Көнбатыш Себер тигезлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнбатыш Себер тигезлеге latin yazuında])

Көнбатыш Себер тигезлеге
Көнбатыш Себер тигезлеге Көнбатыш Себер харитасында (таулы районнна пунктир белән күрсзтелгәннәр)
Көнбатыш Себер тигезлеге Көнбатыш Себер харитасында (таулы районнна пунктир белән күрсзтелгәннәр)
62°00′00″ т. к. 76°00'00" кч. о. (G) (T)
ИлләрРусия Русия
Казакъстан Казакъстан
Төньяктан көньякка озынлыгы2500 км
Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы1900 км
Мәйдан2,6 млн. км²
ЕлгаларОб, Иртеш
Көнбатыш Себер тигезлеге (Русия)



Көнбатыш Себер тигезлеге — дөньяның иң эре тигезлегләрнең берсе. Ул Урал тауларыннан алып Урта себер яссы таулыгына кадәр бөтен Көнбатыш Себерне биләп тора. Тигезлекнең иң зур өлеше Россия составына керә һәм аның мәйданының 1/7 өлешен тәшкил итә.

Үсемлекләр: төньякта — тундра, үзәк өлешендә — тайга, көньякта — дала.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы якынча 2,6 млн кв. км. тәшкил итә.[1] Төньяктан көньякка озынлыгы — 2500 км, көнбатыштан көнчыгышка — 1900 км. Тигезлек җирләре көньятан төньякка таба түбәнәя. Тиегезлек күбесенчә 100 метрга кадәр биеклекләр белән искиткеч тигез рельефына ия, тик көньякта, көнчыгышта һәм көнбатышта 300 метрга кадәр булган биеклекләрне очрап була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тигезлекнең климаты континеталь. Кышын тигез өстендә уртача киңлекләрнең саклын массалары өстелек итәләр, ә җылы вакытында түбән басымы өлкәсе оеша һәм Төньяк Атландикадагы дымлы һава массалар бирегә ешрак җитә алалар.

Гыйнварның урта температуралары — -28…-16 °C, июльнең урта температуралары — 4…22 °C. Вегетация чоры кырый төньягында 175 — 180 көн тәшкил итә. Явымнар күбесенчә көнбатыштан килгән һава массалары тарафыннан июль һәм август айларында китереләләр.

Еллык явымнар саны 200—250 ммдан (тундрада һәм далада) 500 — 600 ммга (урман зонасында) кадәр үзгәртеп тора. Кар капламы зурлыгы 20-30 см (далада) — 70—100 (Енисей буендагы районнарда).

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре нефть һәм газ чыгынкалары бар (Көнбатыш Себер нефть-газлы бассейны).[1]

Тигезлекләр вә калкулыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ишем тигезлеге
  2. Кулунда тигезлеге
  3. Бараба түбәнлеге
  4. Васюган тигезлеге
  5. Себер уваллары
  6. Иртеш буе тигезлеге

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]