Ләмбрә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләмбрә latin yazuında])
Ләмбрә
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Ләмбрә районы
Координатлар 54°16'58"тн, 45°7'54"кнч, 54°16'54"тн, 45°7'30"кнч
Нигезләнгән 1642
Беренче телгә алу 1642
Халык саны 8 457 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83441
Русча топонимы Лямбирь
Ләмберәнең мәчете

Ләмбрә (эрз. Лямбирь, рус. Лямбирь) — Мордовиянең Ләмбрә районы район үзәге, Ләмберә авыл җирлегенең үзәк авылы. Җирлеккә тагын Чирмиш авылы буйсына.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны 1642 елда Ләмберә елгасы буенда Темников татарлары нигезли. Авыл атамасы "бур (бура, бора, пора)" - агачлык сүзеннән. "Лам (лям)" - "лём (лайма)" (шомырт).

Авылда 1869 елга 174 йорт булган. 1980 елларда Ләмбрәгә «Мордовмелиорация» күченә. Авылда күп катлы йортлар төзелеш башланган. Шул вакыттан Ләмбрәдә күп санда руслар, мукшылар, украиннар күпләп яши.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
2 687 3 625 4 805 8 389 8 467 8 457

2010 елга халык саны 8 457 кеше, нигездә татарлар.

Милли состав (2002): татарлар — 50,2%, руслар — 35,0%, мордва — 13,1%.[7]

Икътисад һәм мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл машиналары заводы, типография, «Сельхозтехника» берләшмәсе, «Мордовмелиорация», СХПК «Нива», ПТУ, 2 урта мәктәп һәм сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, поликлиника, хастаханә эшли.

Ләмбрәдә Милли татар мәдәнияте үзәге, «Умырзая» ансамбле эшләп килә. Ләмбрәдә ел саен республикада Сабантуе уздырыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]