Урта Идел өлкәсе
Күренеш
| Урта Идел өлкәсе рус. Средневолжская область | ||||
| ||||
|---|---|---|---|---|
| Башкала | Самар | |||
| ← Самар губернасы ← Ырынбур губернасы ← Пенза губернасы ← Сембер губернасы ← Сарытау губернасы Урта Идел крае → | ||||
Урта Идел өлкәсе (рус. Средневолжская область, Средне-Волжская область) — 1928—1929 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Административ үзәге — Самар шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Урта Идел өлкәсе 1928 елның 14 майдагы БҮБК карары нигезендә оештырыла. Аның составына Самар, Ырынбур, Сембер, Пенза губерналары һәм Сарытау, Рязань һәм Түбән Новгород губерналары өлешләре кертеләләр.
1929 елның 20 октябрендә ул Урта Идел краена үзгәртеп корыла.