Төмән (Мордовия)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төмән (Мордовия) latin yazuında])
(Темников битеннән юнәлтелде)
Төмән
Карта
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Темников районы
Координатлар 54°38'тн, 43°13'кнч
Мэр Виктор Афонин
Нигезләнгән 1361
Беренче телгә алу 1536
Климат уртача
Халык саны 7247 кеше
Телефон коды 83445
Почта индексы 431220
Рәсми сайт temnikovrm.ru
Русча атама Темников

Төмән шәһәре (мукш. Темникав, рус. Темников) – Мордовия Республикасының Темников районы үзәге. Татарлар аны Кала дип кенә атыйлар.

Кыскача белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән шәһәре Мордовиянең иң көнбатышына, Сарански шәһәреннән 160 чакрымнар ераклыкта, Түбән Новгород өлкәсе чигенә урнашкан кечкенә генә кала. Шәһәрдә барлыгы 7 меңләп кеше яши. Район халкының 60 процентын руслар, утызын мукшылар, 8 процентын татарлар тәшкил итә. 2002 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, Төмәндә 611 татар яшәгәнлеге ачыкланды.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Төмәнгә 1536 елда нигез салынган дип санала. Бу чыннан да шулай, аңа кадәр Төмән-Кала биредән 8 чакрым ераклыкта, Мокша елгасының сул ярына урнашкан булган. Ул урында хәзер Старый Город дип аталган рус авылы.

Аксак Тимер 1395 елда мишәр-татар башкаласы булган Наровчатны җимергәч, үзәк Иске-Калага – Төмәнгә күчә һәм шушы рольне 1536 елга кадәр үти. Ул урта гасыр татар дәүләте – Төмән кенәзлеге башкаласы булган. Биредәге татар морзалары һәм кенәзләре күбесе нәселләрен Алтын Урда ханы Сәед-Әхмәт улы Биханнан башлый. Биханның ставкасы Төмән районының төньягында урнашкан Сарыкылыч шәһәрендә урнашкан. Ул шәһәр соңыннан Бихан оныкларыннан рус праваслау чиркәвенә күчә. Аның хәзерге исеме – Саров. Бу – Русиянең атом коралы башкаласы.

Тарихчы Сәед Еникеев хәбәре буенча Төмән каласына 1361 елны нигез салына. 1509 елда олуг кенәз Василий III кенәз Акчураның һәм Күгешовның бу җирләрне биләү хокукларын раслый. Димәк бу датадан да соң түгел Төмән һәм Төмән кенәзлеге рус дәүләтенә буйсына. XVI гасырның беренче чирегендә Төмән шәһәрендә Күгеш белән аның улы Тенеш идарә итә.

Рус дәүләтенә үз ирке белән кушылган өчен Тенешкә 1528 елда Төмән шәһәрендә идарә итәргә рөхсәт бирелгән. Тенеш улы Еники бәк 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре составында Казанга яу белән бара һәм үзенә буйсынган татарлар һәм мордвалар белән Казанны камап алуда катнаша (Альфред Халиков). 1552 елдан соң йомышлы татарлар Швеция һәм Ливония белән булган сугышларда актив катнашалар.

1521 елны нугай татарлары каланы килеп туздырып китәләр — дип яза Уфа галиме Сәед Еникеев. Шул сәбәпле каланы икенче җиргә күчерергә булалар. Иске урында исә Еникеевларның рус коллары калган.

1612 елда Төмәннең үзендә 163 татар йорты, 172 рус хуҗалыгы була. 1625 елда инде Төмәндә Енникееевлар урынына воевода итеп рус кешесен куялар, аның кул астында 388 татар морзасы хезмәт итә.

Төмән озак еллар Тамбов губернасыныда өяз шәһере була.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[1] 1856[2] 1897[3] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
6 025 ~6 800 5 399 ~1 900 ~4 000 ~5 500 6 159 6 579 7 354 9 172 8 375 7 247

Милли состав: руслар — 60,4%, мордва — 33,8%, татарлар — 3,3%.[10]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buzuluk/
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1491
  4. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-02 
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-02