Рөстәм Юскаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Юскаев latin yazuında])
Рөстәм Юскаев
Рустэм Юскаев
Туган телдә исем Рөстәм Михаил улы Юскаев
Туган 3 декабрь 1963(1963-12-03) (60 яшь)
Сарытау өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре кино һәм театр артисты
Бүләк һәм премияләре «Чайка» театр премиясе (2004)

Рөстәм Юскаев (Рөстәм Михаил улы Юскаев, рус. Рустэм Михайлович Юскаев) – театр һәм кино артисты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2010). Мәскәүдә «Петр Фоменко остаханәсе» театрында эшли.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 3 декабрендә Сарытау өлкәсендә туган. Урта мәктәпне бетергәч, Сарытау дәүләт университетының психология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, ике ел хәрби заводта үз һөнәре буенча эшли. 1987 елда Мәскәүгә югары режиссура курсларына укырга килә, ләкин ул елны әлеге курсларга укучылар кабул итү булмый. Р. Юскаев ГИТИСны (П. Фоменко остаханәсен) тәмамлый (1992). Остазы аны үзе оештырган «Петр Фоменко остаханәсе» театрына эшкә чакыра. Артист хәзер дә әлеге театрда әйдәүче артист булып хезмәт итә.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Петр Фоменко остаханәсе» театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сугыш һәм солых».
князь Курагин ролендә
Рөстәм Юскаев
Рөстәм Юскаев
«Агуланган туника».
Трапезонд патшасы ролендә
  • Балаганчик (А. Блок) - шагыйрь
  • Шайодан акылсыз (Безумная из Шайо, Ж. Жироду) – исемсез
  • Кыргыйлар (Варвары, М. Горький) - Цыганов
  • III дәрәҗә Владимир (Владимир III степени, Н. Гоголь) - Александр Иванович Пролетов
  • Уникенче төн (Двенадцатая ночь, В. Шекспир) - Орсино
  • Җитди булу ничек әһәмиятле (Как важно быть серьезным, О. Уайльд) - Джон Уортинг
  • Авылда бер ай (Месяц в деревне, И. Тургенев) - Ракитин
  • Маҗара (Приключение, М. Цветаева) - Педант
  • Гафу ит безне, Жан-Батист (Прости нас, Жан-Батист! Ж.-Б. Мольер) - Философ
  • Уңыш бәйрәменә биюләр (Танцы на праздник урожая, Б. Фрил) - Джерри
  • Таня-Таня (О. Мухина) - Эшче
  • Чичиков. Үле җаннар, икенче том (Н. Гоголь) - Хлобуев, полковник Кошкарев
  • Сугыш һәм солых (Война и мир, Л. Толстой) - Граф Ростов, князь Курагин
  • Бүреләр һәм сарыклар (Волки и овцы, А. Островский) - Мурзавецкий
  • Агуланган туника (Отравленная туника, Н. Гумилев) - Трапезонд патшасы
  • Иң әһәмиятлесе (Самое важное, М. Шишкин) - Городецкий, Л., Серый, Поляков, Пат, табиб, ата, гид
  • Өч кыз туган (Три сестры, А. Чехов) - Вершинин [2]

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 — «Яучы» (Сваха) — Роман, психолог
  • 2005 — «Павлов эте» (Собака Павлова) — Николай, Ксюшаның әтисе
  • 2003 — «Истирхәт кылу» (Прогулка) — эпизод
  • 1995 — «Ясалма чынбарлык» (Самодельная истина)[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2004 – Чайка театр премиясе
  • 2010 - Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]