КПССның Татарстан өлкә комитеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/КПССның Татарстан өлкә комитеты latin yazuında])
КПССның Татарстан өлкә комитеты
Ана ширкәт СБКФ ҮК

СБКФнең Татарстан өлкә комитеты (рус. Татарский областной комитет КПСС) – 1920–91 елларда ТАССРда иң югары фирка башкарма учреждениесе. РК(б)Ф ҮК Политбюросының ТАССР төзелү турындагы Декретны гамәлгә ашыру хакында 1920 нең 8 июнендә чыгарылган махсус карары нигезендә оештырыла. Карарда Татарстан республикасында барлык җаваплы хезмәткәрләрне билгеләү һәм аларны төрле урыннарга күчерү, шулай ук органнардагы вазифаларга кандидатлар күрсәтү РК(б)Ф өлкә комитетының гадәттән тыш хокукы дип билгеләп үтелә. Өлкә комитеты үзенең эшчәнлегендә СБКФ Программасына һәм Уставына, фирка җыеннары һәм конференцияләре карарларына таяна, фирка ҮК каршында хисап тота, аның карарларын башкара. КТӨК конференцияләр арасында фирка оешмасының агымдагы барлык эшләре белән җитәкчелек итә, фирка сәясәтен гамәлгә ашыра, аның югары органнары күрсәтмәләрен үтәүне оештыра һәм башкара; аңа фирка һәм сов. органнары эшчәнлеге, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, мәдәният, халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, коммуналь һәм торак хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш учреждениеләре эше белән җитәкчелек итү; өлкә фирка һәм сов. органнарында җитәкче вазифаларда эшләү өчен хезмәткәрләр сайлап алу, бүлү һәм билгеләү йөкләнә. фирка конференциясендә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана, өлкә комитетының бюросына һәм пленумына аерым сайлаулар уздырыла (соңгысының составынә бюроның барлык әгъзалары да керә). Барлык фирка ком-тлары әгъзаларын сайлагандагы кебек үк, өлкә комитеты әгъзаларын сайлаулар вакытында аның составын системалы рәвештә яңарту һәм җитәкчелекнең дәвамчанлыгы принцибы сакланырга тиеш була. фирка эшчәнлегенең төрле өлкәләре белән идарә итү өчен өлкә комитетында секретариат, махсус бүлекләр һәм секторлар оештырыла. Аларда штаттагы хезмәткәрләр даими эш алып баралар. Өлкә комитеты пленумнары 4 айга 1 тапкырдан да сирәк булмаган тәртиптә чакырыла. Беренче елларда өлкә комитеты бюросында секретариат һәм өлкә комитетының бюро утырышларында хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган 1 нче секретаре сайлана. Өлкә комитеты бюросының 1 нче составынә А.И.Бочков, Б.И.Гольдберг, А.И.Догадов, И.М.Казаков, С.С.Сәетгалиев, А.С.Самохвалов, А.П.Таняев (1 нче сәркатиб), И.И.Ходоровский керә.

