Эчтәлеккә күчү

Иркутск өлкәсе

57°22′00″ т. к. 106°00′00″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иркутск өлкәсе latin yazuında])
Иркутск өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 26 сентябрь 1937
Сурәт
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Иркутск
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы IRKT[d] һәм Азия/Иркутск[d][3]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Байкал күле
Геомәгълүматлар Data:Russia/Irkutsk.map
Иң югары ноктасы Пик Мартена[d]
Башкарма хакимият башлыгы Игорь Кобзев[d]
Башкарма хакимият Иркутск өлкәсе губернаторы[d] һәм Иркутск өлкәсе хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Иркутск өлкәсе законнар чыгару җыелышы[d]
Халык саны 2 322 292 (1 гыйнвар 2025)[4]
Административ бүленеше Братский район[d][5], Зиминский район[d][5], Иркутский районы[d][5], Тулунский район[d][5], Усольский район[d][5], Усть-Илимский район[d][5], Черемховский район[d][5], Аларский район[d][5], Балаганский район[d][5], Баяндаевский район[d][5], Бодайбо районы[d][5], Боханский район[d][5], Жигаловский район[d][5], Заларинский район[d][5], Казачинско-Ленский район[d][5], Катангский район[d][5], Качугский район[d][5], Киренский район[d][5], Куйтунский район[d][5], Мамско-Чуйский район[d][5], Нижнеилимск районы[d][5], Нижнеудинский район[d][5], Нукутский район[d][5], Ольхонский район[d][5], Осинский район[d][5], Слюдянский район[d][5], Тайшетский район[d][5], Усть-Кутский район[d][5], Усть-Удинский район[d][5], Чунский район[d][5], Шелеховский район[d][5], Эхирит-Булагатский район[d][5], Ангарский городской округ[d][5], Иркутск шәһәр округы[d][5], Город Саянск[d][5], Город Усть-Илимск[d][5], Городской округ город Тулун[d][5], Городской округ город Черемхово[d][5], Зиминское городское муниципальное образование[d][5], Муниципальное образование города Братска[d][5], Муниципальное образование города Усолье-Сибирское[d][5], Свирское муниципальное образование[d][5] һәм Усть-Ордынский Бурятский округ[d][5]
Нәрсә белән чиктәш Красноярск крае, Тыва, Бурятия, Байкал арты крае һәм Якутия
Алыштырган Иркутск губернасы
Кулланылган тел карагас теле[d], тофа теле һәм якут теле
Мәйдан 774 846 км²
Рәсми веб-сайт irkobl.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география Иркутск өлкәсе географиясе[d]
Феноменның икътисады Иркутск өлкәсе икътисады[d]
Номер тамгасы коды 38 һәм 138
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Иркутск өлкәсендә җирләнгәннәр[d]
Карта
 Иркутск өлкәсе Викиҗыентыкта

Иркутск өлкәсе (рус. Иркутская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Көнчыгыш Себер экономик районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Иркутск шәһәре.

1937 елның 26 сентябрьдә нигезләнгән.

Иркутск өлкәсенең губернаторы — Игорь Иванович Кобзев (2020 елдан).

Канунбирү мәҗлесе 45 депутаттан тора, мәҗлеснең рәисе — Алекса́ндр Ви́кторович Веде́рников.

Мәйданы 767,9 мең км². Урта Себер яссытаулыгының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Көньяк-көнбатышта — Көнчыгыш Саян таулары, төньяк-көнчыгышта Төньяк Байкал һәм Патом таулыгы урнашкан.

ЯкРегион
Төньяк-көнчыгышЯкутия, Байкал арты крае
КөнчыгышБурятия
Көньяк-көнбатышТыва
КөнбатышКрасноярск крае

Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә зур ташкүмер чыганаклар да тупланган: Черемхау, Тулун бассейннарында.

Күп нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ковыкта, Ангара-Лена, Ангара-Илим һәм Чикан газ; Югары Чона, Яракта, Дулисьма, Марково, Данилово нефть һәм газ чыганагы.

Климаты — кискен континенталь.

Байкал - иң зур күл Россияда.

Иркутск, Братск, Усть-Илимск, Богучан (2013 елдан) сусаклангычлар бар.

