Кәшшаф Мохтаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәшшаф Мохтаров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәшшаф Мохтаров
К.Г.Мохтаров.jpg
Туган телдә исем Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаров
Туган 14 июнь 1896(1896-06-14)
Казан губернасы Мамадыш өязе Тауиле авылы
Үлгән 27 октябрь 1937(1937-10-27) (41 яшь)
Карелия, Сандармох
Күмү урыны Сандармох
Яшәгән урын Мүк урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре инкыйлабчы, сәясәтче, футболчы[2]
Җефет I Серафима Игнат кызы
II Л.А. Соколова-Миллер[3] (?-1937)
Балалар улы Чыңгыз (1926)
Кәшшаф Мохтаров
Flag of Tatar ASSR (1954).svg 2 нче ТАССР ХКШ рәисе
Вазыйфада
1921 ел – 1924 ел
Аңа кадәр Сәхибгәрәй Сәетгалиев
Дәвамчысы Хаҗи Габидуллин
Туган 14 июль 1896({{padleft:1896|4|0}}-{{padleft:7|2|0}}-{{padleft:14|2|0}})
Мамадыш өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 28 октябрь 1937({{padleft:1937|4|0}}-{{padleft:10|2|0}}-{{padleft:28|2|0}}) (41 яшь)
Сандармох, Медвежьегорск районы[d], Карел Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d], РСФСҖ, ССҖБ

Кәшшаф Мохтаров, Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаров, рус. Мухтаров Кашаф Гильфанович (вариант[3]: Гильванович) (1896-1937) — ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе (19211924). ВКП(б) әгъзасы (1918-1929).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1896 елның 14 июлендә Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Тауиле авылында туган. Аз җирле крестьян гаиләсе булганга, әтисе белән әнисе һәр елны кыш көне читкә китеп эшли торган була. 1902 елда гаилә Пирем шәһәренә күчеп китә. Кәшшафны 6 яшьтә мәдрәсәгә бирәләр, анда ул 8 ел укый. 1910 елда Пирем шәһәренең 4 еллык укуханәсенә укырга керә. 1914 елда Пирем гимназиясенең 6- классына турыдан-туры имтихан бирә. Укының соңгы елында 3 ай өзеклек булып ала, аны гимназиядән чыгаралар: югары сыйныфларда укучы гимназистлар хәрби әзерлек үтәргә, махсус погоннар тагып йөрергә тиеш була – Кәшшаф погоннарын алып ташлый, офицерга честь бирүдән баш тарта. Җирле мөселман җәмгыяте үтенече белән генә гимназиягә кире алына һәм аны 1916 елда алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук 1916 елда Пирем университетының медицина факультетына укырга керә.

Октябрь инкыйлабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Пиремдә татар телендә «Безнең көннәр» журналы оештырыла, аның мөхәррире Кәшшаф Мохтаров була.

1918 елның апрелендә узган Пирем губернасы шураларының I корылтаенда милләтләр эше комиссары итеп сайлана, татар телендә чыгучы «Кызыл Урал» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 25 декабрендә генерал Пепеляев гаскәре Пиремне ала. Кәшшаф Мохтаров Мрачковский җитәкчелегендәге дивизия белән Глазов шәһәренә чигенә. РКП(б)ның Вятка губерна комитеты аңа губерна башкарма комитетының татар-башкорт бүлеге белән җитәкчелек итүне, татар телендә «Коммунист» газетасы оештыруны һәм мөхәррирлек итүне тапшыра.

1919 елның язында, Колчак гаскәре Уралдан Иделгә кадәр сузылган киң фронт белән һөҗүмгә күчкәндә, Кызыл Армиянең Блюхер җитәкчелегендәге 51- дивизиясе 21- мөселман полкы сәяси җитәкчесе (политрук) була. Вяткадан Екатиринбурга кадәр юл үтә.

1920 елның җәендә БАССРның Аргаяш кантонында кулаклар фетнәсен бастыруда катнаша.

ТАССР төзелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елда РКП(б) үзәк комитеты тәкъдиме белән К. Мохтаровны ТАССР ревкомына әгъза итәләр, сәламәтлек саклау халык комиссары итеп билгелиләр. 1921-1924 елларда Татарстан АССР халык комиссарлары шурасы рәисе була. Татарстан бу елларда сугыш чорындагы бөлгенлек, корылык, 1921-1922 еллардагы ачлык белән бәйле рәвештә чиктән тыш зур кыенлыклар кичерә. К. Мохтаров Татарстанда ачлыкка каршы көрәштә, барыннан да элек ачыгучы халык өчен җәмәгать туклануын оештыруда зур тырышлык куя. Берничә тапкыр Мәскәүгә, Петроградка барып, башкаладан 3 санитария-туклану поезды оештырып җибәрү турында килешә. Бу поездларның һәркайсы тимер юл буенда урнашкан торак пунктларда көн сен 1 800 ачыгучы һәм авыручы кешегә ярдәм күрсәтә.


« К.Г. Мохтаров, фирка һәм шура хезмәткәре буларак, һичшиксез күренекле кеше. Аның милли сәясәтне үткәрүдә сизгерлек-игътибарлылык күрсәтү зарур булган милли җөмһүрият шартларындагы хезмәте бик тә җаваплы. Иптәш Мохтаров карабларны куркынычлы җимереклекләр аркылы, РКП(б) ҮК билгеләгән юлдан алып барырга алынган кешеләрнең берсе һәм ул үз эшен уңышлы башкарып килә[4] »

.

Солтангалиев «эше»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның июнендә Мәскәүдә узган милли җөмһүриятләр һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәрләре киңәшмәсе, киңәшмәгә кадәр үк кулга алынган М.Г. Солтангалиев турындагы мәсьәләне карый, аны «буржуаз милләтчелек»тә гаепли һәм фиркадән чыгара.

ТАССР җитәкчеләре (К.Г. Мохтаров, А. Енбаев, Г. Мансуров, Р. Сабиров һ.б.) фирка үзәк комитетына үзләренең аның гаепсезлегенә ышануларын, фиркагә бирелгән, намуслы коммунист булуын әйтеп, Солтангалиевне ябылудан чыгаруны һәм аны порукага алырга рөхсәт итүне үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бу хаттагы үтенечләр канәгатьләндерелми, хатка имзаларын куйган барлык җитәкчеләр, шул исәптән К. Мохтаров та, «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп, эшләреннән алына. Аларны Мәскәүгә чакыртып алалар, төрле җаваплы эшләргә урнаштыралар, шул ук вакытта алар ОГПУның яшерен күзәтүе астына куела.

1924 елда К. Мохтаровны да Мәскәүгә чакыртып алалар, РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссариатына дәвалау бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1927 елдан хатын-кызларның көнкүрешен яхшырту буенча БҮБК комиссиясе әгъзасы[5].

Сәяси репрессия корбаны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елның 23 августында ВКП(б) үзәк назәри комиссиясе карары белән фиркадән чыгарыла. «Буржуаз милләтчелек»тә гаепләнеп, 1931 елның 13 гыйнварында үлем җәзасына хөкем ителә, җәза 10 ел концлагерь белән алыштырыла, җәза срогын Соловкида, Анзер күлендә тире хуҗалыгының төлке тиресе бүлеге башлыгы буларак үтә.

1937 елның 27 октябренда НКВД махсус киңәшмәсе («өчлек») карары белән атарга хөкем ителә. Карелиядә Сандармохта атып үтерелә.[6]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]