Гомәр Усманов
Гомәр Усманов | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфада 1982 ел – 1989 ел | |
Аңа кадәр | Фикрәт Табиев |
Дәвамчысы | Рево Һидиятуллин |
![]() | |
Вазыйфада 1966 ел – 1982 ел | |
Аңа кадәр | Габделхак Әбдерәзәков |
Дәвамчысы | Илдус Садыйков |
Туган | 16 март 1932 Чистай |
Үлгән | 24 февраль 2015 (82 яшь) Казан |
Белем | Казан авыл хуҗалыгы институты |
Усманов Гомәр Исмәгыйль улы — Татарстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе. ТАССР Министрлар советы рәисе (1966-82), КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1982-89), КПСС ҮК секретаре (1989-90).
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гомәр Усманов 1932 елның 16 мартында Чистай шәһәрендә туган. Чистай совхоз-техникумын, 1961 елда читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1966 елда (34 яшендә) Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлады. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1982 - 1989) вазыйфасын үтәде. 1989-1990 елларда ул КПСС ҮК секретаре, 1989-1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булды. 1966-1982 елларда ТАССР Министрлар советы рәисе вазыйфасын башкарды.
Гомәр Усманов җитәкләгән елларда Татарстанда актив рәвештә нефть эшкәртү, автомобиль сәнәгате үсеш алды.
1989 елның 20 сентябрендә аны КПСС Үзәк комитеты секретаре итеп сайлыйлар. 1990 елдан — пенсиядә.
Гомәр Усманов 2015 елның 24 февралендә 83 нче яшендә вафат булды.
Дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2007 елны Усмановка, 75 яшь тулу уңаеннан, Татарстанның иң югары бүләген — "Татарстан республикасы алдында казанышлар өчен" ордены тапшырылган.
2012 елда республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм 80 яшь тулу уңаеннан Татарстанның “Фидакәр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Дамирә Һади кызы
- улы Фәрит, табиб-неврапотолог, кызы Светлана, КДУ доценты-математик, оныклары Марат, Айрат[1].
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан шәһәре башкарма комитетының 2017 елның 22 февралендәге 456 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Гомәр Усманов исеме бирелгән, шул ук органның 2017 елның 1 мартындагы 536 санлы карары Николай Ершов урамындагы исемсез скверга Усманов исеме бирелгән.[2]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 16 март көнне туганнар
- 1932 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чистай районында туганнар
- 24 февраль көнне вафатлар
- 2015 елда вафатлар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатипләре
- Татарстан хөкүмәте рәисләре
- ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасында ТАССРдан депутатлар
- СБКФ ҮК әгъзалары
- Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар