Фёдор Панин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёдор Панин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 4 март 1918(1918-03-04)
Туу урыны Шацк өязе[d], Тамбу губернасы, РСФСР[d]
Үлем датасы 2012
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Панин Фёдор Иванович (4 март 1918, Кече Екатериновка, хәзер Рязань өлкәсе2012, Мәскәү) ― ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. КПСС Татарстан өлкә комитетының икенче секретаре (1967—1978).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федор Иванович Панин 1918 елда Кече Екатериновка авылында рус крестьян гаиләсендә туа. 1942 елдан бирле ВКП(б) әгъзасы. 1938 елда Шацкий авыл хуҗалыгы техникумын, 1959 елда Кубань авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый[1].

1938 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 1938—1980 елларда — МТС участок агрономы;

Бөек Ватан сугышында катнашкан: 1941—1945 елларда 14 нче танк, 1 нче Мәскәү мотоукчылар дивизиясенең контрразведка бүлеге, Кызыл Армиянең үзйөрешле артиллерия үзәге (Мәскәү) оператив хезмәткәре.

1945—1949 елларда агроном, Воронеж, Ладога машина-трактор станциясенең өлкән агрономы (Краснодар крае) булып эшли.

1949—1960 Краснодар краенда партия һәм административ эштә: Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Ладога райкомының бүлек мөдире, икенче секретаре; Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Темиргоев райкомының беренче секретаре, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Краснодар краеның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, Краснодар крае буенча РСФСР Министрлар Советының Советлар контроле төркеме җитәкчесе.

1960—1967 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.

1967—1978 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты икенче секретаре.

1967—1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1970—1979 елларда СССРның 8 нче һәм 9 нчы чакырылышлары Югары Советы депутаты булып сайлана.

2012 елда Мәскәүдә үлгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь Революциясе, II дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә[2]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Панин Фёдор Иванович // Советская Татария. — 1974 — июнь.
  • Депутаты Верховного Совета СССР. — Изд-во «Известия Советов депутатов трудящихся СССР», 1974. — 341 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]