Таула

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таула latin yazuında])
Таула
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Татарско-Тавлинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Татарско-Тавлинское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 857 (2017)[2]
Почта индексы 431514
Карта

Таула (рус. Татарская Тавла) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы.

Авылны 17 гасырда темников татарлары нигезли, дип исәпләнә, ләкин биредә электән дә татар авылы булган дип санарга нигез бар. Ирек Биккинин язганча, элек Таула елгасы буенда, Подлесная Таула дигән җирдә татарлар белән эрзә халкы яшәгәннәр. 1681-82 елларда чукындыручылар килгәч, татарлар 15 чакрымга урман эченә китеп, хәзерге Татар Тауласын нигезлиләр.[3] 1710 елда морзалар йортларында 27 кеше яшәгән, татарлар — 434 кеше.

Авылда 1869 елга 87 йорт булган.

2008 елда даими яшәүчеләр 779 кеше булганнар. Ир-атлар 458, хатын-кызлар 321; балалар 165, пенсионерлар 266 (Ямбушева, С.).

Авылның төп проблемасы — аның шәһәргә якын булуы. Авыл хуҗалыгы җирләренең күбесен Мордовия башлыгы Н. Меркушкин кешеләре кулларына төшергәннәр. Алар арендага алган совхоз фермаларында һәм кырларда читтән килгән кешеләр эшли. Оешмаларда 38 кеше, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 10 кеше эшли. Калган 400нең күбесе Саранскига эшкә йөри, яки эшсез.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таула мәктәбе 1970 елдан 8-еллык була. Укырга теләгән яшьләр күрше Аксюнга йөреп аттестат алган. 1996 елдан - тулы урта мәктәп. 2009 елда 69 бала укыган. Авыл уңайлы урында урнашкан булса да (зур юлга 2-3 км, кала якында гына, Азюрка да шул хәлдә), эш урыннары юклыктан, яшьләр авылда калмый.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]