Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае1917 елның 21 июль - 2 август көннәрендә Казанда җыела. 200 ләп делегат катнаша. Каралган мәсьәләләр: Русиянең Оештыручылар җыeнына сайлаулар, милли-мәдәни мохтарият төзелеше, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгы, җир биләмәләрен бүлүнең яңа тәртипләре һ.б. 22 июльдә Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае һәм Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтариятын (автономиясен) төзү турында декларация кабул ителә, Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]