37,9 25,1 16,1 11,7 40,9
Уртача максимум, °C −4,8 −4,7 1,1 13,3 21,5 26,2 28,2 26,6 19,8 11,1 1,6 −3,6 11,4
Уртача температура, °C −7,8 −8,1 −2,5 8,1 15,7 20,3 22,4 20,6 14,3 7,0 −1,1 −6,4 6,9
Уртача минимум, °C −10,6 −11,1 −5,6 3,7 10,4 15,1 17,2 15,5 9,9 3,7 −3,3 −8,9 3,0
Абсолют минимум, °C −37,3 −34,8 −26,8 −17,8 −3,8 2,2 6,4 4,3 −2,9 −12,6 −24,7 −33,4 −37,3
Явым-төшем нормасы, мм 41 34 31 31 35 50 49 31 49 37 46 42 476
Чыганак: Погода и климат


Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны карагыз: Үкәк

Идел буе Болгары чорында биредә мөһим сәүдә ноктасы (фактория) барлыкка килә. Болгарлар Фарсы Иле белән актив сәүдә иткәннәр һәм Идел юлы кулланганнар.

XIII гасырның 50-елларында хәзерге Сарытау янында татарлар тарафыннан Үкәк шәһәре нигезләнә. Түбән Иделдә урнашкан Алын Урданың сәүдә үзәге булып торган.

Беренче тапкыр Үкәк итальян сәүдәгәре Марко Поло китабында 1262 елда телгә алына. 1334 елда шәһәрдә гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута була. 1395 елда Үкәк Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә.

Шәһәрне нигезләү һәм XVII гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аксак Тимер һөҗүменнән соң Үкәк хәрәбәләрдә озак тора, иске татар шәһәре урынында кече шәһәрчек генә калган. Иске татар шәһәре урынында яңа кирмән 1590 елның 2 (12) июлендә рус кенәзе Григорий Засекин тарафыннан Иделнең сул ярында нигезләнгән.

1613—1614 елларда шәһәр янып бетә һәм яңа урында (Иделнең сул ярында, аңа Саратовка елгасы кушылу урынында) нигезләнә. 1674 елда, патша Алексей Михайлович указы буенча, шәһәр Иделнең уң ярына күчерелә.

1670 елда шәһәр Степан Разин гаскәрләре тарафыннан талап алына. 1708 елда Кондратий Булавин гаскәрләре шәһәрне чолгап ала.

Петр Iның өлкә реформасы буенча, шәһәр Казан губернасы составына керә. 1718—1728 елларда һәм 1739 елданӘстерхан губернасы составында.

1747 елда Сарытаудан каршы якта, Иделнең сул ягында, Покровская бистәсе (хәзерге Энгельс) нигезләнә. 1773 елда Сарытау Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

Губерна үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау, 1910 ел

1780 елдан — Сарытау калгайлыгы үзәге, 1797 елданСарытау губернасы үзәге. XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында шәһәрдә халык училищесы (1786), типография (1794), хастаханә (1806), дворяннар собраниесе (1807), театр (1810), сәүдә йорты (1811), гимназия (1820), Александр Невский соборы (1825) һәм Спасо-Преображение соборы (1826) ачылалар.

1856 елда Сарытауда 18 чиркәү, 5169 йорт һәм 4925 лавка (кибет) булган.

1870 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Тамбов—Сарытау тимер юлы төзелә. 1909 елда Сарытау университеты ачыла.

XX гасырның 20-елларга кадәр Сарытау Идел буенда иң зур шәһәре була һәм рәсми булмаган рәвештә «Идел буе башкаласы» дип аталган була.

Совет периоды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның октябрьдән 1919 елның майга кадәр Сарытау Идел буе алманнарының автономияле өлкәсенең идарә органнары урнашканнар (өлкә составына кермәгән).

1928—1934 елларда Түбән Идел крае, 1934 елдан — Сарытау крае үзәге булган. 1936 елдан Сарытау өлкәсе үзәге булып тора.

Шәһәрнең көчле үсеше Бөек Ватан сугышы елларда билгеләнә — шәһәргә берничә предприятие эвакуацияләнде. 1990 елга кадәр Сарытау ябык шәһәре булып торган (шәһәргә чит ил ватандашларына шәһәргә керү рөхсәт ителмәгән була).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1811[6] 1840[6] 1856[6] 1897[7] 1913[6] 1926[6] 1931[6] 1939[6] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[4]
~26 700 ~42 200 ~61 600 137 147 ~210 100 ~212 400 ~277 500 ~372 000 584 092 757 330 855 702 904 643 873 055 837 831

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[13] 2010[14]
руслар 90,1% 91,6%
татарлар 1,8% 1,8%
украиннар 1,8% 1,3%
әрмәннәр 1,0% 1,1%

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Идел районы
  2. Завод районы
  3. Киров районы
  4. Ленин районы
  5. Октябрь районы
  6. Фрунзе районы

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

9 театр: академик опера һәм балет театры, академик драма театры, яшь тамашачылар театры, оперетта театры, «Теремок» курчаклар театры, рус комедиясе театры, «Версия» драматик театры, «Балаганчик» театры, «Самокат» магия һәм фокуслар театры.

Филармония. Цирк. Планетарий.

Алесандр Радищев исемле сәнгать музее, өлкәне өйрәнү музее, Николай Чернышевский һәм Ульяновлар гаиләсе йорт-музейлары.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау дәүләт университеты
Сарытау дәүләт аграр университеты
  • Николай Чернышевский исемле Сарытау дәүләт университеты
  • Сарытау дәүләт аграр университеты
  • Сарытау дәүләт медицина университеты
  • Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университеты
  • Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университеты
  • Леонид Собинов исемле Сарытау дәүләт консерваториясе
  • Сарытау дәүләт юридик академиясе
  • Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясе
  • Россия дәүләт сәүдә-икътисадый университетының филиалы
  • Мәскәү дәүләт элемтә юллары университетының филиалы
  • Региональ иҗтмагый-икътисади университетының филиалы

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәрби Кызыл байраклы Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр институты

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең төп предприятеләре:

1. Авиация заводы
2. Агрегат заводы
3. Арматура заводы
4. Подшипник заводы
5. Нефть эшкәртү заводы
6. Май комбинаты
7. Тәмәке фабрикасы
8. Приборлар төзү заводы
һ.б.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау вокзалы

Сарытау аша Р228 (Сызран—Сарытау—Волгоград), А144 (Сарытау—ПензаСаранскТүбән Новгород), Р226 (Самар — Сарытау — Волгоград), Р234 (Сарытау — Песчаный Умёт) Р208 (Сарытау — Сокур) автоюллар баралар. Шәһәр янында әйләнеп үтә торган юл урнаша.

Идел буе тимер юлының Саратов I станциясе. Башка эре станцияләре: Саратов II, Саратов III, Трофимовский I. Сарытауда Идел буе тимер юлының Сарытау бүлекчәсенең идарәсе урнаша.

Саратов-Центральный халыкара аэропорты.

Иҗтмагый транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трамвай (1908 елда ачыла), автобус, троллаейбус, маршрут таксилары.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панорама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр үзәге панорамасы
Шәһәр үзәге панорамасы

Татар матбугаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ — 2016.
  2. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. https://www.dallasecodev.org/465/Sister-Friendship-Cities
  4. 4,0 4,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-15 
  5. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/saratov/index.html
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1325
  8. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-17 
  14. Национальный состав и владение языками, гражданство. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года: Статистический сборник/Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Саратовской области. – Саратов, 2012. – 203 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-02-18, retrieved 2013-11-17