Кыям Абрамов
| Кыям Абрамов | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Кыям Алимбәк улы Абрамов |
| Туган | 26 май 1897 РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Иске Тинчәле |
| Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | сәясәтче, укытучы |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Җефет | I Хөсниҗиһан Байдамшина II Зинаида Давыденко[1] |
| Балалар | улы Рим (Юрий) |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
| Кыям Абрамов | |
|---|---|
| Вазыйфада 1930 ел – 1937 ел | |
| Аңа кадәр | Кәримулла Исмаев |
| Дәвамчысы | Әхмәтсафа Дәүләтьяров |
| Туган | 7 июнь 1897 Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Кыям Абрамов (псевдоним, чын исеме Кыяметдин Алимбәк улы Хәсәнов[2], рус. Абрамов Киям Алимбекович; 1897 елның 26 мае (7 июне), РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Иске Тинчәле ― 1938 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан АССР ХКШ рәисе (1930-1937). РКП (б) әгъзасы (1918 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1897 елның 26 маенда (7 июнендә) Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Буа районы) Иске Тинчәле авылында туган. 1911-1916 елларда (14 яшеннән) Екатеринослав губернасында француз күмер компаниясенең 1- санлы ташкүмер шахтасында забойчы ярдәмчесе, аннары забойчы булып эшли. Шахтада җимерелү булып, гарип кала: сул кулын кисәләр.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1918 елда Сембердә рус-татар мәктәбен, Буада укытучылар курсын тәмамлый.
- 1918-1920 елларда Иске Тинчәледә укытучы булып эшли.
- 1920-1921 елларда Буа кантоны Мунчәли волостенда азык-төлек комитеты инспекторы.
- 1925 елдан фирканең Алабуга кантоны Бондюг район комитетының үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире.
- 1927-1928 елларда ВКП (б)ның Казан шәһәре Берләшкән Бистә райкомының беренче секретаре.
- 1928-1930 елларда ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм югары курсларында (Мәскәү) укый.
- 1930 елда ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының оештыру-инструкторлар бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
- 1930-1937 елларда Татарстан АССР [[Татарстан хөкүмәте рәисләре|халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе]].
- 1936 елда ССРБ конституциясе проекты тикшерелгәндә, ТАССРга союздаш республика статусы бирүне сорый.
Сәяси золым корбаны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1937 елның июлендә фиркадән чыгарыла.
- 1937 елның 31 июлендә кулга алына. ССРБ югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан «Инкыйлабка каршы троцкийчы-милли террор оешмасы оештыру»да гаепләнеп, атарга хөкем ителә.
- 1938 елның 9 маенда Казанда атып үтерелә.
- 1956 елның декабренда аклана[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1935 Ленин ордены — «ике бишьеллык нәтиҗәләре өчен»
Кыям Абрамов хөкүмәт рәисе булганда, ТАССР аграр-сәнәгать республикасына әверелә, җөмһүрият зур төзелеш мәйданын хәтерләтә: Казанда синтетик каучык, авиация, моторлар төзү, СК-4, кинотасма заводлары, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, районнарда электр станцияләре төзелә. ТАССРда нефть табу эше дә К. Абрамов җитәкчелегендә башлана. Казан химия-технология институты, Казан авиация институты ачыла [2].
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кыям Хәсәнов бабасы Ибраһимның исемен үзенә фамилия итеп (Абрамов) ала. Аның улы Рим Абрамов та, балалар приютына эләккәч, «халык дошманы улы» исеменнән качу өчен, Юрий Сергей улы Стрельцовка әйләнә. Кыям Абрамовның оныгы – Рафик Юрьевич Стрельцов [1]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2025 елның 30 августында Казанның Карл Маркс урамында 1933―1937 елларда әлеге дәүләт эшлеклесе яшәгән 54нче йортның фасадына истәлек тактасы урнаштырылган. Истәлек тактасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннары һәм Абрамовның туганнары инициативасы белән куелган[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 «Республика Татарстан», № 78-79, 17.04.2003
- ↑ 2,0 2,1 «Казанские истории» сайтында
- ↑ Edu.rt.ru белем бирү порталында, archived from the original on 2020-02-02, retrieved 2015-09-28
- ↑ Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 30.08.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кыям Абрамов «Милләттәшләр» сайтында
- Татарстанның хөкүмәт рәисләре 2020 елның 2 февраль көнендә архивланган(рус.)
- ССРБда сәяси террор корбаннары(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 26 май көнне туганнар
- 1897 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Буа районында туганнар
- 9 май көнне вафатлар
- 1938 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- 7 июнь көнне туганнар
- Буа өязендә туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Татарстан сәясәтчеләре
- Укытучылар
- Сталин репрессияләре корбаннары
- Татарстан хөкүмәте рәисләре