ССРБ Конституцияләре буенча Коммунистлар фиркасе «хезмәт ияләренең коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшендә аларның алдынгы отряды» һәм хезмәт ияләренең барлык иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының җитәкчелек итүче үзәге (ССРБның 1936 елгы Конституциясе), Совет дәүләтенең «җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче көче» (ССРБның 1977 елгы Конституциясе) дип игълан ителә. ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча республиканың иң югары закон чыгаручы органы — ЮШ, иң югары башкарма органы — ХКШ булса да, республикадагы барлык принципиаль мәсьәләләрне хәл итү хокукына фирка өлкә комитеты гына ия була. Дәүләт органнары җаваплы хезмәткәрләренең төп составы, сәнәгать предприятиеләре, кадрларны сәяси һәм һөнәри әзерләү оешмалары җитәкчелеге өлкә комитеты, шәһәр һәм район ком-тлары номенклатурасына кертелә. Өлкә комитетының аппараты зур булмый, шуңа күрә ул агымдагы эшне, башлыча, башкарма хакимиятнең тиешле органнары аша алып бара. Өлкә комитетының 1 нче секретаре фирка өлкә комитеты һәм республика тормышында гаять мөһим роль уйный, ул фирка ҮК органнары белән турыдан-туры элемтәдә тора. Бу вазифа сайланулы санала (1 нче сәркатибны республика фирка конференцияләрендә сайлыйлар), чынлыкта 1 нче сәркатибны ҮК билгели. Эшчәнлегенең беренче елларында Татарстан өлкә комитеты 9 кешедән тора, ул чорда аның бюросында нибары 2–3 татар була, 1944 кә кадәр фирканең Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре вазифасына татар милләте вәкилләре тәгаенләнми. 1920 елларда өлкә комитеты структурасына 5 бүлек — оештыру-инструкторлык (инструкторлык, мәгълүмат, хисап-башкару, транспорт бүлекчәләре һәм хәрби бюро), агитация һәм пропаганда (матбугат һәм составындә керәшен, чуаш, мари, яһүд, латыш, поляк, немец, венгр һәм югослав секцияләре булган милли азчылыклар бүлекчәләре, өмәләр бюросы), хатын-кызлар арасында эш алып бару, авылда эш башкару бүлекләре, шулай ук гомуми бүлек керә. 1923 тә РК(б)Фнең Татарстан өлкә комитетына 12 кантком, Казандагы 4 райком, 282 башлангыч фирка оешмасы буйсына. Республика территориясенең районнарга бүленешенә бәйле рәвештә, өлкә комитетына буйсынулы шәһәр һәм район оешмаларының исәбе даими үзгәреш кичерә: 1977 дә 9 шәһәр комитеты, 36 райком, 3775 башлангыч фирка оешмасы була.

