Мордовиянең административ-территориаль бүленеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Мордовия Республикасы хәзерге вакытта 22 административ районга һәм 3 республика буйсынудагы шәһәргә бүленә.

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү]

Муниципаль районнар[үзгәртү]

Мордовиянең административ бүленеше
Муниципаль
берәмлек
Административ
үзәге
Эрзәчә исем Мокшача исем Халык саны Мәйдан
1 Ардатов районы Ардатов Орданьбуе Ардатовань район 28350 1192,5
2 Атюрьево районы Атюрьево Атюрьбуе Атерень район 9933 826,1
3 Атяшево районы Атяшево Отяжбуе Атяшевань район 19476 1 095,8
4 Олы Березники районы Олы Березники Покш Килейбуе Оцю Березниконь район 13572 957,7
5 Олы Игнатово район Олы Игнатово Покш Игнадбуе Оцю Игнатовань район 8439 834,2
6 Дубёнки районы Дубёнки Тумобуе Дубёнкань район 13684 896,9
7 Ельники районы Ельники Кузбуе Ельниконь район 11917 1056
8 Зубова Поляна районы Зубова Поляна Пейкужо буе Зубунь район 60532 2710
9 Инсар районы Инсар Инесаро буе Инзарань район 13707 968,6
10 Ичалки районы Кемля Ицял буе Ичалконь район 20793 1265
11 Кадошкино районы Кадошкино Кадоньбуе Кадажень район 7706 618,6
12 Ковылкино районы Ковылкино Ковёлбуе Лашмонь район 48000 2015,7
13 Кочкурово районы Кочкурово Кочкурбуе Кочкуровань район 10640 816,46
14 Краснослободск районы Краснослободск Якстерекуро буе Ошень район 26521 1379,4
15 Ләмбрә районы Ләмбрә Лямбирьбуе Лямбирень район 32883 852
16 Рузай районы Рузай Оразайбуе Орозаень район 66537 1089,5
17 Ромоданово районы Ромоданово Рамаданбуе Ромодановань район 20347 820,8
18 Иске Шайгово районы Иске Шайгово Ташто Шайгабуе Сире Шяйгавонь район 13604 1419,4
19 Темников районы Темников Чополтбуе Темникавонь район 17397 1936,8
20 Теньгушево районы Теньгушево Теньгушбуе Теньгжелень район 12494 845,94
21 Тәрби районы Тәрби Торбейбуе Тарбеень район 21184 1128,92
22 Чамзинка районы Чамзинка Чаунзабуе Чамзинкань район 31724 1009,5

Республика буйсынудагы шәһәрләр[үзгәртү]

Муниципаль
берәмлек
Эрзәчә исем Мокшача исем Халык саны Мәйдан
1 Саранск Саранош Саран ош 324981 383
2 Рузай Орозай Оразай ош 47529 27
3 Ковылкино Ковёл Лашма 21347 41

Тарих[үзгәртү]

1928 елның 16 маендагы БҮБК «Урта Идел өлкәсенең округлары, районнары һәм аларның үзәкләре турында» карары белән Мордва округы оештырыла (үзәге — Саранск).

Иң башта округ 23 районга бүленгән: Ардатов, Атяшево, Ачадово, Беднодемьян, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Инсар, Ковылкино, Козловка, Кочкурово, Краснослободск, Наровчат, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Талызинг, Темников, Теньгушево, Тәрби, Чамзинка.

1930 елның 30 гыйнварындагы БҮБК карары белән Мордва округы Урта Идел крае составындагы Мордва автономияле өлкәсенә үзгәртеп корылган (чикләрнең кайбер үзгәрешләре белән; кайбер авыл советлары Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород крае һәм Урта Идел краеның Пенза округы составларына күчкәннәр).

Мордва автономияле өлкәсе 22 районга бүленгән: Ардатов, Атяшево, Ачадово, Олы Березники, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Инсар, Ичалки, Ковылкино, Козловка, Кочкурово, Краснослободск, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Темников, Теньгушево, Тәрби, Чамзинка.

1933 елның 20 июлендә Ләмбрә районы барлыкка килгән.

1934 елның 20 декабрьдагы БҮБК карары белән Мордва автономияле өлкәсенә Урта Идел крае составындагы Мордва Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корылган.

1935 елның 25 гыйнварында БҮБК Мордва АССРның яңа район челтәре раслау турында карарын кылган: Ардатов, Атяшево, Олы Березники, Дубёнки, Ельники, Зубова Поляна, Игнатово, Инсар, Ичалки, Кадошкино, Ковылкино, Кочкурово, Краснослободск, Ләмбрә, Ромоданово, Рузай, Рыбкино, Саранск, Иске Шайгово, Темников, Теньгушево, Тәрби, Чамзинка.

1936 елда Мордва АССР Куйбышев крае составыннан аерылып чыгарылган.

1937 елның 10 маендагы БҮБК карары белән яңа 7 район барлыкка килгән: Атюрьево, Вертелим, Козловка, Лада, Пурдошки, Иске Синдрово, Ширингуши.

1938 елда Вертелим районының үзәге Мельцаныга күчерелә, район исеме Мельцаны районы итеп үзгәртелгән.

1944 елның 10 февралендагы БҮБК карары белән яңа 2 район барлыкка килгән: Болдово һәм Майдан.

1938 елда Майдан районының исеме Кочелаево районы итеп үзгәртелгән.

1959 елның 14 мартындагы БҮБК карары белән 7 район бетерелгән: Болдово, Козловка, Кочелаево, Лада, Саранск, Иске Синдрово, Ширингуши.

1962 елның 14 декабрьдагы Мордва АССР Югары Советы президиумы карары буенча 25 бар булган район урынына 10 авыл районы барлыкка килгәннәр: Ардатов, Атяшево, Ковылкино, Краснослободск, Ромоданово, Рузай, Иске Шайгово, Темников, Тәрби, Чамзинка; башка районнар бетерлгәннәр.

1962 елның 30 декабрьдагы Мордва АССР Югары Советы президиумы карары белән Зубова Поляна сәнәгый районы барлыкка килгән.

1964 елның 4 мартындагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән яңа 2 авыл районы барлыкка килгән: Атюрьево һәм Олы Березники.

1965 елның 12 гыйнварындагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән авыл районнары һәм Зубова Поляна сәнәгый районы гади районнарга үзгәртеп корылалар; яңа 6 район барлыкка килә: Олы Игнатово, Дубӗнки, Ельники, Зубова Поляна, Кочкурово, Теньгушево.

1966 елның 6 декабрендагы РСФСР Югары Советы президиумы карары белән яңа Ләмбрә районы барлыкка килгән.

1991 елның 13 мартындагы Мордва ССР Югары Советы президиумы карары белән Кадошкино районы барлыкка килгән.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]