К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты latin yazuında])
К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты
Файл:Image name
Элеккеге исем
Халык мәгарифе институты
Нигезләнгән 1909

Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты белән бутамагыз.

К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты (баш. К. А. Тимирязев исемендәге Башҡорт дәүләт педагогия институты) — 1957 елга кадәр эшләп килгән, Уфада беренче югары уку йорты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада беренче педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда Ырынбур, Уфа, Пермь губерналарын, шулай ук Тургай һәм Урал өлкәләрен хезмәтләндергән Ырынбур уку округы үзәге Ырынбурдан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.

1909 елның 2 июлендә Русиянең халык мәгарифы министры А. Н. Шварц Уфада 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өч еллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында күрсәтмә бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Ырынбур уку округы попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табырга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.

1909 елның 4 июлендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9-чы йортында (хәзерге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгат академиясе корпусларының бересе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Ырынбур уку округы попечителе институтны ачык итеп иглан иткәч, тантанала катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда императорга тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, «преосвященный» Нафанил, Ырынбур уку округы попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна земство идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Русиянең төрлө төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында 1909 елның 12 ноябрендә халык мәгарифе министры тарафыннан Николай II императорга тапшырыла.

1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше тамамлый. Педагогик советның 1912 елның 4 июне карары белән аларга шәһәр училищесы укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын медаль белән – Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш медаль белән – Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тамамлыйлар. Аларның барсы да Ырынбур уку округының шәһәр училищеларына укытучылар итеп тәгаенләнә.

1917 елның сентябрендә 2нче курс укучыларын алга таба уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым алып барыла.

1919 елда Уфа укытучылар институты Халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә. 1923 елдан алып институт “Практик институт” исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләрен дә әзерли башлый.

1929 елда аның базасында К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты оештырыла. 1930 елда институтның эчендә үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга әйләндерелә (физика-математика факультеты, тәбигый фәннәр факультеты, география факультеты, тарих-филология факультеты). Бу факультетларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, тагы бер елдан кичке уку бүлеге ачыла.

1957 елда, СССР Министрлар Советының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә. 6 ноябрьдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37-че уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры – Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов була.

К. А. Тимирязев исемендәге институт 1957 елда университет статусына күтәрелеп, ун елдан аның урынына Башкортстан дәүләт педагогия институты (хәзер — М. Акмулла исемендәге университет) төзелеп сафка баса.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетның тарихы. Кыскача тарихи белешмә 2011 елның 10 март көнендә архивланган. (башк.)