1934 нең 27 мартында, БК(б)Фнең 17 нче җыенының (1934 нең 26 гыйнвары — 10 феврале) фирка органнарын җитештерү-тармак принцибы буенча төзү турындагы карарыннан чыгып, өлкә комитеты бюросы өлкә комитеты аппаратында сәнәгать-транспорт, , сов. сәүдәсе, мәдәният һәм марксизм-ленинизмны пропагандалау, җитәкче фирка органнары бүлекләре һәм махсус сектор оештыру турында карар кабул итә. БК(б)Фнең 18 нче җыены (1939 ның марты) күрсәтмәләре, ҮК Политбюросының союздаш республикаларның ҮКлары, крайкомнар, өлкә ком-тлары һәм шәһәр ком-тлары составындә сәнәгать тармаклары буенча бүлекләр оештыру турындагы карары (1939 ның 29 ноябре) нигезендә, Татарстан өлкә комитеты составындә саклану сәнәгате, транспорт (1939), алга таба — җиңел сәнәгать һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате (1940 ның 21 мае), авиация сәнәгате (1941), сәүдә һәм җәмәгать туклануы (1942), электр станцияләре, җирле ягулык сәнәгате, совхозлар, терлекчелек (1943), мәктәпләр, азык-төлек сәнәгате (1944) бүлекләре булдырыла. Бөек Ватан сугышы елларында, барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә юнәлтеп, фирка өлкә комитеты үз эшен тулысынча үзгәртеп кора. Өлкә комитеты үзгәртеп корыла, яңа бүлекләр оештырыла, пропаганда, саклану, авиация сәнәгатьләре, җиңел һәм җирле сәнәгатьләр, транспорт һәм элемтә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча БК(б)Ф өлкә комитеты сәркатиблары вазифалары кертелә. 1943 нең августында БК(б)Ф ҮКның «Шәһәр комитетлары, өлкә комитетлары, крайкомнар һәм союздаш республикалар ҮКлары эшен оештыруны тәртипкә китерү турында» карары белән тармак сәркатиблары ин-ты бетерелә, бары тик 1 нче, 2 нче һәм 3 нче сәркатиблар, шулай ук пропаганда һәм кадрлар буенча сәркатиблар вазифалары гына гамәлдә калдырыла; сәркатибларның урынбасарлары вазифалары булдырыла, алар бер үк вакытта тармак бүлекләре белән җитәкчелек итәләр. БК(б)Фнең шәһәр һәм район ком-тларында да тармак бүлекләре оештырыла. БК(б)Фнең 1948 нең 25 октябрендә кабул ителгән «Өлкә комитетлары, крайкомнар һәм республикалар комфиркаләре ҮКлары аппаратларын үзгәртеп кору турында» карарыннан чыгып, 1948 нең 29 октябрендә өлкә комитеты алга таба үзгәртелә. Пропаганда һәм агитация, фирка, профсоюз, комсомол органнары, авыр сәнәгать, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, адм., план-финанс-сәүдә, партколлегия бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы, нефть сәнәгате секторы (1949 дан) оештырыла. 1952 нең апрелендә Татарстан крайкомы төзелә, аның составынә оештырылган Казан һәм Чистай өлкәләренең фирка оешмалары керә. 1953 нең апрелендә өлкәләр бетерелгәннән соң, крайком СБКФнең Татарстан өлкә комитеты итеп үзгәртелә. 1962 дә СБКФ ҮК карары белән илдә җитештерү принцибы нигезендә фирка оешмаларын чираттагы үзгәртеп кору уздырыла. Өлкә комитеты бюросының 1962 ел 6 декабрь карарыннан чыгып Татарстан өлкә комитеты сәнәгать җитештерүе белән җитәкчелек итү (3 партком буйсынуында) һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән җитәкчелек итү (17 партком) буенча 2 өлешкә бүленә. СБКФ ҮКның 1965 ел 4 гыйнвар карары нигезендә колхоз-совхоз җитештерү идарәләре үзгәртеп корылганнан соң, Татарстан өлкә комитеты составынә оештыру-фирка эше, пропаганда һәм агитация, фән һәм уку йортлары, сәнәгать-транспорт, саклану сәнәгате, нефть һәм химия сәнәгате, җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә, төзелеш. авыл хуҗалыгы, адм. органнар бүлекләре, махсус сектор, финанс-хуҗалык секторы һәм фирка комиссиясе кергән яңа структурасы раслана. Алга таба өлкә комитеты структурасы аз үзгәрешләр кичерә: 1966 да махсус сектор гомуми бүлек итеп үзгәртелә, 1969 да мәдәният бүлеге, 1983 тә икътисад бүлеге оештырыла, сәнәгать-транспорт бүлеге 2 бүлеккә — сәнәгать, транспорт һәм элемтә бүлекләренә аерыла; 1981 дә җиңел сәнәгать, азык-төлек җитештерү сәнәгате һәм сәүдә бүлегеннән сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге аерылып чыга.

1990 ның 30 августында ТАССР ЮШ тарафыннан ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, 1990 ның 12 сентябрендә 42 нче өлкә фирка конференциясендә фирка өлкә комитеты СБКФнең Татарстан республика комитеты (рескомы) итеп үзгәртелә. СБКФ рескомының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә — бүлекләр урынына оештыру-фирка эше һәм башлангыч фирка оешмаларын яңарту, идеология, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр һәм хәрәкәтләр белән эшләү, социаль-икътисади сәясәт, аграр сәясәт мәсьәләләре буенча комиссияләр, эшләр идарәсе оештырыла. РФ Президенты Б.Н.Ельцинның РСФСР Коммунистлар фиркасенең тыелуы турындагы 1991 ел 6 ноябрь Указы чыкканнан соң, СБКФнең Татарстан рескомы үз эшчәнлеген туктата. Татарстан өлкә комитеты эшчәнлеге дәверендә 42 өлкә фирка конференциясе уздырыла.

РК(б)Ф/БК(б)Ф/СБКФнең беренче сәркатибләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-06-05 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]