Зиннәт Моратов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зиннәт Моратов latin yazuında])
Зиннәт Моратов
Туган телдә исем Зиннәт Ибәт улы Моратов
Туган 1905(1905)
Русия империясе, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Яңа Калмаш авылы
Үлгән 1988(1988)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты һәм Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре дәүләт һәм партия эшлеклесе
Эш бирүче Питырбур дәүләт су багланышлары университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Раднэр Зиннәт улы Моратов

 Зиннәт Моратов Викиҗыентыкта

Зиннәт Ибәт улы Моратов (рус. Зиннат Ибятович Муратов) – совет партиянең эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче татар милләтле беренче сәркатибе (1944—1957).[1]

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зиннәт Моратов Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Яңа Калмаш авылында (хәзер Башкортстанның Чакмагыш районына карый) дөньяга килгән.

19201926 елларда ремонт эшчесе, Тум тимер юлында йөкче, 19271930 елларда — Казандагы рабфак, Ленинград политехника институтының студенты.

Ленинград су транспорты инженерлары институты укытучысы, Кызыл профессура инстуты тыңлаучысы (1930-1933), Омск тимер юлы идарәсенең партком сәркатибе һәм политбүлек секторы башлыгы (1933-1935), партия курслары, Үзәк тимер юл транспорты политэшчеләрнең партия курсларының башлыгы (1935-1941), БКП(б) ҮК карамагындагы партия контроле комитетының җаваплы котролёры (1942), ҮК карамагындагы партия контроле комитетының Киров өлкәсе буенча вәкиле (1943).

1944—1957 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе һәм бер үк вакытта партиянең Казан шәһәр комитетының сәркатибе (1944—1950). 1957 елда пенсияга чыккан.[2]

1988 елда вафат булган.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]