Пыяла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Скифос. Төсле пыяла. Урта диңгезнең көнчыгыш ягы. I г. 1нче яртысы, Эрмитаж
Калифорниядәге пыяла тау, инг. Medicine Lake Volcano
Метеорит төшүдән тау токымында пәйда булган минерал. Беседнице, Чехия

Пыяла (фарсы телендә фарфор, фарфор яки пыяла савыт) — органик булмаган оксидлар эремәсен, тозларның сулы эремәләрен яки металларның сыек эремәләрен артык суыту нәтиҗәсендә алына торган органик булмаган үтә күренмәле каты аморф материал.

Пыяла төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер (күкерт, фосфор, углеродтан һәм кайсыбер металларкальций, хром, цинктан һ.б; шулай ук бериллий, цирконий, барий фторидларынан), күп (фторбериллатлы пыяла, металл галогенидлары нигезендә) компонентлы; составы буенча — боратлы, боросиликатлы (пирекс), силикатлы (кварц пыяла), фосфатлы, халькогалогенидлы һ.б.; агрегат хәле буенча — сыек (селтеле эретмәләр), күләмле кристаллаштырылган (ситаллар); катламларының саны буенча — бер катлы, күп катлы (ярчыксыз, бер берсенә ябештерелгән силикат пыяла пластинкаларыннан тора — триплекс, пентаплекс, полиплекс һ.б.); тәгаенләнеше буенча — төзелеш (тәрәз, полировкалы, бизәкле, арматураланган; архитектура-төзелеш — блоклар, пакетлар, формаланган пыяла, күбекле пыяла; пыяла көпшәләр), техник (оптика, химия лаборатория, мед., электр техникасы, электр изоляциялау, яктылык техникасы һ.б.), тара, сортлы (хрусталь, савыт-саба), махсус (лазер, фотохром, оптик һәм магнит активлы) һ.б. пыяла төрләре бар. Пыяла үзенчәлекләрен чималның составы билгели. Таза кварц пыяла (100% лы кремний диоксиды) югары температурага чыдамлыгы белән аерыла, металларның төрле оксидлары һәм берләшмәләренең өстәмәләре төрле төс, люминесценция, яктылыкка сизгерлек, фотохром, полихром үзенчәлекләр, агрессив мөхиткә һ.б. карата чыдамлык бирә.

Пыяла өрүче эш вакытында

Җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пыяланың төп өлеше — ул 70—75 % кремний двуокисе (SiO2), аны кварц комыннан чыгаралар. Икенче өлеше — кальций окисе (CaO). Ул пыяланы химик яктан нык итә һәм ялтыравыклы итә. Пыялага ул известь рәвешендә бара. Урта гасырларда аны агач көленнән яки суүсемнәрдән алалар. Известнякны беренче итеп Богемия пыялачылары XVII гасырда куша башлаганнар. Пыяланың өченче өлеше — селтеле металларның оксидлары — натрий (Na2O) һәм калийныкы (K2O). Аларның өлеше 16-17% тәшкил итә. Пыялага алар югары температура тәэсирендә окисьларга таркала торган сода (Na2CO3) яки поташ (K2CO3) буларак баралар.

Галимнәр безнең җирлектә табылган XII гасырга караган пыяла калдыкларын җентекләп өйрәнде. Элек зур биналар төзегәндә тәрәзә пыяласын да үзебездә ясаганнар икән. Төзелеш урынында пыяла эретә торган мичләр корганнар да, барлык эшләр тәмамлангач, мичне сүтеп ташлаганнар. Тәрәзә өчен пыяла ясаганда, аны куык сыман өреп кабартканнар һәм урталай кисеп, уклау белән [1] Пыяла ясау өчен агач яндырганнан соң калган көл,

