Мордовия байрагы
Күренеш
| Мордовия Республикасы | |
| Россия Федерациясе | |
| Раслау вакыты | |
|---|---|
| Байрак авторы |
Андрей Алёшкин |
| Пропорция |
2:3 |
| Пропорция |
1:2 |
Мордовия байрагы – Мордовия Республикасының дәүләт символы. 1995 елның 30 мартында раслана.
Байрак тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мордовия байрагы кара-кызыл, ак һәм кара-зәңгәр төсле горизонталь полосалардан гыйбарәт, киңлеге озынлыгына карата 2:3 нисбәтендә турыпочмаклы тукыма булып тора. Байракның сул ягында байрак озынлыгының 1/8 өлешен биләп торган мари орнаменты белән кырмызы төсле полоса урнаша.
Югарыгы һәм түбәндәге полосалар зурлыгы буенча тигез. Полосаларның биеклеге байрак биеклегенең 1/4 өлешенә тигез.
Ак полосаның үзәгендә сигез очлы, кара-кызыл төсле соляр билгесе урнаша.