Ангара, Лена, Ока, Иркут, Китой, Уда, Бирюса, Катанга, Мама, Витим h.б.

Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, таулы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.

Урманлылык - 70 %.

Нерпа - уникаль хайван Байкал күле кырында тора.

Өлкәдә тыюлыклар оештырылган:

  • Байкал буе тыюлыгы
  • Байкал-Лена тыюлыгы

Моны да карагыз: Иркутск губернасы

Халык исәбе 2408 мең кеше (2011), аларның 79,3 % шәһәрләрдә торалар (урбанизация каты).

Руслар — 89,9 %, бурятлар — 3 %, украиннар — 2 %, татарлар — 0,9 % һ.б. Белоруслар, чуашлар, башкортлар, тофалар, эвенклар һ.б. да тора.

Татарлар Иркутск (6,7 мең кеше), Ангарск (3 мең), Братск (2,3 мең), Черемхово (2,1 мең), Усолье-Сибирское (1,8 мең), Тайшет (1 меңләп) шәһәрләрендә, Усть-Орда бурят округында (4,4 мең), Залари, Нукут, Чуна, Оса районнарында яши. 6 татар, 23 катнаш торак пункты бар.

Татар халкы Себер татарларыннан һәм Идел-Урал регионыннан чыккан кешеләрдән тора. Иркутск өязенә күченгән татарларның беренче җәмгыяте 19 йөз уртасында оештырыла (Биликтуй һәм Новоямский авыллары). 19 йөз ахыры - 20 йөз башында Иркутск, Нижнеудинск шәһәрләрендә, Усолье-Сибирское, Черемхово, Залари, Голуметь, Александровский, Слюдянка, Култук, Зима, Тайшет авылларында, яңа җирләргә күченгән Кулиш, Тарея, Долгановский, Черемшанка, Харагун, Шаховская һ.б. торак пунктларда татар җәмгыятьләре оештырыла. Татар халкы ташкүмер шахталарында, төзелештә эшли; игенчелек, олаучылык, сәүдә белән шөгыльләнә.  

1898 елда Иркутскида җамигъ мәчет ачыла, аның каршында ир балалар өчен мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп эшли. Татарлар урнашкан башка җирләрдә дә мөселманнарның гыйбадәт кылу урыннары, уку йортлары була.  

1905-17 елларда Иркутскида Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыяте, «Бертуган Шәфигуллиннар һәм Әхтәмовларның сәүдә йорты» эшли. 

1920-елларда Иркутск өлкәсе территориясендә 40лап татар мәктәбе, балалар йортлары (Иркутскида - 2, Нижнеудинск, Голуметь, Манзуркада - 1 әр), М. Вахитов исемендәге эшчеләр клубы һәм пионерлар коммунасы (Иркутск), китапханәләр, уку өйләре (Иркутск, Черемхово, Залари, Голуметь, Зима, Николаевский Завод) була. 

Хәзерге вакытта милли-мәдәни үзәкләр Иркутскида, Ангарскида, Черемховода, Усолье-Сибирскоеда, Братскта, шәһәр тибындагы Залари, Оса һәм Новонукутский посёлокларында; Халык иҗаты йортлары, төбәк этнографик-тарихы музее (Залари, Кулиш), «Бүләк» халык фольклор коллективы (Иркутск) эшли.

Оса, Залари, Чунский районнары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла. Иркутск, Ангарск, Черемховода якшәмбе татар сыйныфлары эшли.[7]

Иркутск өлкә мөселман җәмгыятенә теркәлгән 8 мөселман җәмгыяте керә (2004). 5ләп мәчет (Иркутск, Ангарск, Черемхово, Тайшет, Усолье-Сибирское, Оса, Шаховская һ.б.) эшли.

Тофалар (карагаслар) төрки халык ул. Тофалар исәбе 700ләп кеше. Алар Түбән Удинск (Нижнеудинск) районда тора - Алыгҗер, Югары Гутара һәм Нерха.

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иркутск өлкәсе үз эченә 9 шәһәр округ һәм 33 муниципаль район ала.

Хәзерге вакытта Иркутск өлкәсе 33 районга бүленә.

