Сибирия (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сибирия (газета) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Сибирия»
Tөр

милли-буржуаз газета

Формат

урта кулда, 4 битлек


Нәшер итүче

Вәгыйз Нәүрузов

Мөхәрир

Вәгыйз Нәүрузов
Закир Кадыйри

Нигезләнде

1912

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1913, август

Төп офис

Том,
Уфа

«Сибирия»1912-1913 елларда Том каласында чыккан татар милли-буржуаз газетасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газетаның беренче саны 1912 елның мартында нәшер ителә. Программасыннан аңлашылганча, ул Себердә чыккан беренче татар сәяси, иҗтимагый, икътисади, әдәби һәм милли газета була. Ул Себернең икътисади һәм гомуми хәлләреннән хәбәрләре белән таныштырырга, уку-укыту эшләренә әһәмият бирергә ниятли. Шулай ук, «Хатын-кыз дөньясы» дигән махсус рубрика ачылып, анда хатын-кыз проблемалары хәл ителергә тиеш була.

Газета урта кулда 4 битлек булып, атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителә. 145 нче саны чыкканнан соң, 1913 елның августында мөхәрияте Уфага күчерелә. Беренче мөхәрире һәм нашире Вәгыйз Нәүрузов була. Уфага күчерелгәч, «Тормыш» дигән исем белән дәвам итәчәк, дип белдерелсә дә, ул газетаның мөхәрире инде башка кеше, Закир Кадыйри була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов «Сибирия» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — бит 399.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]