Доломит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Доломит latin yazuında])

Доломѝт — химик составы CaCO3•MgCO3 булган карбонатлар классына керүче минерал, шулай ук 95 % һәм күбрәк өлеше доломит минералыннан торучы утырма карбонатлы тау токымы. Химик составы CaO — 30,4 %, MgO — 21,7 %, CO2 — 47,9 %.[1]

Доломит һәм магнезит

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Деода Гратэ де Доломьё

Тау токымнарын өйрәнүче француз инженеры һәм геологы Деода Гратэ де Доломьё (фр. Déodat Gratet de Dolomieu, 17501801) (fr) хөрмәтенә аталган.

Мәгънәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тау токымы тәшкил итүче, карбонатлар классына керүче минерал. Кальций һәм магнийның икеле карбонатларыннан тора. CaMg[CO3]2; составы: CaO - 30,4%, MgO - 21,9%, кушылмалары Fe, Mn, Zn һ.б. - 47,7%. Ачык төстәге бөртекле масса, җепсыман һәм бөерсыман агрегатлар, сирәгрәк кристаллар рәвешендә була. Кристаллары пыяласыман ялтыравык ромбоэдрик, агрегатлары кристаллик-бөртекле. Төсе соргылт-ак, сарырак, көрәнсу яки яшькелт төсмерле була. Катылыгы 3,5-4,0. Уалучан. Тыгызлыгы 2,8-2,9 г/см³. Гадәти температурада хлорид кислотасында (HCI) (кальциттан аермалы буларак) кайнамыйча гына әкрен эри. Барлыкка килүе буенча утырма, һидротермаль.
  • 95 % һәм анннан да күбрәк доломит минералыннан торучы утырма тау токымы. Доломит 25-49% булганда - доломитлы акшар, 50-89% -та – известьлы доломит. Кальцит, ангидрит, гипс, магнезит, сидерит һ. б. кушылмалары булырга мөмкин. Тыгыз яки каверналы-күзәнәкле була. Диңгезләрдә, диңгез култыкларында, күлләрдә известьлы-магнезиаль ләм диагенетик үзгәргәндә, акшарлар метасоматик доломитлашканда, һидротермаль процесслар вакытында барлыкка килә. Эре, вак һәм яшерен кристаллик агрегатлар, гипергенезда еш кына уалучан була. Барлык континентларның төрле яшьтәге утырмаларында таралган.

Төп чыгаручы илләр — Бөекбритания, Канада, Япония, РФ. Дөньяда (елына млн. тонналарда) 40-60, РФ-дә - ~20.

РФ-дә Урал тавы сөзәклекләрендә, Идел елгасы ярларында һ. б. урыннарда табылган. Тулы геологик бүлекләр (Урал буендагы һәм Рус платформасындагы түбән Пермь утырмалары), тау сыртлары һәм тау массивлары (Доломитлы Альп таулары, Италия) доломиттан тора. Каверналы доломитларда — нефть һәм битум ятмалары, тыгыз һәм көпшәк доломитларда мәрмәр ониксы һәм аметист булуы ачыкланган. Доломитның 72 чыганагы (акшар белән бергә) 71 млн м³ ка (2009) якын запас белән югары Пермь яшендәге утырмаларда билгеләнгән.

Файдалану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Янгынга каршы торучы материал.
  • Металлургиядә флюс өстәмәсе.
  • Химия сәнәгатендә, пыяла ясауда чимал.
  • Карстлану cәләтенә ия.
  • Суга чыдам портландцемент әзерләү өчен чимал.
  • Вак итеп төелгән доломит — бөҗәкләргә каршы көрәшү чарасы.
  • Биналарны тыштан-эчтән облицовкалау өчен плитәләр ясау өчен чимал.
  • Туфракның әчелеген киметү өчен доломит оны кулланыла. Туфракны магнийга, кальцийга баета.
  • Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетергәндә, дүртенче блокны томалаганда (бор, кургаш, туфрак белән бергә) файдаланылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сементовский Ю. В., Бобрикова Е. В. Минеральное сырьё. Доломит: Справочник. М., 1998;
  2. Геология твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. Казань, 1999.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]