Сәхибгәрәй Сәетгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәхибгәрәй Сәетгалиев latin yazuında])
Сәхибгәрәй Сәетгалиев
1 нче ТАССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1920 ел – 1921 ел
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Кәшшаф Мохтаров
/ Кырым АССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1921 ел – 1924 ел
Туган 6 март 1894(1894-03-06)
Уфа, СССР
Үлгән 29 октябрь 1938(1938-10-29) (44 яшь)

Сәхибгәрәй Сәетгалиев (6 март 189429 октәбер 1938) — совет сәяси һәм фирка эшлеклесе. 1917 елдан коммуначыл фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада эшче гаиләсендә туган. 1915 елда гаскәргә чакырылган, 1916 елдан Екатеринбург шәһәрендәге РСДРП комитетының өндәүчесе (агитаторы).

Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты һәм Екатеринбур шурасының әгъзасы, мөселман гаскәриләрнең гарнизон комитеты рәисе. 1917 елның июленнән — Урал өлкә мөселман шурасының рәисе.

19181919 елларда Казан шурасының милләтләре эшләре буенча комиссары, Уфа губерна комитеты татар-башкорт бүросының әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Сәяси бүлеге каршындагы мөселман хәрби-сәяси курслары укытучысы. 1919 елның ноябердә — 2нче Шәрекъ халыкларының коммуначыл оешмалары җыены делегаты, аның үзәк бүросына сайланылган.

1920—1921 елларда ТАССР инкыйлаб комитеты рәисе, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе. Борһан Мансуров белән бергә «Татар телен кертү турында» декретка кул куя.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

1921—1924 елларда — / Кырым АССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе. 1924 елдан җаваплы фирка һәм дәүләт эшендә.

9, 10, 12 һәм 13 фирка җыеннарының делегаты, 13нче җыенында РКП (б) Үзәк тикшерү комиссиясенең әгъзасы булып сайланылган. Коминтернның икенче һәм өченче җыеннарында катнашты. БҮБК һәм ССРБ Үзәк Башкарма комитетынә сайланылган.

1938 елда репрессияләнә.


« 1938 елның 12 сентябрендә үлем җәзасына хөкем ителә. СССР Югары Суды Хәрби коллегиясенең хөкем карары белән 1938 елның 29 октябрендә (кайбер чыганаклар буенча – 1939 елның 10 ноябрендә) Саратовта атып үтерелгән. 1955 елда, үлгәннән соң, акланган.[1] »

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]