Рәүф Сабиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәүф Сабиров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәүф Сабиров
Р.Сабиров.jpg
Туган телдә исем Рәүф Әхмәт улы Сабиров
Туган 1894(1894)
РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Айдар
Үлгән 1937(1937)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Сатыш мәдрәсәсе
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Рәүф Сабиров
Flag of Tatar ASSR (1954).svg ТатҮБК рәисе
Вазыйфада
1921 ел – 1924 ел
Аңа кадәр Борһан Мансуров
Дәвамчысы Шәйгардан Шәймәрдәнов
Туган 1894
Теләче районы, Татарстан АССР, Совет Русиясе[d]
Үлгән Мәскәү, Русия империясе
Белем Сатыш мәдрәсәсе

Рәүф Сабиров, Рәүф Әхмәт улы Сабиров (1894 ел, РИ, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Айдар1937 ел, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — дәүләт эшлеклесе, 19211924 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе. Татарстан АССР хакимияте тарихына мондый югары урынны биләгән иң яшь кеше булып (27 яшьтә) кергән шәхес.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәүф Сабиров 1894 елда Казан губернасының Мамадыш өязе (хәзерге Теләче районы) Айдар авылында ярлы керәстиян-азанчы гаиләсендә туган. Башта туган авылы мәдрәсәсендә укый, аннары әтисе аны Сатыш мәдрәсәсенә күчерә. Ата-ана йортыннан, туган авылыннан бик яшьли мөстәкыйль тормышка чыгып китә. Түбән Новгородта кара эшче, вагонеткалар күчерүче, Екатеринославта тоз шахталарында бораулаучы булып хезмәт итә. 1915 елда хәрби хезмәткә алына һәм алман фронтында Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Инкыйлабтан соң, эшче-крәстиян кызыл армиясенең 170нче пехота дивизиясендә хезмәт итә. 1918 елда дивизиянең солдат комитеты аны мөселман хәрби корылтаена делегат итеп сайлый һәм Казанга җибәрә. Р. Сабиров хәрби хезмәткә әйләнеп кайтмый, Мамадышта төпләнә һәм 1921 елга кадәр башта татар педагогика курсларында укытучы, аннары Мамадыш башкарма комитеты рәисе булып эшли.

1921 елда Татарстан АССР үзәк башкара комитеты (ТатҮБК) бюросы әгъзасы һәм шул ук елны ТатҮБК президиумы рәисе итеп сайлана. 1924 елда Мәскәүгә эшкә күчерелә һәм ССРБ Бөтенсоюз үзәк башкарма комитетында милли бүлек мөдире урынбасары итеп билгеләнә. 1929 елда партиядән чыгарыла һәм, «буржуаз милләтчелек»тә гаепләнеп, беренче тапкыр кулга алына. Ике елдан соң азат ителә, ләкин җитәкчелек эшләреннән читләштерелә. 1937 елда икенче тапкыр кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Шул елның 30 декабрендә атып үтерелә.

Татарстан җөмһүриятендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватандашлар сугышыннан, 1920 елгы Сәнәкчеләр фетнәсеннән һәм 1921 елгы корылык һәм ачлыктан соң илнең халык хуҗалыгын торгызу, тыныч төзелеш юлына басу иң беренче максат итеп куела. 1921 елның июнендә Татарстан АССР башлыгы итеп билгеләнгәч, Рәүф Сабиров җитәкчелегендәге ТАССР хакимияте шул бурычларны үти башлый. ТатҮБК үз утырышларында сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният оешмалары эшчәнлегенә игътибар юнәлтә, халык комиссариатларының хисапларын тыңлый, шуралар корылтае карарларын тормышка ашыруны күзәтә. Р.Сабиров, яхшы оештыручы һәм җитәкче булу белән бергә, өметле публицист буларак та таныла. «1921 елгы ачлыктан соң Татреспублика авылы» китабын (1922) яза. Бу китапта ул совет җитәкчелегенең хәрби коммунизм сәясәтен төнкыйтьли һәм Яңа иктисадый сәясәтне (НЭП) тизрәк кертү кирәклеген белдерә. Бу очракта инде аны ТАССРда эшләрнең әйбәт баруы да репрессияләрдән коткарып кала алмый.

Мәскәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның декабренда ТатҮБК президиумы рәислегеннән төшерелә һәм Мәскәүгә ССРБ Бөтенсоюз үзәк башкарма комитетына (БҮБК) чакырып алына. Ләкин бу «күтәрү»нең төп сәбәбе башка була — абруйлы һәм мөстәкыйль фикерле җитәкчене алга таба эзәрлекләү өчен нигез салу. Чөнки Татарстан башлыгы сыйфатында ул бик уңышлы эшли, һәм аңа ниндидер гаеп тагу авыр була.

1925-1929 елларда Р.Сабиров ССРБ БҮБКның милли бүлегендә хезмәт куя. 1932 елда төрмәдән азат ителгәч, Мәскәүнең «ЗиС» (ЗИЛ) автомобиль заводында фрезерчы, катлаулы станокларны көйләүче һәм механик җыю бүлеге бригадиры булып эшли. Заводның профсоюз комитетына сайлана һәм социалистик ярышны оештыру белән шөгыльләнә. Бу елларда Рәүф Сабиров югары техник белем алу һәм үзен тулысынча автомобиль җитештерүгә багышлау турында хыяллана.

Ләкин 1937 елда кабат сәяси золым корбаны була. Аны «шпионлык һәм террорчылык эшчәнлеге»ндә гаепләү — шул еллардагы гадәти шаблон гына. Тикшерүчеләр аның кайсы дошман файдасына эшләгәнен генә уйлап таба алмый интегәләр. Татарстан башлыгының тормыш юлын өйрәнгән галим Булат Солтанбәков болай яза: «Эзәрлекләүләрнең чын сәбәбе — күренекле татар революционеры һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевне (1892-1940) яклап чыгуы. 1923 елның июнь аенда Р. Сабиров РКП(б) Үзәк комитетының дүртенче киңәшмәсе эшендә катнаша һәм аңарда ясаган чыгышында Солтангалиевкә ягылган гаепләүләрне кире кага. Ә бөек юлбашчы үзенә каршы чыгучыларны беркайчан да онытмый һәм кичерми».

Рәүф Сабиров 1990 еллар башында тулысынча аклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. 27 яшьлек әйдаман. «Мәдәни җомга», 2018 ел, 18 май, №19.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]