Шәриф Сүнчәләй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәриф Сүнчәләй latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шәриф Сүнчәләй
Туган телдә исем Шәриф Хәмидулла улы Сүнчәләй
Туган 3 ноябрь 1885(1885-11-03)
Хвалын өязе, Сарытау губернасы, Иске Мәстәк а.
Үлгән 9 ноябрь 1959(1959-11-09) (74 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Һөнәре педагог, этнограф
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Шәриф Сүнчәләй (рус. Шариф Сюнчелей) – мәгърифәтче, педагог, этнограф-галим, фәннәр кандидаты (1936), доцент. Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең абыйсы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сүнчәләйләр Сарытау губернасының Хвалын өязе Иске Мәстәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1891 елда гаилә башлыгы Хәмидулла, хатынын һәм балаларын алып, Әстерхан шәһәренә күченә. Бертуган ике зур шәхеснең бала чагы шул шәһәрдә үтә.

1885 елда туган Шәриф шундагы мәдрәсәдән соң 1903-07 елларда Казан татар укытучылар мәктәбендә укый, беренче революция чорында шәкертләр чуалышында катнаша, листовкалар тәрҗемә итеп тарата. Бу уңайдан аның тормышына бәйле бер тарихи вакыйгага тукталасы килә.

1906 елның 22 декабрендә Казанның “Новый клуб”ында шушы мәктәпнең ярлы укучылары файдасына “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” спектакльләре күрсәтелә. Бу тамашалар тарихка тәүге рәсми спектакльләр һәм татар театры туган көн буларак кереп кала. Ул спектакльләрдә артистлар сыйфатында Шәриф Сүнчәләй белән Сәгыйть Рәмиев та катнаша.

Казаннан соң Шәриф Пермь губернасы Уса өязенең Сараш авылындагы урыс-татар мәктәбендә сигез ел укыта. Даими пүлисә күзәтүе астында торып, революцион эшчәнлек алып бара. 1915 елның сентябрендә ул Уфа губернасы Бәләбәй өязе земствосына Яңа Каргалы районы буенча мәктәптән тыш белем бирү лектор-инструкторы булып эшкә килә. 1916 елда Мәскәүдәге А. Л. Шанявский исемендәге университет каршындагы өч айлык курсларда квалификациясен күтәрә. 1917 елгы февраль революциясе вакытында ярлы крестьяннарны – митингларга, училище укытучыларын һәм укучыларын демонстра¬цияләргә чакыра.

Мартта Уфага күчә, Шәһит Ходайбирдин, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури белән дуслаша, татар телендәге “Ирек”, “Солдат теләге”, «Авыл халкы» гәзитләрен чыгаруда мөхәрририят әгъзасы буларак катнаша. Уфа губерна Советы янындагы татар-башкорт комиссариатының халык мәгарифе бүлеге мөдире була. Шул ук елның көзендә Бөтенрусия учредительный җыелышына вәкилләр сайлау башланып китә. Уфа округыннан сайланган 18 делегатның бишесе, шул исәптән Шәриф Сүнчәләй, губерна мөселман Советы исемлеге буенча үтә.

1919 елның җәендә Уфа колчакчылардан азат ителгәч, ул, губернада мәгариф эшләрен актив оештыручыларның берсе буларак, Уфада һәм авылларда уку йортлары ачуда катнаша, халыкка яңача укыту-тәрбия эшенең асылын аңлата, наданлыкны бетерү чараларын күрә. 1922-27 елларда Сүнчәләй Башкортстан мәгариф халык комиссары урынбасары, социаль тәрбия идарәсе мөдире, гыйльми-методик үзәк рәисе була. Мәктәпләр, педагогия техникумнары һәм Уфа халык мәгарифе институты укытучыларын, мәгариф хезмәткәрләрен үз тирәсенә туплый, аларның барлык көчен һәм тырышлыгын укыту-тәрбия эшенең фәнни-гамәли мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтә. Комиссариатта һәм академүзәктә Сүнчәләй Закир Шакиров, Әхтәм Мансуров, Сәләх Ямалиев, Хөсни Усман белән бергә яңа педагогика һәм методика таләпләренә җавап бирүче дәреслекләр, программалар һәм башка әсбаплар төзүдә зур эш башкара. Уфа халык мәгарифе институтына җитәкчелек итүне көчәйтү максатында ул аның директоры итеп тәгаенләнә. Сүнчәләй ике ел эчендә аны югары уку йорты итеп үзгәртүгә зур өлеш кертә. 1929 елның 13 июненнән Шәриф Сүнчәләй — К.А. Тимирязев исемендәге БДПИ ректоры.

1930-34 елларда Шәриф Хәмидулла улы, Мәскәүнең Көнчыгыш халыклары институты аспирантурасын тәмамлап, диссертация яклый һәм шунда ук өлкән гыйльми хезмәткәр итеп эшкә калдырыла. 1936 елда ул тарих фәннәре кандидаты итеп раслана. Бер үк вакытта Мәскәү тукымалар институтында сәяси икътисад доценты вазыйфасын башкара. Кандидатлык эшен яклагач, Сүнчәләй ССРБ халыклары тарихы музеенда өлкән фәнни хезмәткәр, аннары Музей сектор мөдире итеп эшли.

Сүнчәләй 1937-38 елларда сәяси эзәрлекләүләргә дучар ителә, эшеннән читләштерелә, ВКП(б)дан чыгарыла. 1956 елда тулысынча аклана, нахак гаепләүләр кире алына. 1959 елда Мәскәүдә вафат була. Шәхси архивы Башкортстан дәүләт архивында саклана.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елда Мәскәүдә ССРБ милләтләрен фәнни-тикшеренү институтында аспирантура тәмамлый.

Башкортстан тарихы һәм икътисады, этнография темалары буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, күп фәнни хезмәтләр яза. Аның “Башкортстан турында гомум мәгълүматлар”, “Башкортстан мәктәпләрендә туган якны өйрәнү” дигән хезмәтләре аеруча зур кызыксыну тудыра. 1947 елда Мәскәүдә басылган “Этнографические особенности башкир” китабы төрле мәгълүматларга бай булуы белән аерылып тора. Галим башкорт фольклоры, теле буенча библиография төзи, гыйльми күзәтүләр ясый, гомумиләштерүләр белән шөгыльләнә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]