Ризван Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ризван Ибраһимов latin yazuında])
Ризван Ибраһимов
Туган 1883(1883)
Биги авылы, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 1938(1938)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре Педагог, мөгаллим, язучы, журналист, тарихчы
Җефет Фәрханә Рәхимгәрәй кызы Бәхетгузина

Ризван Ибраһимов (Алуши) (1883 ел, Биги авылы, Сарытау губернасы, Россия империясе1938 ел, Уфа) – педагог, мөгаллим, язучы, журналист, тарихчы. Җәдидче, укытуда яңа ысуллардан файдалана, Әчинск мәдрәсәсендә кызлар белән малайларны бергә укыта башлый. Ф.Әмирханның якын дусты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау губернасы Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы) Биги авылында туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте (1896-1903). «Мөхәммәдия» шәкертләренең «Иттихад» яшерен җәмгыяте әгъзасы, кулъязма «Әл-мәгариф» газетасы сәркатибе, «Әл-ислах» комитеты әгъзасы. Казан губернасы Ташбилге авылында (Татарстанның хәзерге Әлки районы) (1903-1905), Себердә Ачинск (1905-1907), Чита (1907-1912), Хабаровск (1912-1914), Чиләбе (1915-1917) мәдрәсәләрендә укытучы. 1906 елдан «Фикер», «Казан мөхбире», «Сибирия», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында Себер татарлары, мөселман уку йортларының торышы, укытучыларның тормыш шартлары турында мәкаләләре басыла. «Әл-ислах» газетасының үзхәбәрчесе була. Эстәрлетамакта «Мәгариф эшләре» журналын оештыручы (1920), 1920 елларда «Яңа авыл» газетасында, «Белем» журналында эшчеләр мәктәпләре, укытуның төрле ысуллары турында мәкаләләрен бастыра. «Башкортстан кооператоры» журналы мөхәррире (1922-1924). Мәгариф халык комиссариатының әдәбият-нәшрият бүлеге мөдире, Свердловск педагогия институты каршындагы Татар-башкорт рабфагы (1932-1934), Уфа театр техникумы укытучысы (1934-1938).

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әмирхан Ф. Әсәрләр. Т. 4. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 221-240, 249, 255-256, 261-266, 272, 274, 276, 283, 289 б.
  • Әмирхан Р. Иманга тугрылык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 217 б.
  • Татар энциклопедиясе. В 5 т. Т. 1. — Казань: ИТЭ, 2002. — С. 120.
  • Ибраһимова Ф. Ризван Алуши // Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөзбашы): Биобиблиографик сүзлек. — Казан, 2005. — 14-17 б.
  • Ахметова Д.И. Фатих Амирхан в фотографиях. — Казань: ИЯЛИ, 2016. — 72 с.
  • Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – XX гасыр башы). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. — Б.134-137.
  • Кудаш А. Фатих Әмирхан хатлары турында бер-ике сүз // Казан утлары. 1960. № 3.
  • Байчура Ш. Татар яшьләре хәрәкәте һәм Фатих Әмирхан (Истәлекләр буенча) // Казан утлары. 1961. № 1.