Азюрка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азюрка latin yazuında])
Азюрка
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Ромодан районы
Координатлар 54°20'15"тн, 45°22'0"кнч
Авыл советы рәисе Гафур Әбдрәшитов
Халык саны 2949[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Белозёрье

Азюрка (рус. Белозерье) — Мордовиянең Ромодан районына керүче татар авылы. Саранскидан 10 чакрым ераклыкта, Елшанка елгасы ярында урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белозерье авылы XVII гасыр урталарында барлыкка килгән. 1775 елда анда 127 гаилә яшәгән. 1869 елда авылда 78 йорт булган. 1913 елда авылда өч мәчет һәм алты кибет булган. 1917 елгы революциядән соң мәчетләр җимерелсә дә, дин әһелләре тырышлыгы белән, авыл халкы Коръәннән читләшмәгән.

1980 елда авылда беренче, 1994 елда икенче мәчет тергезелә. Аннары мәчетләр һәр урамда төзелә башлый.[2]

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә анда 3000 кеше яши. Барысы да татарлар. 680 хуҗалык исәпләнә.

Авылда урта мәктәп. Белем алучы балаларның саны – 360. Ә 60 бала район үзәгенә барып белем үзләштерә. Мәктәпкәчә яшьтәге 350 бала үсә.

Халык саны ел саен арта. Мәсәлән, 2011 елда авылда 26 кеше үлгән, 49 бала дөньяга килгән.[3] Халык саны үсә. 2006 елга халык саны 2863 кеше була, 2009 елда 2914, 2010 елның ноябрендә 2949 кеше.

Авылда 7 мәчет, урта мәктәп, кибетләр бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Раил Асаинов (1983), Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (2023 елдан), мөфти, Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк җәмигъ мәчете имамы (2013 елдан).
  • Ринат Фәхретдинов (1991), MMA һәм UFC көрәшчесе, спорт мастеры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]