Эчтәлеккә күчү

Пенза

53°12′ т. к. 45°00′ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пенза latin yazuında])
Пенза
рус. Пенза
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1663
Сурәт
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Пенза өлкәсе, Пинзә бүлгесе, Пенза наместниклыгы[d], Пенза өязе, Пенза губернасы һәм Пенза районы
Административ-территориаль берәмлек Пенза өлкәсе
Сәгать поясы UTC+03:00
Башкарма хакимият башлыгы Роман Чернов[d]
Халык саны 487 978 (1 гыйнвар 2025)[1]
Административ бүленеше Ленинский районы[d], Железнодорожный район[d], Октябрьский район[d] һәм Первомайский район[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Кардәш шәһәр Бекешчаба[2], Рамат-Ган[d][3], Омск[4][5], Ибинь[d][6], Чабаксар[7], Тамбов[8], Могилёв[9][10], Ланьчжоу[d][6], Жюльен (коммуна)[11], Пусан[12], Бордигера[6], Альба[d][13] һәм Орёл[14]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Мәйдан 290,377 км²
Почта индексы 440000
Беренче язма телгә алу 1663
Җирле телефон коды 8412
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Пенза Викиҗыентыкта

Пенза (Пенза,پىنزە[15] рус. Пенза) — Россия шәһәре, Пенза өлкәсенең административ үзәге.

Халык саны — 487 978 кеше (2025).[16]

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[17]

Шәһәр Сыры елгасында, Мәскәүдән 629 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Сырыдан башка, шәһәр территориясендә Пенза, Пензятка, Ардым, Иске Сыры, Мойка, Барковка елгалар, Прокоп һәм Безымянный инешләре ага. Шул елгаларының кайбересе өлешчә коллекторларда агалар.

Шәһәрнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~25 км, төньяктан көньякка — ~19 км.

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Пенза климаты — уртача континентальга күчүче. Кыш уртача салкын, ноябрьның башыннан март ахырына хәтле дәвам итә, айларның иң салкыны — февраль (уртача −9,1 °C). Җәй майның ахырыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, июльнең уртача температурасы — 20,6 °C. Пенза климаты Мәскәү климатына охшаш, ләкин Пенза климаты континенитальрәк, явым-төшемнәр күләме азрак.

Пенза (1981-2010 нормасы) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 7,0 8,5 17,3 31,1 35,6 37,7 39,3 40,4 33,6 25,6 14,4 11,0 41,0
Уртача максимум, °C −5,5 −5,1 1,0 12,4 20,8 24,8 26,6 24,7 18,2 9,9 0,6 −4,4 10,3
Уртача температура, °C −8,7 −9,1 −3,4 6,8 14,3 18,5 20,4 18,3 12,5 5,6 −2,1 −7,4 5,5
Уртача минимум, °C −11,9 −12,5 −7,2 1,9 8,1 12,7 14,7 12,8 7,7 2,2 −4,6 −10,3 1,1
Абсолют минимум, °C −39,9 −40 −31,1 −20 −5,6 −1,1 4,7 0,0 −6,4 −17,2 −31,1 −40,5 −40,5
Явым-төшем нормасы, мм 38 31 35 33 42 65 59 51 52 47 48 41 542
Чыганак: Погода и Климат

Исемнең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр үз исемне Пенза елгасыннан алган, ә «Пенза» гидронимның килеп чыгышы төгәл билгеле түгел.

Пенза 1663 елда каравыл посты (агач бастругы һәм зур булмаган посад) буларак нигезләнә. 1670 елда Степан Разин отрядлары тарафыннан басып алына.

1708 елдан Казан губернасы составында, 1719 елдан аның Пенза провинциясе башкаласы. 1780 елдан Пенза калгайлыгы (1796 елда губернасына үзгәртеп корыла) һәм Пенза өязе үзәге, 17971801 елларда — Сарытау губернасы составында.

1774 елда Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

1856 елда Пенза шәһәрендә 22 чиркәү, 2681 йорт һәм 329 лавка (кибет) булган.

1928 елданУрта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Пенза округы үзәге. 1928 елдан 2006 елга кадәр Пенза районы үзәге булып торган. 1937 елданТамбов өлкәсе составында. 1939 елдан кадәр Пенза өлкәсе үзәге булып тора.

1979 елда шәһәр составына Пенза районының көньяк өлеше кертелә, шул исәптә Терновка (12.1 мең кеше, 1970), Веселовка һәм Кривозерье авыллары. 1985 елда шәһәр Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.

1782[18]1811[19]1824[18]1840[20]1856[19]1897[21]1926[22]1939[22]1959[23]1970[24]1979[25]1989[26]2002[27]2010[28]
8 714~14 80014 04119 741~23 80059 98191 600159 800255 481373 650482 916543 006518 437517 137

Милли состав (2002): руслар — 92,6%, мордва — 2,3%, татарлар — 2,1%, украиннар — 1,1%.[29]

Пенза шәһәре 4 административ районга бүленгән:

  1. Тимер юл районы
  2. Ленин районы
  3. Октябрь районы
  4. Беренче Май районы

Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,34 млрд сум тәшкил иткән.

Тимер юл Пензага 1874 елда килә (СызранВязьма сызыгы). Хәзерге вакытта Пенза — эре тимер юл төене.

Шәһәр аша яки шәһәр янында М5 «Урал» (МәскәүРязань — Пенза — СамарУфаЧиләбе), Р208 (Тамбов — Пенза), Р158 (Түбән НовгородСаранск — Пенза — Саратов) автоюллар баралар.

Шәһәрнең көньяк өлешендә «Терновка» аэропорты урнаша

Пенза вокзаллары
Аэропорт Тимер юл вокзалы (Пенза I станциясе) Автовокзал

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2025 годаМосква: Росстат, 2025.
  2. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-355.html
  3. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-357.html
  4. http://admomsk.ru/web/en/city/international/russian#penza
  5. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-362.html
  6. 1 2 3 http://documents.penza-gorod.ru/doc2-353.html
  7. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-361.html
  8. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-360.html
  9. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-354.html
  10. https://goridcentr.csgpb.by/pobratimy/virtualnaya-ekskursiya/penza-rossijskaya-federatsiya/
  11. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-359.html
  12. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-358.html
  13. http://documents.penza-gorod.ru/doc2-356.html
  14. https://www.orel-adm.ru/ru/org/international/
  15. https://pp.userapi.com/c830709/v830709035/1bd1c4/cAdZdfYKzvw.jpg
  16. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/%D0%A1hisl_MO_01-01-2025.xlsx
  17. Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“».
  18. 1 2 На портале «Суслоны». әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  19. 1 2 http://www.mojgorod.ru/penzenk_obl/penza/index.html
  20. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  21. Демоскоп Weekly. Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Наличное население в губерниях, уездах, городах Российской Империи (без Финляндии). әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  22. 1 2 Города России: энциклопедия / Гл. ред. Г. М. Лаппо. — М.: Большая Российская энциклопедия, 1994.
  23. Всесоюзная перепись населения 1959 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  24. Всесоюзная перепись населения 1970 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  25. Всесоюзная перепись населения 1979 г.. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  26. Всесоюзная перепись населения 1989 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  27. Всероссийская перепись населения 2002 г.. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  28. Всероссийская перепись населения 2010 г.. әлеге чыганактан 2012-01-19 архивланган. 2013-03-12 тикшерелгән.
  29. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-12