Ельник районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ельник районы latin yazuında])
(Ельники районы битеннән юнәлтелде)
Ельник районы
Ил

Россия

Статус

Район

Республика

Мордовия

Административ үзәк

Ельник

Нигезләү датасы

1935

Район башлыгы

Гулькина Татьяна Гаврила кызы[1]

Халык саны  (2010)

11 995 кеше

Мәйдан

1056,05 км²[2]

Карта

Автомобиль номерлар коды

13

http://www.e-mordovia.ru/combo/view/92

Ельник районы (эрз. Кузбуе, мукш. Ельниконь аймак, рус. Ельниковский район) — Мордовия Республикасында муниципаль район. Мордовия Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1056 км². Халкы — 12147 кеше (2009), шул исәптән 1140 татар.

Үзәге — Ельники авылы (Саранск шәһәреннән 137 км төньяк-көнбатыштарак). Төп милләтләр — мукшылар, руслар, татарлар.

Районның көньяк өлешеннән Мокша елгасы ага. Якынча дүрттән бер өлеш территорияне урманнар биләп тора, 45%ны игеннәр били.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ельники районы территориясенә Алтын Урда татарлары 13 йөз ахырында урнаша башлый, һәм алар Мукшы елгасы буендагы эре җир биләмәләрен акрынлап үз кулларына туплый. 15 йөз башында җирле татар феодаллары рус подданныйлыгын ала. 16-17 йөзләрдә күп кенә кырлар-басулар һәм монда яшәүче крәстияннәр (шул исәптән руслар һәм мордвалар) хәрби хезмәт өчен түләү сыйфатында татар бәкләренә һәм морзаларына таратыла. Иң атаклы алпавытлар арасында Дәүләткилдиевләр, Чегодаевлар, Кугушевлар кебек кенәзләр бар. 1710-20 елларда төбәктә православие динен кабул итәргә теләмәгән татар феодаллары җирләрен тартып алу, 1740-50 елларда халыкны көчләп христианлаштыру кампанияләре уза. 18 йөз ахырында Ельники районы территориясендә 3 татар һәм 2 рус-татар торак пункты була. 20 йөз башында 4 мәчет (Акчеево, Верзляй, Вәчи, Ликенье авылларында) һәм 3 мәктәп эшли.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
21 318 22 636 18 033 15 842 13 359 11 995

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1970[9]1979[9]1989[9]2002[9]2009[10]2010[9]2011[11]2012[12]2013[13]2014[14]
22 63618 13315 92813 35912 10211 99511 89611 53311 19010 817
2015[15]
10 558

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[16] 2010[17]
руслар 63,1% 49,8%
мордва 30,4% 43,9%
татарлар 5,9% 5,8%

Татар авыллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар Күгеш (224 кеше), Чүри (120), Ликинье (43), Зур Мордва Пошаты (331), Яңа Кадыш (73), Лобановка (80), Вәчи (62) авылларында яши. Районның 2 урта (Мордва Пошаты, Күгеш (Акчеево) авылы һәм 2 башлангыч (Вәчи, Чүри авылы) мәктәбендә татар теле укытыла. 5 татар авылында (Чурино, Акчеево, Яңа Кадыш, Вачеевка, Лобановка) мәчет эшли.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-23, retrieved 2013-11-15 
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst89/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Численность и размещение населения Республики Мордовия. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года. әлеге чыганактан 2015-01-19 архивланды. 2015-01-19 тикшерелгән.
  10. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  11. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2011 года с учетом окончательных итогов Всероссийская перепись населения 2010 года
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  14. Оценка численности постоянного населения Республики Мордовия на 1 января 2014 года и в среднем за 2013 год. әлеге чыганактан 2014-03-30 архивланды. 2014-03-30 тикшерелгән.
  15. Предварительная оценка численности населения Республики Мордовия на 1 января 2015 года. әлеге чыганактан 2015-02-07 архивланды. 2015-02-07 тикшерелгән.
  16. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-11-15 
  17. НАЦИОНАЛЬНЫЙ СОСТАВ НАСЕЛЕНИЯ РЕСПУБЛИКИ МОРДОВИЯ, ВЛАДЕНИЕ ЯЗЫКАМИ И ГРАЖДАНСТВО. ИТОГИ ВСЕРОССИЙСКОЙ ПЕРЕПИСИ НАСЕЛЕНИЯ 2010 ГОДА (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-10-25, retrieved 2013-11-15 

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]