Рузай
| Рузай | |
|---|---|
| Байрак | Илтамга |
| Нигезләнү датасы | 1631 |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Рузай районы, Городское поселение Рузаевка[d][1] һәм Рузаевский уезд[d] |
| Административ-территориаль берәмлек | Рузай районы |
| Халык саны | 42 124 (2024)[2] |
| Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 220 метр |
| Бүләкләр | |
| Почта индексы | 431440 |
| Җирле телефон коды | 83451 |
Рузай (рус. Рузаевка, мукш. Орозай, эрз. Оразай ош) – Мордовия Республикасында шәһәр, Рузай районы үзәге. Республика башкаласы Саранск шәһәреннән 19 км еракта.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рузай Пешлә авылы белән бер чорда пәйда булган. Профессор И.Д.Воронин «Иске Рузаевка тарихыннан» дигән мәкаләсендә: «1631 елда Инсар өязе судындагы Пешлә, Нурлы, Пайгарма елгалары буендагы җирләр Төмән татары Ураз морзаның (князь) карамагында. Шул елда Ураз Тәнкәчиевләр кабиләсе карамагындагы ике татар авылы барлыкка килә: «Урузаевка татар авылы һәм Татар Пешләсе авылы»,- дип язылганны раслый.[3]
Уразай авылы хәзерге тимер юл вокзалыннан көньягракта урнашкан булган.
Пенза губернасының Инсар өязенә керә. 1918 елда Рузаевка өязе барлыкка килә. 1930 елдан Рузаевка районы үзәге.
Рузай станциясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рузай шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. 1893 елда булачак Мәскәү-Казан тимер юлында Сасовтан (Рязань губернасы) Рузайга кадәр поездлар йөри башлый. 1895 елда Рузайдан Пензага кадәр хәрәкәт ачыла. 1898 елдан Рузайдан составлар Сызранга йөри башлый. 1900 елда төньякка – Красный Узелга хәрәкәт ачыла. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр.
Шәһәрдә эре сәнәгать ширкәтләре эшли.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| 1931[4] | 1939[4] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~9 700 | ~17 100 | 24 909 | 41 084 | 48 811 | 51 034 | 49 790 | 47 529 |
Милли состав: руслар — 75,9%, мордва — 14,9%, татарлар — 5,5%.[11]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ ОКТМО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2024 года — Росстат, 2024.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-05-10
- ↑ 4,0 4,1 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/ruzajevka/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-01
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01
