Эчтәлеккә күчү

Сарытау өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарытау өлкәсе latin yazuında])
Сарытау өлкәсе
рус. Саратовская область
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 5 декабрь 1936
Сурәт
Рәсми тел рус теле
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Сарытау
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы SAMT[d] һәм Европа/Саратов[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Saratov Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы губернатор Саратовской области[d]
Хөкүмәт башлыгы Валерий Васильевич Радаев[d]
Канунбирү органы Саратовская областная дума[d]
Халык саны 2 385 163 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Пенза өлкәсе, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе һәм Ырынбур өлкәсе
Кулланылган тел рус теле һәм татар теле
Мәйдан 100 830 км²
Рәсми веб-сайт saratov.gov.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география география Саратовской области[d]
Феноменның икътисады economy of Saratov Oblast[d]
Номер тамгасы коды 64 һәм 164
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Сарытау өлкәсе Викиҗыентыкта

Сарытау өлкәсе́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты.

Өлкә үзәге – Сарытау шәһәре.

Як Россия субъекты
Төньяк Пенза өлкәсе, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Ырынбур өлкәсе
Көнчыгыш Казакъстан
Көньяк Волгоград өлкәсе
Көнбатыш Воронеж өлкәсе, Тамбов өлкәсе

Сарытау өлкәсе Россия Европа өлешенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Түбән Иделнең төньягында урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 330 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 575 километрга сузылган. Өлкә аша Идел елгасы ага, ул аны икегә бүлә; Идел уңъягының зур өлешен чокырлар белән бүлгәләнеп беткән Идел буе калкулыгы биләп тора; өлкәнең көнбатышында — Ука-Тын тигезлеге. Идел аръягында сыртлы тигезлеге урнаша; көньяк-көнчыгышын Каспий буе түбәнлеге биләп тора.

Өлкә климаты континенталь. Июльнең урта температурасы — +20…+24 °С, гыйнварның уртача температурасы — -11…-14 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 250 (көньяк-көнчыгышта) — 450 (төньяк-көнбатышта) мм.

Төп елгалар — Идел (Сарытау сусаклагычы, Волгоград сусаклагычы), Хопёр, Медведица, Иловля.

Сарытау өлкәсе җирләре Төрки, Хәзәр каһанлыклары, күчмә кыпчак, бөҗәнәк кабиләләре, соңрак өлешчә Нугай Урдасы җирлеге булган.[3]

Алтын Урда дәүләте дәверендә хәзерге Сарытау өлкәсе җирендә берничә дистә шәһәр булган, шул исәптән Бәлҗәмин, Үкәк шәһәрләре билгеле.[3] Барча шәһәрләр Аксак Тимер тарафыннан җимерелгән.[3]

17801797 еллар — Сарытау наместниклыгы.

17971928Сарытау губернасы.

1928елларТүбән Идел өлкәсе; 1928—1934 еллар — Түбән Идел крае; 1934—1936 еллар — Сарытау крае.

1936 елның 5 декабрендә Сарытау краеннан Идел буе алманнарның АССР-ы аерылып чыгарыла һәм ул Сарытау өлкәсенә үзгәртеп корылган.

1941 елның 7 сентябрендә Идел буе алманнарның АССР-ы бетерелә, аның зур өлеше Сарытау өлкәсенә күчә.

1954 елда яңа оешкан Балашау өлкәсе составына Сарытау өлкәсенең кайбер көнбатыштагы районнары күчкәннәр, әмма 1957 елда, Балашау өлкәсен бетерү сәбәпле, алар Сарытау өлкәсе составына кире күчкәннәр.[4]


Сарытау

Балакау
Урын Шәһәр Халык саны Урын Шәһәр Халык саны
Вольск

Ртищево
1 Сарытау 837 900 11 Аткар 25 624
2 Энгельс 202 419 12 Красноармейск 24 364
3 Балакау 199 690 13 Ершов 21 448
4 Балашау 82 227 14 Яңа Үзән 17 011
5 Вольск 66 508 15 Калининск 16 441
6 Пугачёв 41 707 16 Кызыл Кут 14 416
7 Ртищево 41 289 17 Степное 13 136
8 Приволжский 34 364 18 Хвалын 13 094
9 Маркс 31 531 19 Аркатау 12 845
10 Петровск 31 160 20 Светлый 12 493
Чыганак


2002 ел

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле үзидарә өлкәнең 439 муниципаль берәмлегендә тормышка ашырыла, шул исәптән: 4 шәһәр округ, 38 муниципаль район, 42 шәһәр һәм штб, 355 авыл җирлеге (2010). Өлкә 38 районга бүленгән, шул исәптә 20 Иделнең Уңъягында, ә 18 — Сулъягында урнашканнар. 2009 елдагы хәле буенча, өлкәдә 1805 торак пунктһәм 18 шәһәр исәпләнә.