Харитада
Исем Код ОКАТО Халык (2006),
мең кеше
Мәйдан,
мең км²
Тыгызлык,
кеше/км²
Идарә
үзәге
Иркутск 25 401 000 000 579,2
1 Алар районы 25 123 000 000 25,8 2,7 9,6 Кутулик
2 Ангарск районы 25 203 000 000 262,8 1,15 228,5 Ангарск
3 Балаган районы 25 201 000 000 10,6 6,6 1,6 Балаган
4 Баяндай районы 25 125 000 000 12,8 37,6 0,34 Баяндай
5 Бодайбо районы 25 202 000 000 27,3 92,0 0,3 Бодайбо
6 Бохан районы 25 126 000 000 27,0 3,7 7,3 Бохан
7 Братск районы 25 204 000 000 64,2 33,66 1,9 Братск
8 Жигалово районы 25 206 000 000 10,7 2,3 4,7 Жигалово
9 Залари районы 25 208 000 000 35,1 7,54 4,7 Залари
10 Зима районы 25 210 000 000 15,0 7,0 2,14 Зима
11 Иркутск районы 25 212 000 000 68,6 9,2 7,5 Иркутск
12 Казачинское-Лена районы 25 214 000 000 20,9 33,3 0,6 Казачинское
13 Катанга районы 25 216 000 000 4,3 139,0 0,03 Ербогачен
14 Качуг районы 25 218 000 000 23,0 31,4 1,4 Качуг
15 Киренск районы 25 220 000 000 22,6 43,8 0,51 Киренск
16 Куйтун районы 25 222 000 000 35,7 11,2 3,2 Куйтун
17 Мама-Чуя районы 25 224 000 000 6,3 43,0 0,15 Мама
18 Түбән Илим районы 25 226 000 000 18,9 Железногорск-Илимский
19 Түбән Уда районы 25 228 000 000 35,5 50,0 0,71 Түбән Уда
20 Нукут районы 25 132 000 000 16,9 2,4 7,0 Новонукутский
21 Ольхон районы 25 230 000 000 9,1 15,9 0,57 Еланцы
22 Оса районы (Иркутск өлкәсе) 25 133 000 000 4,4 Оса
23 Слюдянка районы 25 234 000 000 43,7 5,3 8,25 Слюдянка
24 Тайшет районы 25 236 000 000 87,4 27,8 3,14 Тайшет
25 Тулун районы 25 238 000 000 28,1 13,5 2,1 Тулун
26 Усолье районы (Иркутск өлкәсе) 25 240 000 000 51,2 6,9 7,4 Усолье-Сибирское
27 Усть-Илимск районы 25 242 000 000 22,2 36,8 0,60 Усть-Илимск
28 Усть-Кут районы 25 244 000 000 55,1 34,6 1,59 Усть-Кут
29 Усть-Уда районы 25 246 000 000 16,3 20,4 0,8 Усть-Уда
30 Черемхово районы 25 248 000 000 30,7 9,9 3,1 Черемхау
31 Чуна районы 25 250 000 000 Чунский
32 Шелехов районы 25 255 000 000 62,5 Шелехов
33 Эхирит-Булагат районы 25 137 000 000 31,6 5,2 6,1 Усть-Ордынский

Сәнәгатьнең төп тармаклары: таудан казып чыгару (ташкүмер, тимер рудасы, алтын, эслүдә, гипс, тоз, нефть, газ), машина төзү (авиатөзү), химия hәм нефть химиясе, агач эшкәртү hәм целлюлоза-кәгазь, урман химиясе.

Братск, Иркутск, Мамакан, Усть-Илим ГЭСлары бар.

Иркутск авиатөзелеш завод эшли (ИАЗ, корпорация "Иркут").

Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Братск һәм Усть-Илимск - агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате үзәкләр.

Химия, газ hәм нефтьгаз химиясе сәнәгате

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ангарск - "Ангарск нефть химия компаниясе" (нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары). Алар бензин, кирәсин һәм нефтепродуктлар җитештерә.

Саянск - "Саянскхимпласт" (полимерлар).

Усть-Кут - "Иркутск полимерлары заводы"

Башка сәнәгать төрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туризм һәм рекреация

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газетаРоссия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  2. ОКТМО
  3. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  4. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2025 г. и в среднем за 2024 г. и компоненты её измененияРосстат, 2025.
  5. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  6. Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-02-15
  7. Татар энциклопедиясе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-23