Транссебер магистрале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Транссебер магистрале latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Транссеб схемасы.
Магистраленең тарихи маршруты кызыл төс белән, Байкал-Амур магистрале яшел төс белән, төньяк маршрут күк төс белән, көньяк маршрутының өлеше кара төс белән күрсәтелгән

Транссебер тимер юл магистрале (Транссеб), Бөек Себер юлы (тарихи исем) — Мәскәү (көньяк юл) һәм Питырбурны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыручы тимер юл. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә — бу озынлык буенча дөньяда икенче тимер юл.[1][2] Юлның иң биек ноктасы — Яблон үткеле (диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге 1019 метрны тәшкил итә)[3][4]. 2002 елда юл тулысынча электрлаштырылган.[5]

Тарихи яктан Транссеб булып МиясВладивосток өлеше санала, нәкъ бу өлеш 1891—1916 елларда төзелгән булган; аның озынлыгы — якынча 7 мең километр.

Транссеб Русиянең көнбатыш, төньяк һәм көньяк портларны, Аурупага тимер юл чыгуларны (Питырбур, Мурманск, Новороссийск) Тын океан портлары һәм Азиягә тимер юл чыгулары (Владивосток, Находка, Забайкальск) белән бәйли.

Транссеб юнәлшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк
Мәскәү — Ярыслау — Киров — Пирем — Екатиринбур — Төмән — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.
Яңа
Мәскәү — Нижгар — Киров — Пирем — Екатиринбур — Төмән — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.
Көньяк
Мәскәү — Мөрәм — Арзамас — Канаш — Казан — Екатиринбур — Төмән яки Кызылъяр — Омск — Барнавыл — Новокузнецк — Абакан — Тайшет — ӨркетУлан-УдэЧитаХабарауВладивосток.
Тарихи
Мәскәү — Рәзән — Рузай — Самар — Уфа — Мияс — Чиләбе — Курган — Кызылъяр — Омск — Новосибирск — Красноярск — Владивосток.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]