Идел буе калкулыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Идел буе калкулыгы
Камышин шәһәре тирәсендә
Камышин шәһәре тирәсендә
53°12′00″ т. к. 45°00'00" кч. о. (G) (T)
Ил РусияFlag of Russia.svg Русия
Төбәкләр Пенза өлкәсе, Нижгар өлкәсе, Татарстан, Чуашстан, Мордовия
Киңлек 810га кадәр км
Озынлык 500гә кадәр км
Иң биек ноктасы 381 м
Идел буе калкулыгы (Идел буе ФО)

Иде́л буе́ калкулыгы́ (рус. Приволжская возвышенность, чуаш. Аталҫи сӑртлӑхӗ) — Көнчыгыш Аурупа тигезлеге калкулыкларының берсе.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иделнең уңъяк ярында, төньякта Түбән Новгород белән Казан, көньякта Волгоград белән Казан арасында урнашкан. Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба (хәзер Чабаксар, Куйбышев, Сарытау, Волгоград сусаклагычларына таба) текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп Ока-Дон түбәнлегенә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре Хвалынск шәһәре тирәсендә (367 м) һәм Жигули тауларында (370 м). Субүләр платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк плато (300-360 м), төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән түбәнге плато (180-240 м) киңрәк таралыш тапкан.

Калкулык палеоген чоры ахыры - неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары (балчык, комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Сембер-Сарытау бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Төньяк өлешендә Пермь токымнары (акшар, доломит, гипс, мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була. Алатыр елгасы бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы Кама Тамагы бистәсе тирәсендә Пермь системасының гипс һәм акшарларында карст күренешләре үсеш алган. Идел буеның Сембер һәм Сарытау тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.

Идел буе калкулыгының төньяк өлеше - көрән урман туфраклы, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклы урман-дала зонасына, көньяк өлеше - типик кара туфраклы һәм каштан туфраклы дала зонасына керә. Территориянең күп өлеше сукаланган. Төньякта урыны беләнкиң яфраклы урманнар, палеоген һәм дүртенчел система комнарында - нарат урманнары сакланган.

Һидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур елгалар: Иделнең уң кушылдыклары - Сыры (864 км), Зөя (402 км), Тирескә (276 км) һәм Донның сул кушылдыклары - Медведица (692 км), Иловля (341 км).

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть, битум, янучан сәверташ (Самар өлкәсе) һәм табигый газ (Сарытау өлкәсе), шулай ук акшар, гипс, акбур, балчык һ.б. төзелеш материаллары чыганаклары бар. Калкулыкның төньяк-көнчыгыш өлешендәге 12,6 мең м3 мәйдан Татарстан Республикасы составына керә һәм аның аерым физик-географик төбәген - Идел алдын тәшкил итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]