  • Сарытау
  • Светлый ябык административ-территориаль берәмлеге
  • Михайловский ябык административ-территориаль берәмлеге
  • Шиханы ябык административ-территориаль берәмлеге
  1. Александров-Гай районы
  2. Аркатау районы
  3. Аткар районы
  4. Базар-Караболак районы
  5. Балакау районы
  6. Балашау районы
  7. Балтай районы
  8. Вольск районы
  9. Воскресенское районы
  10. Дергачи районы
  1. Духовницкое районы
  2. Екатериновка районы
  3. Ершов районы
  4. Ивантеевка районы
  5. Калининск районы
  6. Красноармейск районы
  7. Кызыл Кут районы
  8. Кызыл Партизаннар районы
  9. Лысые Горы районы
  10. Маркс районы
  1. Озинки районы
  2. Перелюб районы
  3. Петровск районы
  4. Питерка районы
  5. Пугачёв районы
  6. Ровное районы
  7. Романовка районы
  8. Ртищево районы
  9. Самойловка районы
  10. Сарытау районы
  1. Советское районы
  2. Татищево районы
  3. Турки районы
  4. Фёдоровка районы
  5. Хвалын районы
  6. Энгельс районы
  7. Яңа Борас районы
  8. Яңа Үзән районы

Сәнәгый җитештерү күләмнәре буенча Сарытау өлкәсе Идел буе икътисади төбәгендә алдынгы урыннарда тора. Өлкә сәнәгате үз эченә 2 меңнән артык эре һәм зур ширкәтне кертә. Биредә троллейбусларны, тимер юл техниканы, кабызу шәмнәрне, электр әсбапларны, төгәл приборларны, суыткычларны, сыек ягулыкны һәм нефтехимия продуктларны, минераль ашлмамларны, бакыр тәгәрәтүне, төзелеш пыяланы, цементны, мәктәп өчен китаплрны һәм дәреслекләрне нәшер итәләр, химия һәм өй җиһазлар җитештерүләре эшлиләр.

Сәнәгать структурасында иң зур чагыштырма авырлыгына ягулык-энергетика комплексы (45,5 %), машиналар төзү (19,1 %), химия һәм нефтехимя (15,6 %), азык-төлек (9,2 %) сәнәгатьләре ия булалар.

Өлкә җирләрендә эре электр стансалары (Балакау АЭСы һәм Сарытау ҺЭСы) урнашалар, аларның гомуми егәрлеге тиешенчә 4000 МВт һәм 1360 МВт тәшкил итәләр.

Бу электр стансалары тарафыннан Идел буе төбәге электр энергиясенең дүрттән бер өлеше һәм Россия электр энергиясенең 3% өлеше эшләп чыгарыла. Шуның өстенә, Балакауда ҖЭҮ-4 (465 МВт, 1532 Гкал/сәг) эшли, Сарытауда ҖЭҮ-5 (440 МВт, 1260 Гкал/сәг), ҖЭҮ-2 (296 МВт, 1077 ГКал/сәг), ДРЭС (54 МВт, 506 Гкал/сәг) һәм ҖЭҮ-1 (22 МВт, 255 Гкал/сәг) эшлиләр, Энгельста ҖЭҮ-3 (202 МВт, 844 Гкал/сәг) эшли.

Тимер юл вокзалы, Аткар

Өлкәдә траспортның барлык төрләре бар. 2008 ел хәленә, гомум кулланышлы автоюллар озынлыгы 10 962 км тәшкил итә, каты өслекле юллар озынлыгы — 10 711 км (шул исәптә федерация әһәмиятендәге юллары — 741 км).

Транспорт аскормасында алдынгы урыныны тимер юллар биләп ала, аның өлешенә йөк әйләнешнең 90%ы һәм юл йөрүчеләр әйләнешенең 40%-ы тия.

Өлкә территорясеннән бара торган тимер юллар озынлыгы 2296 км тәшкил итә. Юлларның зур өлеше Идел буе тимер юлына буйсына.

Идел аша ике автомобиль күпер һәм бер тимер юл күпере бар. Шулай ук Балакауда урнашкан Сарытау ГЭСы плотинасы буенча юлүткәргеч бара.

Эчке көймә йөрешле юллар озынлыгы 709 км тәшкил итә.

Сарытау өлкәсе гадәти рәвештә авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча өлкә Россиядә 10 урыныныда тора.[5] Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр күләме 8417,6 мең га тәшкил итә.[6]

Сарытау өлкәснең үзенчәлеге — гомуми җитештерү күләмендә һәм чәчүлек мәйданнарында крестьян хуҗалыкларның зур өлеше. Мәсәлән, 2009 елда өлкәнең чәчүлек мәйданнарында крестьян хуҗалыкларның чагыштырма авырлыгы 45 процент тәшкил итте.[7]

Өлкәдә урнашканнар:

  • Өч авиацион базасы: Балашау, Сенная, Энгельс;
  • Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре Таманская ракета төмәне (Светлый ЯАТБ);
  • Радиацион, химик һәм биологик саклануның фәнни-тикшеренү институты һәм сынау урыны (Шиган ЯАТБ).

Өлкәдә туган танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар, башкортлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ОКТМО
  2. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  3. 3,0 3,1 3,2 Белов С.Г., Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации. Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ; 2016, С.212-213.
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2007-09-28, retrieved 2013-11-16 
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-06-06, retrieved 2014-08-27 
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-20, retrieved 2014-08-27 
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-12-23, retrieved 2014-08-27