Башкортстанда урындагы (балчык, доломит, кальцинирланган сода, каустик сода; “Газпром нефтехим Салават” ААҖ продукциясе — натрий сульфаты һәм силикаты) һәм читтән китерелгән (кварц ком) чимал нигезендә пыяла һәм аннан эшләнгән әйберләр җитештерү Красноусол пыяла заводы, “Туймазы фарфоры”, Октябрьски фарфор эшләнмәләр заводы (кара: Октябрьски керамик плитка һәм фарфор эшләнмәләр заводы) һ.б. предприятиеләрдә алып барыла. Пыяла җитештерү шихта (металл оксидлары, ярдәмче берләшмәләрнең катышмасы) әзерләү, ялкынлы һәм электр мичләрендә кайнату, эретмәдән эшләнгән әйберләргә форма бирү (сузу, прокатлау һ.б.), аларны яндыру, аннары механик, химик, термик юл белән эшкәртүне үз эченә ала. Продукциянең төп төре — табаклы пыяла. Туймазы медицина пыяласы заводы НС 1 (төссез), СНС 1 (яктылыктан саклый торган), МТО (медицина тарасы өчен төссез), ОС (кызгылт сары) маркалы пыяла өреп эшләнгән эшләнмәләр — ампулалар, пробиркалар, флаконнар, шешәләр, ш. ук художестволы һәм керамик эшләнмәләр һ.б. җитештерә; “Газпром нефтехим Салават” ААҖ — сыек пыяла; “Салаватстекло” — полировкалы, тәрәз, витрина, автомобиль, чыныктырылган һәм өч катлы пыяла, көзге, моллировкаланган эшләнмәләр һ.б.; “СТЕКЛОНиТ” ААҖ — кечкенә пыяла шарлар, ровинглар, җепләр, конструкцияле, фильтрлау, электр изоляцияләу өчен тукымалар, фильтрлау челтәрләре, махсус аппретура белән эшкәртелгән тулыландыручы пыяла оны, тукылмаган пыяла сүс материаллар һ.б; Октябрьский фарфор эшләнмәләр заводы — савыт-саба, диварларны эчке яктан тышлау һәм идәнгә түшәү өчен шакмаклар. Нефтехимия һәм катализ институтында сыек пыяла һәм аның реологик үзенчәлекләрен, структуралану сәләтен көйләү, ябешү үзенчәлекләрен яхшырту, ябештерелгән материалларның калтаюын киметү өчен глицерин өстәмәләре белән аны модификацияләу буенча тикшеренүләр үткәрелә.

Кабат куллану һәм пыяла калдыкларыннан котылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел саен Русия базарына 1,5 миллиард данә пыяла шешә кертелә. Бер кешегә бу елына 100 данә дигән сүз. Пыяланы эретү өчен 800 градус җылылык кирәк. Димәк, шешә ясаганда бик күп электроэнергия сарыф ителә. Шуңа күрә алга киткән илләрдә бер кулланылган пыяла савытларын кабат файдаланалар. Алманиядә, мәсәлән, 90 процент шешә кабат кулланышка керә. Алманиядә кулланышта булган шешәләрне ваклап, әйтик, асфальт юл түшәгәндә дә кушалар. Машина фарасында андый юллар аеруча якты күренә. Ә Русиядә, киресенчә, 2012 елдан Таможня берлеге пыяла савытларны алкоголь эчемлекләр һәм балалар ризыклары җитештерүчеләргә икенче-өченче файдалануны тыйган канун гамәлгә кертте. Димәк, шешәләр суда, туфракта селте микдарын арттырып аунап ятар. Ә пыяланың таралу вакыты билгесез. Мисырда, мәсәлән, 5 мең ел вакыт җир катламында ятып та черемәгән пыяла әйбер табылган.[2]


Оптик пыяла[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оптик пыяла — махсус составлы үтә күренмәле, төрле оптик җиһазлар ясау өчен кулланыла. Гади техник пыяладан чисталыгы, төссезлеге, бертөрлелеге, билгеләп куелган яктылыкны сындыру сәләте, дисперсиясе белән, уалучан, каты, химик реагентлар, радиация һ.б тәэсиренә чыдам булуы белән аерылып тора. Аның механик ныклыгы өске йөзенең сыйфатына бәйле. Оптик пыяла «пешергәндә» чиста кремнезем, сода, бор кислотасы кулланыла, кайвакытта — барий тозы, кургаш оксиды, фторидлар кушалар.

