Шәйхулла Чанбарисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәйхулла Чанбарисов latin yazuında])
Шәйхулла Чанбарисов
Туган телдә исем Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов
Туган 9 май 1916(1916-05-09)
Бүздәк районы, Иске Бүздәк авылы
Үлгән 4 октябрь 1996(1996-10-04) (80 яшь)
Башкортстан, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре галим, югары мәктәп әһеле, подполковник
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены 2нче дәрәҗә Ватаны сугышы ордены Кызыл Йолдыз орденыКызыл Йолдыз ордены ‎‎Александр Невский ордены Октябрь инкыйлабы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Шәйхулла ЧанбарисовБашкортстан дәүләт университетының беренче ректоры (1957-1982), Башкорт АССР атказанган фән эшлеклесе, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхулла Чанбарисов 1916 елның 9 маенда Уфа губернасының Бәләбәй өязе, Иске Бүздәк авылында дөньяга килә.

Колхоз яшьләре мәктәбендә укыганда комсомолга керә. Бүздәк районы комсомол комитетында инструктор булып эшли.

1932 елда Башкорт педагогика институтының әзерлек курсларына укырга керә. Вузны 1937 елны тарих белгечлеге буенча яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Көзен Кызыл армиягә чакыртыла.

Сугыш башланганда кече лейтенант Чанбарисов Златоуст хәрби училищесында тарих укытып ята.

1941 елның декабрендә ул 133нче укчы бригаданың аерым укчы батальонның комиссары итеп тәгаенләнә. Һәрби часть Төньяк-көнбатыш фронтта сугыша.

1942 елның августында Чанбарисов хезмәт иткән батальон дошман чолганышына эләгә. Комиссар киңәше буенча командование белән элемтә, дошманга белгертмәс өчен татар телендә алып барылган. Ике атналык бәрелешләр нәтиҗәсендә частьлар фронтның бирге ягына чыгалар. Төньяк-көнбатыш фронт газетасы «Ватан өчен» журналисты Гомәр Бәширов политрук Чанбарисовка багышлап «Комиссар» хикәясен яза. Күрсәткән батырлык өчен Чанбарисов Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Сугышны Ерак Көнчыгышта тәмамлый. Япония гаскәрләренә каршы сугышкан өчен ул Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Әдәбиятта тасвирлаганча, Чанбарисов берүзе бер батальон япон гаскәриен әсир итеп алып кайта.

1946 елны подполковник Чанбарисов сәламәтлек какшады дигән сылтау белән отставкага чыга, үзе укыган институтына укытучы булып кайта. 1954 елда аның директоры итеп билгеләнә.

1957 елда, ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Тимирязев ис. Башкорт дәүләт педагогика университеты Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә. Беренче ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.

Чанбарисов БДУны СССРның классик югары уку йортлары дәрәҗәсенә җиткерә. Яшь галимнәрне илнең вуз үзәкләре булган шәһәрләргә аспирантураларга җибәреп, ул БДУда гыйльми дәрәҗәле укытучылар санын өчтән ике өлешкә җиткерә. Бу - шул чордагы классик университетларның уртача күрсәткече белән чагыштырганда шактый югары. Ул җитәкчелек иткән 28 ел эчендә өч уку-укыту-лаборатор корпус, спорт комплексы, биналар арасындагы зур, лекцион аудиторияләре урнашкан кичеш төзелгән, биология факультеты бинасы бер кат өстәлеп өр-яңадан яңартылган, 5 тулай торак, берничә күпквартиры йорт, сәламәтләндәрү җәйләве төзелгән.

Чанбарисов идарәче вазифаларыннан тыш фәнни эш белән шөгыльләнергә вакыт таба. СССРдагы университетлар тарихына багышланган хезмәтне яклап, 1975 елда тарих фәннәре докторы, профессор исемнәрен ала.

Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь революциясе ордены (1971), Кызыл Йолдыз (1942, 1943), Александр Невский (1945), Ватан сугышы 1нче, 2нче дәрәҗә (1945, 1985).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхулла Чанбарисов әдәбиятта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]