Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае1917 елның 17-26 июлендә Казанда уздырыла. 200 дән артык делегат катнаша. Бөтенрусия мөселманнарының Вакытлы Хәрби Шурасы инициативасы белән чакырыла.

Каралган мәсьәләләр: мөселман хәрби оешмалары, мөселман гаскәри берәмлекләрен туплау, Оештыручылар җыeнына сайлаулар, аграр, хатын-кызлар мәсьәләләре һ.б. Корылтай Бөтенрусия мөселманнары Хәрби Шурасын төзү, фронттагы дивизия һәм армияләрдә хәрби мөселман комитетларын, тылда гаскәри гарнизон комитетларын булдыру турында карар кабул итә, гаскәри берәмлекләр урынына милитсә отрядлары төзүне яклап чыга. 22 июльдә делегатлар Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае һәм Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта катнашалар. [1]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]