Владимир Нургалиев
Владимир Нургалиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Владимир Вил улы Нургалиев |
Туган | 20 апрель 1969 СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау |
Үлгән | 27 декабрь 1999 (30 яшь) РФ, Чечня, Грозный |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Ставрополь югары хәрби очучылар һәм штурманнар авиация училищесы[d] |
Һөнәре | хәрби |
Җефет | Виктория Нургалиева |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче чечен сугышы һәм Икенче чечен сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Хәрби дәрәҗә | майор |
Владимир Нургалиев, Владимир Вил улы Нургалиев (1969 елның 20 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау – 1999 елның 27 декабре, РФ, Чечня, Грозный) ― хәрби очучы, Россия Федерациясе Каһарманы (2000, һәлак булганнан соң).
![]() | |
---|---|
![]() |
Ставрополь шәһәрендә ачылган мемориаль такта фотосурәте. |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1969 елның 20 апрелендә Сарытау шәһәрендә хәрби очучы гаиләсендә туган. 1973 елда әтисенең хезмәтенә бәйле, гаилә Ставрополь шәһәренә күчә. Анда 14нче урта мәктәпне, 1999 елда Ставрополь югары хәрби очучылар һәм штурманнар авиация училищесын тәмамлый. Тын океан флоты диңгез авиациясендә (Владивосток) штурман булып хезмәт итә башлый [1].
1995 елда, авианаводчик буларак, Чечняда беренче мәртәбә командировкада була.
Армиядә кыскартуга эләккәч, Ставрополь шәһәренә кайта.
1996 елның августыннан 1997 елның апреленә кадәр РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт итә, Ставрополь краеның Благодарный шәһәрендә урнашкан оператив билгеләнештәге 81нче полк взводы командиры була. Аннары оператив билгеләнештәге 101нче бригадада (Ставрополь шәһәре) хезмәт итә, артиллерия-зенит дивизионы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары була. 1999 елдан – майор дәрәҗәсендә оператив билгеләнештәге аерым батальон командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары (Ставрополь крае Курск районы Дыдымкин хуторы). 1999 елның 22 декабрендә янәдән Чечня территориясенә боевикларны коралсызландыру һәм юк итү бурычын үтәү өчен җибәрелә.
Батырлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1999 елның 27 декабрендә Грозный шәһәренең Ленин районында өч хәрби – ике офицер һәм рядовой икмәк заводын «чистартырга» җибәрелә. Билгеләнгән вакытка әйләнеп кайтмагач, аларны Владимир Нургалиев белән җиде разведчиктан торган төркем эзләргә чыга. Төркем боевикларның засадасына эләгә. Нургалиев атышны үз өстенә ала, кул астындагыларга оборона алу мөмкинлеге бирә һәм шәхсән өч боевикны, шулай ук аларның пулеметын юк итә. Моннан тыш, сугыш барышында яраланган хәрби хезмәткәрне үз гәүдәсе белән каплап, куркынычсыз урынга чыгарган. Сугышны дәвам итеп, атышу урынын алыштырганда, боевикларның снайперы пулясыннан һәлак була. Үз гамәлләре белән кул астындагыларның күбесенең гомерен саклап кала. Боевиклар В. Нургалиевның гәүдәсен икмәк заводы территориясенә алып керә һәм гарипләндерә. Гәүдәне 31 декабрьдә генә табып алып чыга алалар. Ставропольдә җирләнгән[2].
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 – Батырлык ордены
- 2000 – «Хәрби казанышлары өчен» ордены
- 2000 елның 7 июлендә Россия Федерациясе Президентының 1267 нче Указы белән Владимир Нургалиевка үлгәннән соң Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә.
- Шулай ук берничә ведомство һәм юбилей медале белән бүләкләнгән.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 – Ставропольдә яшәгән йорты диварына мемориаль такта эленгән.
- 2018 – Ставропольдә урамга һәм 14нче санлы лицейга[3] исеме бирелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимир Вил улы Нургалиев «Ил каһарманнары» патриотик интернет-порталында
- Биография. Аллея славы
- Биография. Сайт выпускников СВВАУЛШ
- «Biografija.ru»
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Ставрополь помнит Героев. Ставрополь.рф — официальный сайт администрации города Ставрополя
- ↑ Школа имени Героя. 2021 елның 18 октябрь көнендә архивланган. Вечерний Ставрополь, 20.12.2018
- ↑ Имя Героя России Владимира Нургалиева присвоено лицею №14 Ставрополя. Военное обозрение, 19.12.2018
- 20 апрель көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарытауда туганнар
- 27 декабрь көнне вафатлар
- 1999 елда вафатлар
- Грозныйда вафатлар
- РФ Каһарманнары
- Батырлык ордены кавалерлары
- Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары
- Ставрополь югары хәрби очучылар һәм штурманнар авиация училищесын тәмамлаучылар
- Майорлар
- Беренче чечен сугышында катнашучылар
- Икенче чечен сугышында һәлак булучылар