Мөхәммәт Сабиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәт Сабиров latin yazuında])
Мөхәммәт Сабиров
Туган телдә исем Мөхәммәт Галләм улы Сабиров
Туган 29 март 1932(1932-03-29)
Яңа Кормаш авылы, Кушнаренко районы, Башкортстан
Үлгән 9 март 2015(2015-03-09) (82 яшь)
Казан
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе СССР, Россия байрагы Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Фәһимә
Балалар кызы белән ике улы
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыХалыклар дуслыгы ордены"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены

Мөхәммәт Галләм улы Сабиров (рус. Мухаммат Галлямович Сабиров) — Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры, 1990-1995 елларда республика хөкүмәте җитәкчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 29 мартында Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Район үзәгендә татар башлангыч һәм рус урта мәктәбендә укый.

Уфа нефть институтын тау инженеры белгечлеге буенча (1955), ССРБ Министрлар Шурасы каршындагы Халык хуҗалыгы Академиясен тәмамлый (1983).

  • Юллама буенча “Әлмәт нефть боралау” трестының 2нче кантур боралаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, җитештерү-техник бүлек җитәкчесенең урынбасары булып эшли (1955-1964).
  • “Әлмәт нефть боралау” трестының фирка комитеты секретаре (1964).
  • Әлмәт КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре (1965-1968).
  • "Востокмонтажгаз" (Әлмәт) трестының җитәкчесе (1968-1981).
  • "Татнефтестрой" җитештерү берләшмәсенең башлыгы (1981-1984).
  • ТАССР Министрлар Советының Рәисе урынбасары (1984-1989), Рәисе (1990).
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры (1991-1995).[2]

1990 елдан башлап Татарстан суверенлыгы өчен актив көрәшә. Суверенлык нигезендә икътисади бәйсезлек ятарга тиеш дип исәпли.

Россия Федерациясе Югары Шурасы депутаты (1991-1993).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы президиумы әгъзасы (1995-1999).

1998 елның 23 сентябрендә Татарстан Республика фиркасенең рәисе итеп сайлана.

2015 елның 9 мартында вафат була.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән ике тапкыр, Хөрмәт Билгесе ордены, Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Нефть-газ министрлыгы отличнигы (1978), Татарстан республикасының атказанган төзүчесе (1982).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Безнең Гәҗит", 21.10.2009. Мөхәммәт Сабиров нигә борчыла?

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)