Бензин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бензин latin yazuında])

Бензиннефть продуктларын куганда аерылып чыга торган янучан төссез сыеклык. 40 тан алып 200 °С ка кадәр температура интервалында кайный, C5—C11 углеводородларыннан тора. Бензин пешкәкле двигательле автомашиналар һәм очкычлар өчен ягулык итеп файдаланыла.

Нормаль төзелешле парафиннар детонациягә аеруча чыдамсыз.Тармакланган төзелешле, шулай ук чиксез һәм ароматик углеводородлар детонациягә тотрыклырак, аларның янучан катнашмасын ныграк кысарга мөмкин, димәк, алар зуррак егәрлекле двигательләр эшләргә мөмкинлек бирәләр.

Октан саны – ягулыкның яну (шартлау) тизлеген күрсәтә торган зурлык. Нефтьтән алына торган бензиннарның, бигрәк тә парафинга бай нефтьтән алына торганнарының, октан саннары чагыштырмача түбән була. Махсус эшкәртү юлларын кулланып, октан саны зуррак булган бензин табалар.

Нефтьтәге углеводородларның тагы да очучанрак матдәләргә таркалу процессы крекинг дип атала (инглизчә ингл. cracking — таркалу). Крекинг нефтьтән бензин чыгышын шактый арттырырга мөмкинлек бирә.