Оптик җиһазлар: микроскоп, телескоп, күзлек һ.б. ясаганда кулланыла. Оптик микроскоп ярдәмендә күзгә күренми торган предметларны күрергә мөмкин. Өйрәнелә торган материал микроскопның предмет өстәленә куела һәм астан көзге белән яктыртыла. Ике линзалы объектив окуляр алдында предметның зурайтылган рәсемен барлыкка китерә. Ә окуляр аны тагы да зурайта. Горизонтоскоп дигән прибор вертикаль торбадан (өске көзгене объектка карата көйләү өчен) һәм торбаны вертикаль күчәрдә әйләндерүче механизмнан тора.

Пыяла сүс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүс итеп ясалаган рәвештә пыялага хас булмаган сыйфатларга ия: ул кырылмый, сынмый, шуның урынына ансат бөгелә-сыгыла. Пыяла сүсеннән ясалган материаллар янмаучанлык, коррозия һәм биойогынтыга түземлелек, гаять югары чыдамлылык һәм чагыштырмача аз тыгызлылык кебек кыйммәтле хасиятләргә ия. Моннан тыш, аларның оптик; электр, җылылык һәм тавышны изоляцияләү кебек искиткеч хасиятләре дә бар. Алар төзелештә һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә (автомобиль сәнәгате, суднолар һәм самолетлар ясау, халык куллана торган товарларны җитештерү) торган саен күбрәк кулланыла бара. Алабугада җитештерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шәвәлиева: Татарстанга Осталар йорты кирәк
  2. Пыяла йорт турында хыял // Мәдәни җомга. 3 май 2012 ел. 12 бит.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:
  • Аллен А.А. Химия стекла. Л., 1970.
  • Михаил Ломоносов. Письмо о пользе стекла. — М. В. Ломоносов. Избранные произведения. Т. 2. История. Филология. Поэзия. «Наука». Москва. 1986. С.234-244
  • Качалов Н. Стекло. Издательство АН СССР. Москва. 1959.
  • Мазурин О. В., Порай-Кошиц Е. А., Шульц М. М. Стекло: природа и строение. Л.: Знание. 1985
  • Шульц М. М. О природе стекла // Природа № 9. 1986
  • Paul A. (Amal). Chemistry of glasses. — 2nd. ed. London — New York. Chapman and Hall. 1990 ISBN 0-412-27820-0
  • Безбородов М. А. Химия и технология древних и средневековых стёкол. М., 1969
  • Лукас А. Материалы и ремесленные производства древнего Египта. М., 1958
  • Галибин В. А. Состав стекла как археологический источник. Л., 1889
  • Античное стекло в собрании Эрмитажа. Автор-составитель Нина Кунина. Санкт-Петербург.: АРС. 1997 ISBN 5-900351-15-7
  • Mittelalterliche Glasmalerei in der DDR. Katalog zur Ausstellung im Erfurter Angermuseum. Berlin. 1989
  • Neue Forschungen zur mittelalterliche Glasmalerei in der DDR. Berlin. 1989
  • Рагин В. Ч., Хиггинс М. К.,. Искусство витража. От истоков к современности. М.: Белый город. 2003 ISBN 5-7793-0796-9
  • Испанское стекло в собрании Эрмитажа. Автор-составитель О. Э. Михайлова. Л.: Аврора. 1970
  • Русское и советское художественное стекло. К XV Международному конгрессу по стеклу. Каталог выставки. Государственный Эрмитаж. Л.: Внешторгиздат. 1989
  • Шедевры американского стекла. Из коллекции Музея стекла в Корнинге и Музея искусства в Толидо. Каталог выставки. Государственный Эрмитаж. М.: Советский художник. 1990 ISBN 5-269-00590-5
  • Russian Glass of the 17th—20-th Centuries. A special exhibition. A Corning Museum of Glass. Corning, New York. 1990 ISBN 0-87290-123-8
  • Рожанковский В. Ф. Стекло и художник. «Наука». Москва. 1971
  • Helmut Ricke. New Glass in Evrope. 50 Artists — 50 Concepts. Düsselgorf im Ehrenholf Glasmuseum Hentrich. Düsselgorf. 1991
  • Nordrhein-Westfalen: Spitzenland für Glass. Ministerium für Wirtschaft, Mittelstand und Technologie des Landes Nordrhein-Westfalen. Düsselgorf. Druck: Duisburg. 1990