Хаҗи Габидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хаҗи Габидуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хаҗи Габидуллин
Х.З.Габидуллин.jpg
Туган телдә исем Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин
Туган 7 ноябрь 1896(1896-11-07)
Пирем губернасы Көңгер шәһәре
Үлгән 27 сентябрь 1937(1937-09-27) (40 яшь)
Мәскәү
Яшәгән урын Покровски бүлвары[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре сәясәтче, тюрколог-тарихчы
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Сәяси фирка Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Хаҗи Габидуллин
Flag of Tatar ASSR (1954).svg 3 нче ТАССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1924 ел – 1927 ел
Аңа кадәр Кәшшаф Мохтаров
Дәвамчысы Шәйгардан Шәймәрдәнов
Туган 7 ноябрь 1897(1897-11-07)
Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 27 синтәбер 1937(1937-09-27) (39 яшь)
Мәскәү, ССҖБ
Белем Кызыл профессура институты[d]

Хаҗи Габидуллин, Хаҗи Заһидулла улы Габидуллин, рус. Габидуллин Хаджи Загидуллович (1896-1937) — ТАССР ХКШ рәисе (1924-1927). РСФСР кече ХКШ әгъзасы (1927-1930). РСДРП(б) әгъзасы (1917 елдан). МДУ профессоры (1933). Тарих фәннәре кандидаты (1935).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 7 ноябренда Пирем губернасы Көңгер шәһәрендә (вариант: Уфа губернасы Бәләбәй өязе Төреш вулысы (хәзерге БР Бүздәк районы) Сәвәдебаш авылында[2]) мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белем алгач, Көңгер тимер юл укуханәсен тәмамлый (1915). Пирем тимер юлының Көңгер тауар һәм техника конторасына хисапчы булып урнаша. 1916 елда хәрби хезмәткә алынып, прапорщиклар әзерләүче мәктәпкә җибәрелә.

Октябрь инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабтан соң эшче һәм солдат депутатларының Көңгер шурасына сайлана.

Төмән губернасы мөселман эшләре комиссары була.

Ватандашлар сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 мөселман кавалерия полкы, бригадасы, 11- Петроград дивизиясе хәрби комиссары.

1920 Үзәк мөселман хәрби коллегиясе каршындагы I Казан кавалерия курслары комиссары.

ТАССР төзелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1927 елның октябреннан Мәскәүдә, РСФСР кече ХКШ аппаратында эшли.
  • 1930-1933 елларда Кызыл профессура институтының көнчыгыш секторында укый, аны тәмамлагач, РСФСР мәгариф халык комиссариатының университетлар һәм фәнни-тикшеренү оешмалары идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.
  • 1936-1937 РСФСР мәгариф халык комиссариатының өлкәннәр өчен мәктәпләр идарәсе җитәкчесе.

Фәнни-педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РСФСР төрки халыклары өчен латин әлифбасын гамәлгә кертү өчен җаваплы булган хезмәткәрләрнең берсе буларак, Бөтендөнья көнчыгышны өйрәнүчеләр конгрессы (Истанбул, 1934), Төркия тел курумының III конгрессы эшендә катнаша. 1937 елның мартыннан ССРБ ФА «Төркия белән фәнни элемтәләрне ныгыту буенча комиссия»се рәисе урынбасары - гыйльми сәркатибе.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре Русиядәге пантюркизм һәм панисламизм тарихына, төрек буржуаз революциясе вакыйгаларына карый[4].

  1. Татарстан за семь лет (1920-1927). Казан, 1927;
  2. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931 (автордаш А. Аршаруни);
  3. Проблемы младотурецкой революции. РВ, 1934, № 3, 4.
  4. Младотурецкая революция: Исторические очерки. М., 1936.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 25 июнендә, «троцкийчы-милләтче оешманы җитәкләү»дә гаепләнеп[5], кулга алына. 1937 елның 15 сентябрендә беренче категория (ату) буенча җәзага тарту өчен 117 кешегә төзелгән «Мәскәү-үзәк» исемлегенә кертелә. 1937 елның 27 сентябрендә ССРБ югары суды хәрби коллегиясе карарыннан соң, атып үтерелә. 1957 елның 14 маенда аклана.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Халык бәхете өчен көрәшүчеләр. Казан: ТКН, 1983.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]